БӘХЕТКӘ ИЛТКӘН ЮЛ
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәкышче, шәмаилләр иҗат итүче оста Фирдүс Гыйрфанов яшәгән фатирга килгәч, безгә ишекне хуҗаның тормыш иптәше, матур итеп «татарча киенгән» Нурия апа ачты. Кунак бүлмәсенең нәкъ уртасында Фирдүс абый үзе, аның тирә-ягында зур күләмдә бөтен дөньяга нур сибеп, балкып торучы шәмаилләре hәм… ап-ак җирлектә, мозаика тибында бизәлеп...