Көрәшче дә, җиләкче дә
Терекөмеш сыман хәрәкәтчән Ранисне мәктәп елларыннан ук беләм. Район газетасы призына уздырылган татарча көрәш бәйгеләрендә үз үлчәү авырлыгында берничә ел рәттән беренчелекне бирмәде ул. “Батыр” исеме белән беррәттән иң оста көрәшүчегә аталган бүләкне дә бик еш аңа тапшыралар иде.