ФОРСАТ ЧЫКСА, ИЛГӘ КАЙТЫГЫЗ!
- Әти, син гармун уйнаганда, җырлаганда ник елыйсың?
Мәктәптә укучы Гыйззәтулла тальян тартып моңланучы атасы Әнвәр янына килә дә, үзәкне өзәрлек шундый соравын бирә. Агай да, яшьләнгән күзләрен кулъяулык белән сөртеп, малаена ихлас җавабын юллый:
- Улым, җиребезне, татарларыбызны сагындым. Безнең әти-әниләр гомере дә Кытайда Татарстаныбызны, Казаныбызны юксынып, елап узды....