Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

ХХ гасыр романтигы

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «XX гасырның романтиклары» исеме астында өч рәссам – Мәснәви Хәертдинов, Әнәс Тумашев һәм Нәүфәл Адылов иҗат әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.

Алтмышын да тутырмыйча бакыйлыкка күчсә дә, Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Мәснәви Хәертдинов бик бай мирас калдырды. Озын булмаган гомеренең яртысы республикабыздан читтә, Украинада үтүен искә алганда, Мәснәви Хәертдин улының җөмһүриятебез өчен башкарган эшләренең зурлыгына тагын бер шаккатасың. Ә иң гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы – лирик пейзажлар остасы нечкә күңелле, үтә зыялы, тыныч бу шәхеснең зур оештыру куәсенә ия булуы. Шул уңайдан күңелдә тагын бер кат гаҗәпләнү хисе туа – Мәснәви аганың бәясен белеп бетермәгәнбез кебек. Аның ике тапкыр республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителеп тә, комиссиядән узмавы шуны искәртә. Быел М.Хәертдиновның тууына 100 ел тулды. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «XX гасырның романтиклары» исеме астында өч рәссам – Мәснәви Хәертдинов, Әнәс Тумашев һәм Нәүфәл Адылов иҗат әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.

Хәзерге Сарман районына кергән Шыгай авылында таза тормышлы ­крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Мәснәви 1930 елларда алты яшендә гаиләсе белән республикабыздан китәргә мәҗбүр була. Ивановода сәнгать училищесында укыганда ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, рәссамнар арасында бик дәрәҗәле Суриков исемендәге премия белән бүләкләнә. Харьковта сәнгать институтын тәмамлаганда дип­лом эше буларак иҗат ителгән «Петр I Полтава янында» картинасын башта үзәк телевидениедән күрсәтәләр, аннары күргәзмәдән күргәзмәгә йөртәләр, ахыр чиктә Украинада  Полтава сугышы тарихы музее тупламасына алалар. Киевтәге тарих музее исә заказ биреп, яшь рәссамыбыздан тагын бер нәкъ шундый картинаны үзенең тупламасы өчен ясата. Институттан соң егетне Казанның сәнгать училищесына укытырга җибәрәләр. Әмма бер ел эшләгәннән соң Хәертдинов кабат Харьковка әйләнеп кайта һәм Украина музейлары коллекцияләрен тулыландыруын дәвам итә. Бу юлы татар рәссамының сурәтенә ия булу бәхете Харьков сәнгать музеена елмая. Ләкин дәрәҗәле эштә эшләп, Украинаның җылы кояшы нурларында иркәләнеп яшәсә дә, рәссамыбызны туган ягы тарта...

Хәертдиновлар Лениногорскига кайтып урнаша. «Моңа кадәр ясалган картиналары рәссамның булдыклы ягын күрсәтеп, аның эш юлын ачса да, ул әле институтта алган белеме белән генә иҗат ителгән эшләр иде. Туган илен, Ык буйларын сагынып яшәгән сәнгатьченең үз зәвыгын ачып, үз эзләнүләре нигезендә ясый башлавы бары Татарстанга кайткач кына нәтиҗәләнеп, Мәснәвинең үзенә хас булган нәгышь стиле формалана», – дип язган олуг рәссамыбыз Бакый Урманче. М.Хәертдиновның иҗат стиле берсеннән берсе нечкә пейзажларыннан күренә. Ләкин Харьковта тематик картиналар бүлегендә укыган егет, табигать күренешләре белән генә чикләнмичә, рәсем сәнгатебез тарихына кергән бәһасез картиналар иҗат итеп калдыра. Сугыш тынган мизгелдә табигать кочагында  хәл җыючы  кызлар турында «Шомырт чәчәк атканда» картинасы шундыйлардан. Рәссам табигатьнең бала табарга әзерләнүче хатын сыман тулышкан чагын сурәтләп сугыш һәм солых, яшәү һәм үлем арасындагы каршылыкны гадәттәгедән дә катгыйрак, калкурак күрсәтүгә ирешкән. Тукаебызның портреты да күпләгән китап, альбомнарда урын алып танылды. Рәссам анда шагыйрьне нечкә лирик итеп сурәтләгән. Иң танылган картиналарыннан берсе  «Колынлы бия»дә сәнгать белгече Н.Горюнова  күзгә күренмәгән мәгънәләр яшеренгәнен әйтә. Иге-чиге булмаган кырда үз иркендә йөрүче ат сурәтендә ул иреккә омтылучы милләт образы күрә. Бия янында назланучы колында  Ил-Ана кочагына кайтып сыенган рәссамның үзен таный. Хәертдиновның хезмәт кешесен данлаган күпләгән картиналары  романтик рухта иҗат ителгән һәм аларда  шулай ук табигать һәм кешелекнең бергәлегенә басым ясалган. 

Рәссам Мәснәви Хәертдиновның эшчәнлеге картиналар белән генә чикләнми. Ул аякка гына басып килгән Лениногорски каласында  иҗади тормышны оештыра. Башта музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесын ачу өчен тырышып йөри, үзе үк шунда озак еллар белем бирә. Яшьләр туган-үскән нигезләрен калдырып ерак Казанга китмичә, Лениногорскида белем алу мөмкинлегенә ия була. Уку йортына Казан сәнгать училищесын тәмамлап, яшь рәссамнар эшкә килә, ә тора-бара Россиянең абруйлы уку йортларын бетереп  Лениногорски училищесына эшкә урнашучылар да була. 

Мөгаллимлек эшенә керешкәнче М.Хәертдинов веломопедта Бөгелмәгә 25 километр араны йөреп эшләсә, тора-бара Лениногорскида Рәссамнар берлегенең сәнгать-сәнәгать участогын эшләтеп җибәрә. 

М.Хәертдиновның тагын бер зур казанышы – Лениногорски сәнгать мәктәбе. Рәссам аны үз баласыдай карап үстерә. 4 катлы мәһабәт бина төзетүгә ирешә. Аны бизәү өчен Санкт-Петербургтан танылган сынчылар эшләгән сыннарның күчермәләрен алып кайта. Үзе үк укыта, аның директоры була. Озакламый сәнгать мәктәбе оешуга илле ел тула. Бу вакыт эчендә никадәр бала анда укып матурлыкны күрергә һәм сурәткә алыр­га өйрәнгән! Мәктәптә Мәснәви аганы бүген дә зур хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алалар. Бүген ул М.Хәертдинов исемен йөртә. Рәхмәтле укучыларыннан сәнгать белгечләре Нина Горюнова һәм Энҗе Сәярова 2009 елда рәссамның  85 еллыгы уңаеннан, эшләрен туплап, китап-альбом  нәшер иткән иде. Бу язмада әлеге хезмәт файдаланылды. Шулай итеп Мәснәви ага республикабыз­ның көньяк-көнчыгышында урнашкан районнарда кадрлар тәрбияләүгә, анда яшәүче халыкның зәвыгын күтәрүгә, яңа шәһәрләрне бизәү-матурлауга үзеннән зур өлеш кертә.

Хәертдиновның оештыру куәсен күреп булса кирәк, аны Казанга сәнгать училищесына директор итеп чакыралар. «Табигатьтән педагог булган рәссам сынлы сәнгать училищесын чын-чынлап сәнгать белеме йорты ясарга теләгән иде, мондый мөдир кулына кергәч үк, бер ел эчендә училищеның эшләрендә уңай үзгәрешләр күренде», дип язган истәлекләрендә Бакый Урманче. Беренче эш итеп, яңа директор сәнгать училищесына Карл Маркс урамындагы тарихи бинаны кайтару өчен көрәшә. Карл Мюфке проекты буенча нәкъ рәссамнарга туры китереп төзелгән бина ник чит-ятларга хезмәт итәргә тиеш әле, дип ул күпләгән хатлар яза, түрәләрнең бусагаларын таптый. Бу бинада байтак еллар КАИнең урнашканы билгеле. Инженерларга зур-зур тәрәзәле аудиторияләр, тоташ пыяладан торган мансардалар шулкадәр кирәкме, болар барысы да рәссамнарга ният тотып эшләнгән ләбаса, дип Мәснәви ага җитәкчеләребезнең күзен ачтырмый. 2004 елда Мюфке бинасы кабат рәссамнарга кайтарылган һәм озак вакытлы ремонттан соң анда бүген яшь кылкаләм осталары белем алу мөмкинлегенә ия икән, моның өчен без М.Хәертдиновка да рәхмәтлебез. Шулар белән бергә яңа директор яшь кадрларны укыту эшенә җәлеп итә. Әйтергә кирәк, бер дә җиңел эш түгел бу. Акчасы аз, укыту эше иҗатка дигән вакытны «урлый». Шулай булгач, училищега кем килсен? Әмма Хәертдиновның абруе зур булган, күрәсең. Аның сүзен тыңлап, мәсәлән, талантлы рәссамнар Зөфәр Гыймаев, Станислав Слесарский мөгаллимлеккә килә. Соңыннан бу ике рәссам Мәснәви агага остаханә алырга ярдәм иткәне өчен дә рәхмәт әйтеп туя алмый. Гомумән, сәнгать училищесында М.Хәертдинов Б.Урманченың 1930 елларда завуч вазыйфасын башкарганда керткән реформаларын кайтарырга һәм дәвам итәргә омтыла, аерым алганда, графика, керәч сәнгатенә зур игътибар бирә. Бакый ага кебек үк,  авыллардан килгән татар балаларын укырга кабул итәргә омтыла, киләчәктә аларның туган якларына кайтып үзләренең шәкертләр тәрбияләвенә өмет итә. 

Бер үк вакытта М.Хәертдинов Рәссамнар берлегендә идарә әгзасы, җитәкче урынбасары булып, иҗтимагый тормышка да катнаша. 

Картиналарын меңнәр арасыннан танып аласың. Аеруча республикабызга кайткач иҗат ителгән пейзажлары күңелгә ята. Анда татар рәсем сәнгатенә хас  бизәү сәнгатенең тәэсире сизелә. Алар чын да,  түгел дә сыман, әллә нинди ­
әкияти сурәтләрне хәтерләтә. 

Шулай ыҗгырып иҗат иткәндә нибары 59 яшендә зур кылкаләм остасы арабыздан китеп бара. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән елны 1983 тә була бу. Аннары 1991 дә үзе үлгәннән соң рәссамны кабат премиягә чыгаралар. Бу юлы да эшләре комиссиядән узмый. Юкса,  һәр ике очракта да бүләкләнүчеләр арасында рәссамнар булмый. Ярты гомереннән артыгын чит чирдә яшәгән рәссамны Казан әллә үз итеп бетермәдеме икән, дигән шик тә туып куя. Аның талантын күрмәскә мөмкин түгел, югыйсә. Ә бер елдан тагын бер талантлы рәссам гомере буе Санкт-Петербургта яшәп Тукаебыз иҗат геройларын сурәткә алган Фәйзрахман Әминов әрнеп үлә. Зур бәягә өметләнеп тә, ул да тиешенчә бәяләнмичә кала. Тукайның әсәрләрен рәсемләгән кылкаләм осталары арасында исә ­Ф.Әминовка бүген дә тиңнәр юк. Дулаган чебен кебек күзгә кермәгәч, зур талантларны да күрмиләр. Нечкә күңелләр исә, кадерсезлеккә түзалмыйча, тиз сыза...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев