Җилбәзәкне өйләндерү
Тормышны бер кашыктан башлаган Илһам белән Гөлүсә, акчаның каян килгәнен, кадерен беләләр. Ә менә уллары Илнар авызында алтын кашык белән туган бала. Шулай булмый ни – бердәнбер варис бит! Шуңа да аны ничек кирәк шулай иркәләп үстерделәр. Әмма улларының җилбәзәк, бүгенге көн белән генә яшәвен тәрбияләү вакыты чыккач кына аңладылар.
Соңгы биш елда Илнарны акылга утыртмакчы булалар, әмма нәтиҗәсез. Әтисе үз фирмасына эшкә алды, әмма егет эшләргә ашкынып тормады.