17 май 2022 яңалыклары
-
Түбән Камада “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Кичә Түбән Кама шәһәренең 1 нче санлы балалар бакчасында “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тәрбияләнүче балалар гаиләләре арасында зонаара шәҗәрәләр бәйгесенә онлайн йомгаклау чарасы узды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тарихта без эзлебез" республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу турыда Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Казанда Коръән укучы яшьләр бәйгесе башланды
Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы итеп игълан ителгән Казан шәһәрендә уздырылачак чараларының беренчесе – изге Коръән уку бәйгесе башланып китте. Анда егермедән артык чит илләр гражданнары һәм Россия төбәкләреннән якынча 20 вәкил катнаша.
-
Ульяновск өлкәсендә фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.
-
Казан урам артистлары һәм рәссамнары өчен цифрлы платформа штат режимында эшли башлый
17 нче майдан алар чыгыш ясау өчен 26 мәйданчыкның берсен сайлый алачак.
-
Казанда һәм Болгарда билбау көрәше буенча дөнья кубогы була
18-22 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Көрәш буенча дөнья кубогы узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
-
Гүзәл Сәгыйтова: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын масштаблырак дәвам итәргә кирәк
Казанның кырык мәктәбендә танылган артистлар, дикторлар, профессиональ хореографлар балаларга сөйләм осталыгы һәм бию хәрәкәтләре өйрәткән.