Марттан ниләр үзгәрә?
Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде. Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак.