Система корбаннары
Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең 28 нче иҗат сезонын башлады. Коллектив старт тантанасына дистә еллар буе үз араларында эшләүче, Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховның "Яратылмый калган ярлар" исемле драмасын әзерләгән.
Гаҗәеп тә җитди, тетрәндергеч, сызландыра торган тамаша бу. Безне бит мәктәпләрдә, билләренә граната бәйләп, танклар астына ташланучы фидаи...