ТЕЛСЕЗ КАЛМЫЙК, ИЛСЕЗ КАЛМЫЙК, ДИСӘК...
Узган атнада Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган II халыкара фәнни-гамәли форумы булып үтте. Аның кысаларында 6 халыкара, 2 бөтенрусия конференциясе, «түгәрәк өстәл» сөйләшүләре, мәктәп укучылары арасында татар теле буенча олимпиадалар үткәрелде.
Форум эшендә Алмания, Кытай, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан,...