БАЛТАЧТА - ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ
Адәм баласының үз шәҗәрәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган, соңрак кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган. Галимнәребез әйтүенчә, татар шәҗәрәләренең беренче язма үрнәкләре XIV-XV гасыр кабер ташларында һәм XVI-XVIII гасырга караган тарихи ядкәрләрдә сакланган.
Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны...