Миләүшәнең туган көне
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында җәйнең җиләкләр пешкән, печәннәр өлгергән бик матур бер вакытында дөньяга килгән актриса Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе узды. Иң элек артистканы котладылар, аннары «Өрә белмәгән көчек» спектаклен күрсәттеләр. Әмма башка көннәрдән аермалы буларак, бу юлы нәни тамашачылар белән бергә залга Миләүшә ханымның туганнары, дуслары, иҗатына мөкиббән язучы, драматурглар, иҗатташлары җыелган иде.