Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы вакцинацияне иң беренче кемнәр узачагын әйтте
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре һәм эшендә халык белән элемтәгә керүче затлар узачак. Бу хакта традицион шимбә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.