Тормышны бозган түтекәйләр
Сигез балалы гаиләдә туып үскән уртанчы кыз Рузания (исемнәр үзгәртелде) ут борчасыдай тере, чая-җитез, берсеннән-берсе чибәр апа-сеңелләренә һич кенә дә охшамаган: төскә-биткә дә әлләкем түгел, холкы юаш, хәрәкәтләре салмак, буе кыска, гәүдәсе юантыграк, үзе аз сүзле, кирәгеннән артык оялчан иде.