Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Үз сәнгать мәктәбем бар

2004 ел башланыр алдыннан гына АКШка киттем, берничә айдан соң җәмәгатем Лилия һәм кечкенә кызыбыз Кадрия дә бирегә килде.

АКШта яшәүче рәссам Зөфәр Бикбов белән әңгәмә


– Зөфәр, сез сынлы сәнгатькә озак еллар буе укыдыгызмы? 

– Мин тумышым белән Яшел Үзәннән. 1974 елгы. Әтием Әхәт Галләм улы лаеклы елга чыкканчы «Татгражданпроект»­та баш конструктор булып эшләде. Әүвәл ул рәссамлыкка укырга теләп, Казан сынлы сәнгать училищесына да кергән булган, әмма анда ярты ел белем алгач, училищедан китеп, урта мәктәптә укуын дәвам иткән. Аннары инде Казан дәүләт төзелеш-инженерлык институтын тәмамлаган. Инженер буларак төрле төзелешләрдә катнашкан, соңрак ул Яшел Үзәндә төпләнеп, «Татгражданпроект»ның шундагы остаханәсендә эшләде. Буш вакытта рәсемнәр дә ясады. Әниебез Әлфинур Гыйльметдин кызы шәфкать туташы булып хезмәт куйды. Ул Яшел Үзәннең балалар сырхауханәсе системасында эшләде, аннары мәктәптә шәфкать туташы булды. Әти-әнием күптән лаеклы ялда. Гаиләдә без өч бала үстек. Апам Зөлфия – икътисадчы, ә сеңлем Зифа бүген минем онлайн сәнгать проектымны алып баруда катнаша. 

Рәсем ясау серләренә калабызның балалар сынлы сәнгать мәктәбендә төшендем. Укытучылардан рәссам Юныс Галимов дәресләре истә калган. Ә болай 3 нче мәктәп-гимназиядә физика-математика фәннәре буенча махсус сыйныфта белем алдым. Бар төр олимпиадаларда катнашып, күп җиңүләр яуладым. Мәктәптән соң Казан дәүләт төзелеш-инженерлык институтына да һәм Казан дәүләт медицина институтына да үттем. Табиблекне сайладым да, дәвалау факультетында укый башладым. Һәр көн Яшел Үзәннән Казанга укырга барып йөрү авырга туры килде килүен, ә бер елны, тулай торакта яшәргә мөмкинлек тугач, картиналар ясап, аларны сата да башладым. Рәссамнар белән аралаштым. Россия Һөнәри рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә кабул ителдем, берничә күргәзмәдә катнаш­тым. Институтның «Казанский медик» газетасында да эшләдем, мәкаләләр яздым, карикатуралар һәм рәсемнәр ясадым. Институтны тәмамлагач, онкология белгечлеге буенча ординатурга укырга кердем һәм өч ел ярым Казан онкология диспансерында эшләдем. РКБда да гыйлем туп­ладым. Исемдә әле, 2003 елда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Табиб­ләр ясый» дип аталган күмәк күргәзмәдә дә теләп катнашкан идем. 

– Зөфәр, АКШка китү тарихыгыз нинди?

– 1996 еллар тирәсендә безнең университетта АКШның Йель универститеты профессоры, доктор Маджиг Садиг лекцияләр укыды. Шулай итеп алмашу программасы башланып китте. Америка акчасына профессорлар, ординаторлар биредәге авыруларны тикшерер­гә булышты, лекцияләр укыды, консультацияләр үткәрде. Шулай ук Америка акчасына – грантларга Йель университеты программасы буенча кафедра хезмәткәрләрен үзләренә дә чакырдылар. Хирургия һәм онкология буенча ординатурада беренче ел укыган чагымда онколог программасында катнашырга чакыру килде. Инглизчә яхшы аралаша идем. Кафедра хезмәткәре буларак, 2000 елда АКШның командалы медицина эшенә өйрәнер өчен чит дәүләткә киттем. Аларда бит авыруны дәвалауны тулы бер команда: студент-медик + интерн + ординатор + кафедра ассистенты бергәләп алып бара. Бу программаның яртысына төшенгәч, гаиләм белән бәйле сәбәпләр аркасында, ватанга кайттым. Программаның икенче яртысын 2001 елда үттем. Ординатураны тәмамлагач, аспирантурада укый башладым. Бу чорда дежурлыкта да булдым, картиналар язып та саттым. Тик кандидатлык диссертациясе темасы перспективалы түгел кебек тоелды, реактивлар да юк иде, акча да таләп ителде... Шулчак АКШка китеп, алардагы имтиханнарны тапшырып карарга булдым. Яисә медицина иллюстраторы булып эшләрмен дип уйладым. Биредәге аспирантураны калдырдым. 2004 ел башланыр алдыннан гына АКШка киттем, берничә айдан соң җәмәгатем Лилия һәм кечкенә кызыбыз Кадрия дә бирегә килде. Имтиханнарга әзерләнгән чорда гаилә тормышын алып барырга кирәк иде. Миңа килгән бер хатта: кем Россиядә табиб булып эшләгән, биредә урта медицина хезмәтендә эшләү өчен уку курсын тәмамлый ала дип язылган иде. Мин дә имтиханнар тапшырып, лицензия алдым һәм эшли дә башладым. Ә АКШтагы урта медперсонал Россия белән чагыштырганда күбрәк ихтирамга лаек. АКШта урта медперсонал булырга уку – ул азрак вакыт һәм азрак акча сарыф итеп  яхшы белем туплау юлы. Күпләр өчен бу урта хәлле катламга чыгарга булышлык итә торган менә дигән социаль лифт. Әмма моның өчен ун ел вакыт таләп ителә. Әгәр дә дәүләт кешенең акыллы, сәләтле икәнен күрсә, ул аны тагын да укыта, стипендия дә түли ала. Ә менә табиб булыр өчен инде күбрәк вакыт кирәк... Шәфкать туташы булырга теләүчеләр уку чорында ук гаилә дә кора ала, ә менә табиблеккә укучы хатын-кызлар укый башлап, ординатура бетергәнче гаилә кормый, чөнки алар хакында «еллар буе хастаханәдә яши» дисәң дә була, аларның аннан чыгарга вакытлары да юк, ­18 шәр сәгать эшлиләр, практика үтәләр, фәнни хезмәтләр язалар. 

Шушы чорда да мин сынлы сәнгать белән шөгыльләндем, заказлар буенча картиналар ясадым һәм минем рәссамлык карьерам үсеш алды. Ахыр чиктә, ул медицина буенча планнарымны һәм карьерамны узып китте. Мин рәссам һөнәрендә булырга кирәк дигән карарга килдем. Картиналары сатылып торган иҗатчы монда барыбер яхшырак яши. Ләкин ул елларда АКШта рәссам буларак мәгълүм түгел идем әле. Билгеле, дусларым бар иде инде. Мин хәзер дә дипломымны, яклаган лицензиямне югалтмас өчен, аена ике тапкыр клиникада эшләп кайтам. Бу – социаль яклау таләп ителгән очрак килеп чыкса дигән фикергә таянып эшләвем. Иртәгәсе көн ничек үзгәрер, бу хакта беркем дә алдан белми. Ә урта медперсонал госпитальләргә һәрчак кирәк. 

Хәзер мин АКШның төрле почмакларына сәяхәт итәм, анда яшәүчеләргә дә картиналарым мәгълүм булуын беләм. Әлбәттә, интернет та булышлык итә. Рәссамлыгым биредә, ординатура бетереп, табиблыкта эшли башлап, лаеклы ялга чыгу вакытын зарыгып көткәнгә караганда, яхшырак план булып чыкты. Аннары... рәссамнар бит лаеклы ялга да чыкмый, алар гел картина ясау белән мәшгуль! 

– Димәк, АКШта рәссам булып яшәү барыбер дә җиңелрәк дип саныйсыз... 

– АКШка беренче тапкыр килгәннән бирле иҗат эшендә мин. Бу дәүләттә үз сәләтеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр күп. АКШта төрле яшьтәге төркемнәр үз хезмәтләрен экспозицияли. Рәсем ясау белән мавыгучылар саны биредә арта гына бара. Дөрес, соңгы 10-15 елда Россиядә дә сәнгать белән кызыксынучылар саны үсте. Биредә бик күпләр  лаеклы ялга чыккач та укырга тели. Алар үз күргәзмә мәйданчыклары булган төрле арт-ассоциацияләрдә теркәлә, шулай итеп үз картиналарын башкалар игътибарына тәкъдим итә.

Мин – ирекле рәссам. Биредә укымадым, бернинди дәресләр дә алмадым. Бар уңышым Яшел Үзән балалар сынлы сәнгать мәктәбендә алган белемнәремә, Аллаһ Тәгалә насыйп иткән сәләтләремә һәм үзем арттырган тырышлыгыма, гыйлемлегемә нигезләнә.

 Сәләтләрең булса, АКШта картиналар сатып яшәп була. Тик бар да чагыштырмача, һәрхәлдә, бер генә картина язып, шуны саткан акчага бер ел буе яшәп булмый, билгеле. Мин дә күп хезмәт куям, күп картиналар иҗат итәм. Көндәшлек бар, яхшырак ясаган саен, башка иҗатчыларны да артта калдырасың, тик моның өчен маркетинг белән дә активрак шөгыльләнергә, күбрәк күргәзмәләрдә катнашырга, үз белемеңне арттырырга, күбрәк укырга туры килә. Әйе, Россия белән чагыштырганда, монда рәссамнар бихисап, әмма, уртача алганда, аларның иҗат дәрәҗәсе Россия рәссамнарыныкына караганда түбәнрәк. Биредә галереялар да күп. Лаек­лы ялга чыккан хәллеләр калаларда яшәми, күп очракта алар ерактарак урнашкан авылларда төпләнә һәм бергә җыелышып ни белән булса да шөгыльләнә башлый. Алардан күпкә баерак­лар тагын да активрак, мондыйлар җирле китапханәләр базасында очрашулар үткәрә, арт-ассоциацияләр ача, бераздан үзара акча җыешып, берәр арт-үзәк тә төзеп куялар һәм шунда рәсем ясарга өйрәнәләр, оста рәссамнарны да чакыралар... Укыту белән дә шөгыльләнүче рәссамнар, һичшиксез, тагын да тотрыклырак тормышта яши. Әлеге дәүләттә коллекционерлар да җитәрлек. Сәнгать базары да зур. Чөнки сынлы сәнгатьне үз итүчеләр күп. Шуңа күрә дә киң даирә иҗатчылар тук тормышта яши ала. Үземнең дә онлайн режимда эшләүче «Russera» мәктәп-студиям бар. 

 – Табиб булуыгызның да кирәге чыгамы соң?

 – Медицина буенча белемнәрем миңа һәрчак булышлык итә. Катлаулы хәлгә калган дусларыма ярдәм итәм, кайсы очракларда гына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатам. Мин медицина өлкәсендә инглиз телен бик яхшы беләм һәм еш кына берәр дустым, авыру пациент буларак, үз табибына аңлата алмаганны аның урынына бик яхшылап аңлатып та бирәм. 

Рәссамнар төркеме пленэрга юнәлгәндә дә, һөнәри белемнәремнең кирәге чыккалый. Үз укытучыларының табиб икәнен белүләре аларның күңелләренә ышаныч, тынычлык хисе өсти. 

– Зөфәр, сезнең пейзажларыгыз искиткеч матур! Ни өчен сез шушы юнәлештә генә иҗат итәсез?

 – Пейзажларны яратып язам. Әлеге юнәлеш күңелемне алга этәрә. Әмма үз иҗатыма һәрчак тәнкыйть күзлегеннән чыгып карыйм. Мин тарих белән дә кызыксынам, шуңа күрә тарихи мизгелле, сюжетлы әсәрләр дә язасым килә. Киләчәктә, бәлкем, Татарстан тарихы белән бәйле әсәрләргә дә алынырмын.

Пейзаж ясаганда гомуми эстетиканы барлыйм. Аның композициясенә кеше эшчәнлеге сиземләнгән архитектура күренеше дә керә ала, кырлар да, төрле сулыклар да... Табигать күренешләре, ни дисәң дә – чиксез илһам чыганагы. Өстәвенә, биредәге тормышым илне өйрәнү белән дә бәйле. Гадәттә, җирле рәссамнар автомобильгә киндерләр, буяулар төяп, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри. Ә сәяхәтләр... һәр рәссамның да диярлек алдан корылган иҗади планы буенча бара. Өстәвенә,  мин сәнгатьне башка талантлы кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирүе өчен дә  ошатам!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев