Асыл нәселнең асыл улы
Бүген Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге иясе, Казан Дәүләт университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының татар тарихы һәм тюркология бүлеге мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗевнең гомер бәйрәме.