Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре бер елда 18 процентка кыйммәтләнгән
Май йомгаклары буенча Татарстанда кулланучылар бәяләре индексы 2023 елның шул ук ае белән чагыштырганда 8,43 процентка арткан. Узган ел ахырыннан күрсәткеч 3,18 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә Татарстанстат.