Пассажирлар гына түгел, кондукторлар да битлек режимын боза
Октябрьдә Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозган 25,7 меңгә якын пассажир, шулай ук 100-дән артык кондуктор ачыкланган. Рейдлар барышында кулланучылар базары предприятиеләрендә якынча 27,5 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. «Шәһәр халкының аңлылыгы үсә, шуның белән бергә санитар-эпидемиологик режим таләпләрен бозуны дәвам итүчеләр дә бар», ди түрәләр.