Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ут күршеләр даһие

«Хәзинә»дә 8 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк «Очрашу. Н.Фешин һәм С.Эрьзя» күргәзмәсен халык бик кызыксынып карый.

XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында иҗат иткән, ләкин фани дөньяда бер-берсен белмәгән ике олуг останың иҗатын берләштерелгән бу күргәзмә, гүя ки, алар арасындагы рухи диалог. Инкыйлаб михнәтләре аларның икесен дә Ватанны ташлап китәргә мәҗбүр иткән. Шулай да, Эрьзя 1950 елда Мәскәүгә әйләнеп кайткан. Ә Фешин Казанга башка кайтмаган... 
Скульпторның берникадәр хезмәте Казан Кремлендәге күргәзмә өчен Мордва республикасының С.Эрьзя исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан китерелгән. 


«Татар хатын-кыз»ын саклагыз!»

Н.Фешин иҗаты белән без якыннан таныш, ә Степан Эрьзя сыннарын әле беренче тапкыр гына күрүчеләр дә шактый.  Әлеге сынчы 1920 елда Урал  футуристларыннан качканда анда «Татар хатын-кызы» дигән әсәрен калдырган. Киткәндә: «Минем «Татарка»мны саклагыз!» – дип бик үтенгән. Чөнки бу бюст – аның иң яраткан эшләренең берсе. Ул аны Мәскәүдә изүле күлмәк кигән бер татар ханымын күреп, аңа охшатып ясаган. Ләкин вакыт – рәхимсез. Бюстның йөзе җимерелгән, чөнки аны остаханәдән чыгарып, ачык һавалы мохиткә урнаштырганнар. Малай-шалай аңа таш аткан, аннары  гудрон агызганнар. Ә бит үз вакытында «Татар хатын-кызы» Мәскәү күргәзмәләренә куелып, Эрьзяны данга күмгән сын булган! Ул шушы әсәре белән бик горурланган. Шатлык та бар: бүген бу иҗади хезмәт сынчының башка әсәрләре, күчермәләре белән берлектә, Мәскәүнең «Эрьзя-үзәге»ндә саклана.

Биографик мәгълүмат шул: Степан Эрьзя (Нефедов) 1876 елда Сембер губернасы Алатырь өязенең Баево авылында, 
крестьян гаиләсендә туып, 83 ел яшәп, 1959 елда Мәскәүдә вафат була. Ата-бабалары –  тәңречеләр, әмма бабасының әтисе инде көчләп чукындырылган... Улы туганда әтисе башка җиргә эшкә киткән була. Нарасыйга озак вакыт исем кушмау зур бәлаләргә, җитди чирләргә китерергә мөмкин. Ә исемне ата гына  куша ала икән. Шуңа күрә әнисе, киңәшләр тыңлап, аны изге каенлыкка алып барып, вакытлыча исем куштыра – «Вирт Ака». Бу исем «Урман баласы» дип тәрҗемә ителә.  Бер атнадан соң әтисе әйләнеп кайткач, аңа Степан дип исем кушалар. Ә ул бик оялчан, кыргыйрак бала булып үсә. Соңлап кына сөйләшә башлый, башкалар белән аз аралаша. Каләм, акбур белән түшәм тутырып рәсем  ясый, якыннарының йөзләрен сурәтли, үзле балчыктан җәнлекләр, кошлар әвәли. Әтисе яза, укый белә һәм улының авыр хезмәттә булуын теләми. «Иконалар ясар әле» дип фикерли. Яшүсмер әтисенең сүзен тыңлап, 1888 елда чиркәү мәктәбен тәмамлап, 1890 елдан Алатырьда иконалар ясый, аннары да Алатырь, Казан икона ясау остаханәләрендә хезмәт куя. Казанга 1893 елда аяк басып, башта агач ую остаханәсендә эшли, аннары икона ясаучы рәссам белән таныша. 1895 елда Казан сынлы сәнгать мәктәбе ачылгач, кышын шунда дәресләргә йөри. 3 ел буе Идел буе чиркәүләрен бизәүдә катнаша, аның хезмәтләре Арча, Лаеш, Кукмара җирлегендәге чиркәүләрдә әле дә саклана. Әмма егетнең һөнәри яктан үсәсе килә. Ул, иконалар язудан баш тартып, 1899 елда Алатырьга, әти-әнисе янына кайтып китә. 1896 елда, 20 яшендә Түбән Новгород ярминкәсенә барып, Серов, Коровин, Врубель картиналарын карагач, чын рәссам булырга ният кыла һәм 1901 елда Мәскәүдә фотоателье ретушеры булып эшли, Строганов сәнәгать-сәнгать училищесының кичке курсларында укый. 1902 ел көзендә  Сынлы сәнгать, сынчылык һәм корымчылык училищесына укырга керә. 1903 елдан Мәскәү университетының медицина факультеты лекцияләренә дә йөреп, анатомияне өйрәнә. Әмма рәссамлыкка уку аңа ошамый башлый,  1904 елда Степан  сынчылык классына күчә. Аның тырышып укуы укытучы-сынчыларны таң калдыра. 1905 елда «Русское слово» газетасы фоторепортёры булгач, эшчеләр митингларын фотога төшерә, үзара көрәш баруын чагылдыра.

 Укуын тәмамлагач та, 1906 елда рәссам һәм оста фотограф Д.Тинелли чакыруы буенча Италиягә китә. Тинелли аны музейларга алып бара, каланы күрсәтә. Степан 1907 елда Миланга китеп, анда бик ачыгып яши башлый. Күп җәфалардан соң гына бер әрмән аны фотопортретларны зурайту фабрикасына эшкә урнаштыра. Степан «Сагыш» сынын ясый. Каррара мәрмәрен уярга өйрәнә. Анда Лобардия сәнгать музейлары инспекторы Уго Неббияга сыннарын күрсәтә һәм Уго аның остаханәсендә телсез калып, бар сыннарын да күргәзмәгә куярга була. 1909 елда Милан күргәзмәсенә 8 сын куела, аннары Венециядәге халыкара күргәзмәдә катнашып, залга «Хөкем ителүченең җәза алдыннан соңгы төне» сыны урнаштырыла. Бу сынны күрүчеләр аны шундук «Агач Микеланджелосы», «Рус Родены» дип атый. Сын өчен төп приз тапшырыла. Ул мордва халкының бер этник төркеме эрзя булуын күз алдында тотып, үзенә Эрьзя дигән иҗади псевдонимны кабул итә. Сынчыны бик мактыйлар. 3 сынын Мюнхен музее сатып ала. 1910 елда ул Ниццадан Парижга китеп, остаханәдә ялларсыз, көне-төне үз осталыгын чарлый. Кыска вакыт эчендә мәрмәрдән, бронзадан  утызга якын югары сәнгать әсәрләрен уя. Шул елның көзендә «Париж Салоны»нда катнашып, 1905 елга багышланган «Ату» сынын тәкъдим итә. Сын шуннан гыйбәрәт: бер эшче кулларында яралы хатын-кыз­ны тотып тора.  Аны рус илчелеге зур сумма түләп, шундук махсус сатып алып, Россиягә юллый. Русларга бу сын кирәкми дә, аларның башка дәүләтләр алдында үзенең гади халкына төбәп ату вакыйгаларын күрсәтәселәре килми. Бары шул гына. 1911-1912 елда сынчы янә шушы ук Салонда, 1911 елда Римдагы Халыкара күргәзмәдә дә катнаша. Парижда чакта ук Аргентина кешесе Сачо Марино аңа компаньон булыйк ди, әсәрләрен сатырга булыша, заказ буенча иҗат иттерә башлый. 1912 елда аның янына абыйсының улы һәм әнисе кунакка килә. Әтисенең үлем хәбәрен Степан авыр кичерә. Анага Париж бер генә дә ошамый, әнисе 1 айдан соң кайтып китә. 1913 елда ул Парижда янә яңа күргәзмәсен ача. Һәм шул елны ук эшмәкәр белән төзегән 3 еллык килешүен өзә. Сачо Марино Степанның күп кенә сыннарын үзе белән алып китә. Имеш, ул аларны сатып, акчасын Степанга, Милан банкына күчерәчәк. Аны инде шул чакта ук ХХ гасыр башындагы иң талантлы, көчле һөнәри сынчы дип атыйлар ич! Соңрак Степан аны эзләячәк, әмма аның улы әти үлде инде, диячәк. 

Ә хәзергә... ул, бәлкем, Франциядә калыр иде дә, әмма сугыш башлана. 1914 ел язында Степан Дмитрий улы кире Мәскәүгә кайта. Ул инде дөньякүләм танылган скульптор. Тик мәрмәр табу өчен биредә кыен чаклар... Аның иҗатында импрессионизм, модерн, реализм юнәлешләре алга чыга. Аларда – кешедәге рухи хисләр чагылышы. Хатын-кыз образлары – җыелма, бу сыннар – матурлыкка рухи җыр. Ул укучылар җыеп, аларны да сынчылыкка төшендерә. Үзе дә сыннар әвәли, күп хезмәт куя. Степан Дмитрий улы милли образ концепциясен уйлап табучы да. Образлар өчен шушы үз этник төркеменә караучы модельләрне ешрак ясый ул. Табигатькә, хатын-кызларга, аеруча да аналарга кадер-хөрмәт күрсәтү... болар барысы да аның иҗатында бар. Иҗатчы Елена Мроз белән таныша, аның әтисе нәселендә греклар булганга күрә, ханым бик чибәр була. Алар 1916 елда Ростовка һәм Геленджикка китәләр. Аны хәрби хезмәткә чакыргач, хәрби госпитальгә рәссам-муляж ясаучы  итеп билгеләнә. 

1918 елда Мәскәү күргәзмәсенә 30 сын куя. Ә 1919 елда алар мәрмәр эзләп, Урал ягына юнәлә. Екатеринбург губернасының Мраморское авылында тукталалар, аны анда сәнгать мәктәбе директоры итеп билгелиләр, «Азатлык» һ.б. һәйкәлләргә заказ ала. 1921-1922 елларда Новороссийск, Батумига бара һәм беренче тапкыр агачтан сыннар уя башлый, соңрак кавказ имәнен, кавказ чикләвеге агачын да куллана. 1923 елда аны Бакуның Югары сәнгать мәктәбенә профессор итеп чакыралар. Эрьзя сынчылыкка укыта, тимер йомычка кушылган цементтан ун зур сын иҗат итә. Әмма 1925 елда Елена бу авыр холыклы иҗатчыдан бик ара, ара өзелә. Сынчы Мәскәүгә кайта. 

«Таулардан портретлар ясармын!»

Ул, әлбәттә, бераз сәеррәк тә була. 1910 елда ук, биниһая глобаль планнар корып, Италиядә чакта, Альп тауларын... Ч.Дарвин истәлегенә багышлап үзгәртү проектын башкарырга тели. Проект үтәлми. 1922 елда Чиләбе губернасындагы Александровская таучыгын –  200 метр биеклектәге В.Ленин портретына әйләндерүне, Кавказ тавын Лермонтов һәйкәле итеп үзгәртүне планлаштыра. «Моның өчен бераз гына эшкәртү сорала», – ди ул. Бу идеяләре дә тормышка ашмый. Ул һаман большевиклар белән бергәләп тату гына эшләп була дип өметләнә. Жигули тауларындагы С.Разин кыяташын һәм Баку янәшәсендәге Разин тауларын крестьян восстаниесе башлыгы һәйкәле итеп үзгәртү проекты планын да тормышка ашырырга тели, тик аңа булышырдай карар кабул ителми. Хөкүмәт өчен мондый катлаулы фантазия – тауларны монументларга әйләндерү нигә кирәк булсын соң?!  (Мондый идеялар хәтта Бразилия, Аргентина хөкүмәтләренә дә ошамаячак, чөнки ул 1934 елда Бразилиянең Пан-ди-Асукар тауларыннан  ике арыслан сынын ясамакчы, 1938-1941 елларда Анды тауларын Аргентина  каһарманы Хосе де Сан-Мартин һәм Чили герое Бернардо О’Хиггинс сыннары итеп үзгәртмәкче булачак әле).

Илдәге үз эшләрен чуен, цемент, гипс, мәрмәр, тимербетоннан иҗат итә. Совет власте темасына туры килүче монументаль әсәрләре туа тора. Ул 3 км биеклеккә ия скульптур композиция тәкъдим иткән беренче иҗатчы да әле. Әмма яхшы чимал җитми инде. Мәрмәр урынына цемент куллангач, күп кенә эшләре тора-бара юкка чыга. Һәм Екатеринбургтагы футуристларның башкаларның иҗат эшләрен җимереп йөрүләрен, тулы бер китапханәне яндыруларын күргәч, оста Ватанны ташлап китергә карар кыла. Моңа кадәр, 1919 елда, Екатеринбургта куелган 6 метрлы «Азат кеше» сынын хөкүмәт җимерә, чөнки бары чалбар гына кигән эшче сыны күпләргә ошамый. Ул үз карашларын туры әйтүче кыю кеше була, әмма соңрак: «Инкыйлаб мине изде», – ди. Степан җитди күңел төшенкелегенә бирелә. Гражданнар сугышында исән калуын да могҗизага тиңли. 

1926 елда, А.Луначарский рөхсәте буенча, шәхси күргәзмәсен ачу өчен Парижга юнәлә. Сынчыга тәрҗемәче Юлия Кун беркетелә. Соңрак сынчы аның образын берничә тапкыр иҗат итәчәк әле. Эмиграциядә аңа бик тә авыр була, шулай да ярты елдан соң андагы «Хөрләр Салоны» күргәзмәсенә дә катнашып, үз матди хәлен шактый нык яхшырта. Парижда барлыгы 3 күргәзмәсен ача. Уругвай илчесе күргәзмәдән соң аны Монтевидеога чакыра. Аргентино илбашы да шул көннәрдә Франциядә булып, аны Буэнос-Айреста күргәзмә ачырга өнди. Ә алар әле 1910-1914 елларда ук Парижда таныша. Марсело де Альвеара  бу чорда илче буларак та, аны инде үзләренә чакырган була. Шулай итеп, Эрьзя Юлия Кун белән 1927 елда Аргентинада  төпләнә. 50 яшьлек скульпторның күргәзмәсен 1927 ел ахырында ук Мюллер галереясында ачалар, ул зур мәдәни вакыйгага әйләнә, аны бу җирләрдә бик мактыйлар. Ул биредә 23 ел яши.  Буэнос-Айрестагы остаханәсендә яраткан эте һәм.. 30 песие дә аңа күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт калдыр­мый. Үтә гади тормыш алып барганы өчен Аргентинада аны «көтүче» дип атыйлар. 

Кебрачо – «балтаңны сындыр!»

Кебрачо – Көньяк Америкада үсүче 3 субтропик агач төре аталышы. Бу сүз испанчадан «балтаңны сындыр» дип тәрҗемә ителә. Аның катылыгы эбонит катылыгы белән бер дәрәҗәдә. Кешенең ныклыгын аңлату өчен кайчак: «ул – кебрачо!» дип тә әйтәләр бу илдә. Ул бу агачны һәм шулай ук альгарробо агачын шундук ошата. Тик моңа кадәр аннан хәтта җирле халык та сәнгать әсәрләре уеп карамаган икән. Аларны ую өчен мәрмәрне уюда кулланылучы инструментлары туры килми. Шулай итеп, оста кебрачо һәм альгарробо, урундай агачларыннан төрле сыннарны дөньяда иң беренче булып уя башлый. 1928 елгы күргәзмәдә бер журналист аны Аргентина урманнарын эксплуатацияләүче британия компаниясе директоры мистер Сулливан белән таныштыра. Инглиз бае аңа мин сиңа күпме кирәк шулкадәр кебрачо бирә алам, ди. Степан бер айдан артык урманда йөреп, арып-талып, кебрачо агачларын сайлагач, аларны ике вагон итеп алып кайта да, ял да итмичә, ашамый-эчми диярлек яңа иҗатка тотына.

Ил президентының сынын ясагач, бай аргентиналылар аны заказга күмә. Ләкин ул ике миллионер заказын гына кабул итә. 

Кебрачоның төрле төсмерләренә, текстурасына, ныклыгына таң кала! Өтерге, чүкеч булышлык итә алмый, агач чатный. Сынчы беркөн тешен дәвалаганда табибның бормашинасына игътибар итеп, тиз арада куәтле бормашина алып, бер инженердан аны агач, таш уярлык итеп камилләштертә. Электр утлы компрессор да юнәтә. Агач тамырларын үзара ябыштыра алырлык махсус җилем һәм юп-юка йомычкалардан ясалган мастика уйлап табу да аңа берни тормый. Сынчы әсәрләрен тулысынча яисә өлешләп шул мастика белән буяп, чиксез шомартылган өслекләрне барлыкка китерә.

Иң әүвәл...  В.Ленин бюстын уя. Аннары һәр ел саен күргәзмә ача. Аның мәрмәр, агач, бронзадан ясалган сыннары һәм композицияләре – дөньякүләм сәнгати шедеврлар! Аны гади халык та, байлар да бик үз итә. Степан заказлар көтеп утырмый, эшләрен кабатламый. Бетховен, Сократ, Микеланджело сыннарын ясый. 1930 елда биеклеге бер метрдан артык булган Л.Толстой образына алына. Алар 1902 елдан ук таныш була бит, 1910 елларда исә ул аның сыннарын башка җисемнәрдән уйган булган. 

Ә менә 1932 елдагы күләмле әсәре – «Моисей»ны альгарробо агачының 3 мең  кисәгеннән иҗат итә. 2 тоннага якын баш барысын да таң калдыра! Аргентина президенты аны Буэнос-Айрес сәнгать музеена 30 мең песога сатып бирүен үтенә. Ләкин сынчы, сатырга теләмичә, бөтен әсәрләрен сатып алыр­га теләгән АКШ миллионерына да: «Мин – берялгызым. Балаларым юк. Сыннарым – бердәнбер балаларым. Ә кем үз балаларын сатсын инде?!» – дип кенә җаваплый. 

Әлбәттә, аның Бразилиядә Иван исемле улы үсә, ә аның әнисе Марта Гербст Степанга Франциядә чакта ук гашыйк булса да, соңрак гел иҗатта булучыны һич өнәми. Әлбәттә, Эрьзя «Моисей»ны да, «Л.Толстой», «Бетховен»ны да Ватанга алып кайту хакында  уйлана. Ә әлегә... 

1934 елда үз сыннарын Лондонда күрсәтә. 1937 елда журналист Л.Орсети белән Аргентина буйлап сәяхәт итә. Аның әсәрләре төрле премияләргә лаек булып торгач, сынчы хәлле инсанга әйләнә. Ә Юлия Кун аның белән орышышып, СССРга кайтып китә, яңадан кире кайта, әмма аның белән дә аралар өзелә, соңрак ул эшләгән сәүдә оешмасын таркатып, барысын да СССРга кире кайтаралар. Скульптор да үз иленә әйләнеп кайту хакында уйлана башлый, тик аңа Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен җиткерәләр, Ватанга юл ябыла. Ил каһарманнары хакында совет газеталарын укып кына белә, чөнки Аргентина ул елларда фашист Германиясенә уңай карашта була. Тын остаханәсендә даими күргәзмәләрен булдыргач, халык аның әсәрләре белән һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә таныша.

1947 елда гына, ниһаять, үз автопортретына алына. Ул үз әсәрләрен дусларына да бүләк итә, сыннарының әлеге илнең дәүләт музейларында калганнары да бихисап. 

Ватан сине онытмас!

Эрьзя Мәскәүдәге туганы, совет сынчысы М.Нефедовка хат юллый, 1946 елда Аргентинадагы совет илчелегенә бара, әсәрләрен тартмаларга тутыра. Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Ватан аңа... 3 ел узгач кына җавап  бирә. Ә аргентиналылар аны кайтарып җибәрергә теләми, калырга өндиләр. Аргентинадан китү рөхсәте сынчыга СССРдан уңай җавап килеп, ярты ел узгач кына бирелә.

Кайтыр алдыннан Степан Дмитрий улы да үз шартларын куйган була шул: «Мин Ватанга архивымны, кебрачо һ.б. төр каты агачларны, аргентина чорындагы, бер музейга, бер бай коллекционерга да сатылмаган 200 сынымны алып кайтырга, аларны дәүләт музейларына яки махсус ачылачак яңа музейга урнаш­тырырга телим. Читтә иҗат ителгән эшләремне халыкка күрсәтү турында гына хыялланам», – ди. Ул бары тик 1950 елда гына, 74 яшендә, ниһаять, румын пароходына утырып, ике айдан соң Одессага җитә. Төрле чималдан ясалган, 175 тонналык, 97 тармага салынган кадерле әйберләрен: 180 сынны да туган илгә алып кайтып җиткерә. Аны совет бюрократиясе каршы ала. Дөнькүләм танылган сынчыга башкаланың ерак районындагы подвалда иҗат итәргә тәкъдим итәләр. Шулай да, Эрьзяның остаханәсендәге сыннарны карап чыгу өчен һәрчак чират пәйда була. Аның шәхси күргәзмәсен, халык Рәссамнар берлегенә меңнәрчә хат, мөрәҗәгать юллагач кына, теләмичә генә диярлек,  1954 елда ачалар. Күргәзмәгә көненә 6 мең тамашачы килә.

 Ул академик Павлов, Некрасов, Лермонтов, хатын-кыз образларына алына. Ватанда һичкайчан да әүлия була алмый. Совет сынчылары да аннан көннән-көн көнләшә, алар  «аның иҗаты буржуаз» дип үзара мыкырдашалар. СССР Сынлы сәнгать академиясе Мәскәүдә Эрьзя иҗатына багышланган музей ачудан баш тарта. Әмма Рус музее өч сынын сатып ала. 

1956 елда, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. Һәм... аны «ул башка беркемгә кирәкмәс инде» дигәндәй, бөтенләйгә оныталар. Ниш­ләсен, иҗатчы 1957 елда үзенең бар әсәрләрен Рус музеена васыять итә. 80 яшендә дә бер тәүлек эчендә «Казах кызы» портретын иҗат итә. Аннары иң соңгы әсәрен уя башлый. Һәм ул... В.Ленин портреты. Планнары шул: аннары ул әле 15 совет республикасына багышланган 15 милләт хатын-кызлары сыннарын уячак! Аннары Җирдә яшәүче бар милләт вәкилләре сыннарына тотыначак! Аннары...  Әмма аның өчен Җирдә яшәрлек вакыты гына калмаган була инде. 1959 елның 24 ноябрендә остаханә идәнендә җан тәслим кылган даһины икенче көнне генә табып алалар. Җәсәден Саранскидагы иске шәһәр зыяратында җирлиләр.  Рус музее берничә дистә эшен сайлап алып, калганнарын – Ленинград музеена, берникадәрен 1960 елда ачылган Саранск дәүләт музеена тапшыра. Бүгенге көндә Саранскига килүче бар туристлар ул музейны бик ошатып карый. Мордовиядә аңа багышланган китаплар әле дә нәшер ителә, романнар язылган, күргәзмәләргә сыннары куела. Берничә калада һәйкәлләре дә урнаштырылган. 2007 елда үзенчәлекле милли мирасын саклау, популярлаштыру максатыннан чыгып төзелгән С.Эрьзя исемендәге Сәнгать халыкара фонды бар. Фонд аның яңа әсәрләрен дөнья буйлап барлый. Баевода музей оештырылган. Сыннары – яшь сынчылар өчен уку әсбәпләре рәтендә. 2021 елдан алып Мәскәүдә «Эрьзя-үзәк» дип аталган яңа арт-мохит тә актив эшли. Аңа багышлап документаль кинопоэма һ.б. документаль фильмнар иҗат ителгән. 

Даһи иҗатчы ни өчен нәкъ менә агачка күбрәк игътибар итүен: «Агач – ул яшь исәбе булган җанлы организм, аның веналары буенча кан ага. Агачны эшкәрткәндә, сынчы чималның инертлыгын сизми, ул аның җылысын, аның җанын сизә. Иҗатчы дәвам итеп, аңа яңа тормыш сулышын өрә ала», – дип  аңлаткан.    

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев