Бомба, яки укыр өчен язылган китап! Ркаил Зәйдулла яңа китабына автограф-сессия үткәрде
Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның Халык язучысы, танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың һәр әсәре, һәр яңа китабы укучы, тамашачы күңелендә вакыйга ясый. Йокымсырап яткан битараф күңеллеләрнең дә күзен ачтыра. Җанын уята.