Язмыш мине үзе рәссам итте
Аның әсәрләрен карагач: «Әтисе улы язган картиналары белән канәгать булгандыр» - дип уйлыйсың. Ул - сабыр һәм тыныч, гадел фикерле һәм ихлас әңгәмәдәш. 1951 елны зур тату гаиләдә туып, Әҗем мәчете каршындагы агач йортта үскән. «Мин кечкенә чакта кешеләр дөньяда рәсем ясау өчен генә яшидер дип уйлый идем, - ди...
Аның әсәрләрен карагач: «Әтисе улы язган картиналары белән канәгать булгандыр» - дип уйлыйсың. Ул - сабыр һәм тыныч, гадел фикерле һәм ихлас әңгәмәдәш. 1951 елны зур тату гаиләдә туып, Әҗем мәчете каршындагы агач йортта үскән. «Мин кечкенә чакта кешеләр дөньяда рәсем ясау өчен генә яшидер дип уйлый идем, - ди Фәрит Харис улы Якупов. - Әтием - рәссам, аның да һәм әниемнең дә ир туганнары рәссамнар. Өйдә язганга күрә майлы буяу исе миңа туганнан бирле таныш. Әнием Рушания Мостафа кызы да - рәссам, мин туганда ул Казан сынлы сәнгать училищесында укыган һәм мине имезергә дип аның янына, училищега алып барып йөргәннәр. Әле безнең тагын бер туганыбыз - Байназар Әльменов та Татарстан китап нәшриятының баш рәссамы иде. Йөреп тә киткәнмен, кәгазьгә рәсемнәр дә ясый башлаганмын. Шулай итеп, язмыш үзе мине рәссам итте.
«Хәзер КПССны сүгәләр, ә бит 1976 елны партия Үзәк комитеты «Иҗади яшьләр белән эшләү турында» дигән карарын чыгаргач, Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Киев һәм Ригадан кала үзәктән читтәрәк берәр шәһәрдә Сынлы сәнгать академиясенең филиалы булачак иҗади остаханәләр ачырга ниятлиләр. Минем әтием - мәшһүр рәссам Харис Габдрахман улы Якупов - Сынлы сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, 25 ел буе республиканың Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып эшләде. Ул бу инициативаны тормышка ашырырга тырыша торгач, 1977 елны Казанда иҗади остаханәләр ачылды. Бу - гадәти уку йорты түгел, Идел буе төбәгеннән җыелган рәссамнар биредә үз сәләтләрен чарлый, аны аспирантура дип әйтергә дә мөмкин инде. Әлеге стажировканы бик күп талантлы, яхшы рәссамнар узды. Мин дә биредә укыдым, «Кызыл туй» һәм «Онытылган чишмә» дип аталучы картиналар язып иҗади хисап тоттым. Озак еллар бу оешманың референты вазифаларын да башкардым.
Сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗади остаханәләре - рәссамнар өчен җәннәт ул. Башка сүзне сайлап таба алмыйм. Чөнки биредәге остаханәләр иң яхшылардан санала. Мондый остаханәләр хәтта Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә юк. Мин эшләгән дәвердә рәссамнар өчен бар кирәк-ярак: буяулар, кысалар, киндерләр бушлай бирелә иде. Өстәвенә, аларга әле зур булмаган хезмәт хакы да түләнде. Рәссамнар үз иҗатларын камилләштерү турында гына уйлады. Иҗади остаханәләрдән соң аларның күбесе зур урыннарга билгеләнде, күбесе мөхтәрәм профессорлар дәрәҗәсенә җитте, өч-дүрте - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды».
Фәрит Харис улының үз иҗатына килгәндә: ул - пейзажлар, портретлар һәм үз стиле белән аерылып торучы, куе буяулы, җанлы картиналар авторы. Аның картиналары тирән уйланып, фантазия, кайберләрендә хәтта сатира элементлары өстәлеп, Эзоп теленә якынайтып иҗат ителгән. Мәсәлән, «Рәхим итегез!», «Бу гүзәл музыка…», «Атлант» әсәрләре шундыйлардан. «Рәхим итегез!» картинасындагы шатлык хисе эчләренә сыймаган күпсанлы бәндәләргә һәм җан ияләренә карагач: «Болар шулай кемне каршы алырга җыена икән?» - дип уйламыйча калырга һич мөмкин түгел. Останың «Җиңүче» әсәре дә сөенечкә манылган. Сабан туйдагы бу җиңүне, гүя, бар дөнья тантана итә! Казандагы Янгыннан саклау хезмәте музее өчен махсус иҗат ителгән «Утка йөз белән карап» картинасы әлеге һөнәрдәге кыю йөрәкле ир-атларның янгын сүндерү мәлен тасвирлый һәм аны бик күпләр ошата. Ә менә «Туксан яшь. Минем әтием» дип исемләнгән эшен рәссам болай дип аңлатты: «Гомеренең соңгы елларында әтиебезнең күзләре сукырайды. Тормышын ямьләү өчен без аңа песи бүләк иттек. Ул йонлач песиләрне беркайчан да яратмаганга күрә, йонсыз, сфинкс нәселле затлы песи баласы алдык. Дали әтиебезнең иң яраткан җан иясенә әйләнеп китте һәм бу портретны язганда да сәгатьләр буе аның җилкәсендә бер позада утыра иде. Әтием гомере буе Сөембикә образын язарга теләде, ләкин ничектер җитешмәде. Шуңа күрә картинаның сул ягына мин ил бикәсен өстәдем. Ә уң якта - йолдыз, Җиңү йолдызын сурәтләдем. Чөнки әтием - Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан батыр".
Рәссам балалар журналын, сабыйлар өчен китаплар, уку әсбаблары да бизәкләгән. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында төрек язучысы Назыйм Хикмәтнең әсәре буенча куелган «Сукыр патша» спектакленең рәссамы булган. Ул - Татарстан Республикасының халык рәссамы. Утыз еллык педагогик стажга ия булган укытучы.
Ә шулай да, замана үзгәрешенә бераз сукранып алса да, әңгәмәдәшемнең үз язмышыннан канәгать булуы сизелә. "Төрле вакытлар булды, үзгәртеп кору елларында тормыш авырайды: заказлар юк, нишләргә дә белмим… Нәкъ шул мәлдә иң яхшы джаз-оркестр белән идарә итүче җитәкче шалтыратып, эшкә чакырды. Илнең тулы хокуклы кешесе итеп тойдым үземне: иртәнге репетицияләр, хезмәт хакы, ял ае…Төрле оркестрларда уйнаганга күрә кирәкле тәҗрибәм җитәрлек иде, өстәвенә, махсус белемем булмаса да, һөнәри музыкантлар белән беррәттән аттестацияләр уздым. Менә хәзер зур булмаган пенсиямне алам да, яшь рәссамнар ни хәлдә яши икән дип уйлап куям".Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев