Мин бала таба алмаячакмын…
Миңа 32 яшь. Ирем белән сигез ел яшибез. Бик яратышып өйләнештек. Ул күп балалы гаиләдә үскән. Өйләнешүгә хәзерге заман яшьләре кебек «үзебез өчен яшик әле» димәдек, балалар турында хыялландык. Булачак балаларыбызга исемнәр сайлый идек кичләрен. Өйләнешеп өч ай үткәч тә, әле бәбигә узмагымны аңлап, борчыла башладым. Ирем сер бирмәсә дә, аның миңа караган өмет тулы күзләрен күрдем. Бер ел шулай өметләнеп көткәч, хастаханә юлын таптый башладык. Анализлар бирдек. Иремдә гаеп тапмадылар. Ә менә минем күкәйлекләремдә проблемалар барлыгы ачыкланды. Йөрмәгән табиб, бармаган әби калмады. Әмма бернәрсә ярдәм итмәде.