ГАЗИЗ СӘХНӘБЕЗНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ
ТАТАР ТЕАТРЫНА 110 ЕЛ
Санаулы көннәрдән соң халкыбыз үз театрының 110 еллык юбилеен тантана итәчәк. Тарих төпкеленә чумсаң, безнең театр сәнгатебез хасил булуга, әлбәттә, 110 ел гына түгел инде. Татар халкының Сабан туе, җыен бәйрәмнәре, каз өмәсе, кыз урлау, килен төшерү, кода-кодагыйларны каршылау, яңа гына туган сабыйларга исем кушу, беренче...