“Чирмешән районы авылларында гореф –гадәтләрне барлау”
Бүген бик сирәк хуҗабикә юрган сырып утырадыр. Әнә, кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк! Ләкин сарык йоныннан нәзек кенә сырган юрганга бернәрсә дә җитми – үзе җылы, үзе җиңел.
Бәлки шуңадыр да Чирмешән районының Әмир авылында узган районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлеге утырышында әмирлеләр күрсәткән мастер-классны башка авыллардан килгән кунаклар хәтта видеога да төшереп бардылар.