Туфан МИҢНУЛЛИН: Талантлы буынның бер вәкиле
Якыннан белгән, атнасына дүрт-биш көн даими очрашып, сөйләшеп, аңлашып йөргән кеше турында язуы читен. Көндәлек тормыш детальләре арасында адашып, кешенең төп асылын күрми калуың ихтимал.
Кешене бөтен килеш күрер өчен, аңа ерактанрак карарга кирәктер. Үткән елда һәм быел 1946-1947 елларда туган шагыйрь, язучыларның юбилейларын уздырабыз. Аларның һәрберсе диярлек олы хөрмәткә,...