КИТАП АКАДЕМИГЫ
Олпат гәүдәле бу кеше килеп керүгә бүлмәм ничектер яктырып киткәндәй тоела иде. Аннан җылылык, зыялылык бөркелеп тора.
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин - татар халкының бөек улы, олуг галиме, академик. Бигрәк тә милләт язмышы хәл ителгәндә, Әбрар Кәримуллин кемнеңдер артына посып, читтә басып кала алмый иде. Ул күкрәген киереп, вакыйгалар үзәгенә...