Изге Болгар җирендә
Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка рәхмәт, август ахырында ул утыздан артык әдипне изге Болгар җиренә сәяхәт кылу бәхетенә ирештерде...
Әлеге туфракка тугыз ел буена килмичә торылган. Әлбәттә инде, яңартылган, затлы күренеше белән чиксез шатландырды. Аеруча иске кала үзәгеннән шактый чиктә, агач манаралар артында аерым бистә булып калыккан Ак мәчет һәм...