Урам дәшә
Рөстәм Сәлимгәрәев Төркия, Кытай, Швейцария, Норвегия, Кипр, Австралия, Дания, Польша, Финляндия, АКШ, Мексика дәүләтләрендәге төрле йорт, бина диварларын да бизәде
Рөстәм Сәлимгәрәев - бүген күпләргә мәгълүм рәссам-муралист. Әмма кечкенәдән рәсем ясаса да, Казан сәнгать училищесының дизайн бүлеген тәмамлагач, белем алуын педагогика институтында дәвам итсә дә һәм мәктәп балаларын бик теләп укытса да, көннәрдән бер көнне урам сәнгате белән чын-чынлап мавыгып китәсен алдан тоемладымы икән ул?!
“Башта, – ди иҗатчы, – шрифтларга гына игътибар биреп, граффити белән кызыксындым. Аннары сюрреализм юнәлешен үз иткәч, зур күләмле диварларга сурәтләр ясыйсым килә башлады. Шулай итеп, 2013 елны үзем дә алдан күзалламаган юнәлешкә килеп кердем. Ә бит минем әүвәлге хыялым – укып бетергәч тә мәктәп балаларына белем бирү иде”.
Рәссам-муралистлар безнең илдә шактый һәм аларның күбесе үз иҗаты өчен кыска гына исемнәр уйлап таба һәм үзләрен шуның аша шәрехли. Менә Рөстәм Сәлимгәрәев тә үз эшләрен Рөстәм QBic дип имзалый. Ни өчен кубик? Бу инде аның Рубик кубигын үз итүдән түгел, бары балачак, мәктәп истәлеге белән бәйле. “Рубик кубигы карап торуга гына бик гади кебек, ләкин аны кайчак зурлар да җыя алмый. Минем өчен ул гыйлем, акыл көчен символлаштыра, шуңа күрә мондый башваткычлы уенчык белән бәйле хезмәтләрем дә бар”, – ди Рөстәм.
Гомумән, ул тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм шул ук вакытта күп очракта сюрреалистик сюжетлы эшләр иҗат итә. Һәм шунысы да мактауга лаек: аның берничә дистә рәсеме планетаның бар кыйтгаларында да диярлек бар. Илебезнең Әлмәт, Кама Аланы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Варта, Нефтекама шәһәрләреннән кала, Рөстәм Төркия, Кытай, Швейцария, Норвегия, Кипр, Австралия, Дания, Польша, Финляндия, АКШ, Мексика дәүләтләрендәге төрле йорт, бина диварларын да бизәде. Хәтта Яңа Зеландиягә чакырылып, анда экология темасына рәсем ясады. Татар остасын интернеттагы эшләрен күреп чакыралар, билгеле, юл чыгымнарын түлиләр, проект идеясе белән таныштыралар. Йорт диварына башта эскиз сызыла, аннары спрейлы буяу баллоннары түгел, ә төрле төстәге, фасадлар өчен акрил буяу савытлары ачыла һәм иҗат процессы башлана...
– Башка дәүләтләргә еш чакырылуым аларда урам сәнгатенең хәйран алга китеше белән бәйле, бездә бу сәнгать юнәлеше бик актуаль димәс идем, һәм безнең ил бит һәрдаим кризис кичерә. Әлбәттә, урам сәнгате белән кызыксынучылар җитәрлек, минем “Инстаграм” сәхифәмне дә күп кеше карап бара. Елына шушы юнәлештәге берничә фестиваль үтә. Санкт-Петербургта хәтта Урам сәнгатен өйрәнүче институт бар, әмма ул гадәти аңлаештагы институт түгел, ә урам сәнгатен өйрәнүче берничә кешенең проекты. Урам сәнгате музее да эшләп килә, ләкин тормышның матди ягын алып бару өчен күп рәссам-муралистлар чит илдә эшләүне кулайрак дип саный. Анда урам рәссамнарының хезмәтләре шактый кызыклы рәсемнәр дип кабул ителә. Чит илләрдә дә төксе районнар бар, ләкин аларны җанландырып җибәрү, стилистик программаларын үзгәртү буенча мәдәни чаралар үткәрү дә туктап тормый. Башка дәүләтләрне күреп кайту – үзем өчен дә куаныч. Мин Түбән Кама районындагы Кама Аланы дигән шәһәрчектә үстем. Бар шундый рәссамнар, аларга социаль темадагы рәсемнәр ясау ошый, ә минем җанымны исә соңгы вакытларда кешелекнең дөнья табигатен пычратуы, экология мәсьәләләре чишелмәве борчый, – дип сөйли Рөстәм. – Шуңа күрә хезмәтләремне дә шул темага багышларга тырышам. Без бу Җирдә нибары кунак, ә Җир инде кешеләрнең аңа зарар салулары аркасында сыкрап елый... Иҗат иткән образларым аша гыйлем, мәгариф, югары рухи халәт, табигать темаларын тамашачыларның күңеленә җиткерергә омтылам. Кешелекне тынычлыкка әйдим. Вашингтондагы йорт диварына да “Тыныч вакыт” дигән рәсем-мурал иҗат иттем, ә Киевта “Лабиринт” дип аталган мурал урын алды, Ослодагы бер мәктәп ишегалдына рәсем ясар алдыннан, әйләнә-тирәдәге мохитне дикъкать белән күзәттем. Анда мәктәп укучылары - төрле милләт балалары, тән төсләре төрле... Рәхәтләнеп бергәләшеп уйныйлар, бер-берсе белән җиңел аралашалар... Шуларга сокланып, Европадагы шушы зур булмаган шәһәрнең диварына тату балалар образларын ясадым. Алар, үсеп җиткәч, башка халыклар белән дошманлашуның ни икәнен дә белмәс, дип өметләнәм...
Рөстәм QBic хезмәтләре арасыннан аның “Дивар” фестивале кысаларында Дагстанның Дербент шәһәрендә иҗат иткән “Саклаучы” муралы аеруча күңелгә ятыш. Ул анда милли бизәкле келәм тукучы хатын-кыз образын сурәтләгән һәм бу эшен барлык хатын-кызларга багышлаган. “Әлеге эшем әниемә дә бик ошый!” – ди рәссам.
Быел ул Казан урамнарындагы берничә бинаны да бизәде, шуларның берсе – Завойский урамындагы паркинг фасады. Әлеге хезмәт “Мин сулый алам” дип атала. Анда киләчәктә астронавт булырга хыялланучы, әлегә китап укып утыручы мәктәп баласы чагылыш тапкан, бу күләмле, йөз сиксән өч метрлы мурал өч атна дәвамында ясалган. Шулай ук Казанның Мәскәү урамындагы бина диварына Рөстәм тарафыннан татар кәсепчесе, агачтан ую остасы образы сурәтләнде һәм ул аның аша Татарстан халкының көчен, акылын символлаштырды. Рәсем ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Гладилов урамындагы бина диварында да аның экология темасына багышланган тагын бер күләмле рәсеме пәйда булды. Мондый арт-объектларны Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина да югары бәяли.
Рөстәм Сәлимгәрәев үзен кием-салым дизайнында да сынап, билгеле кибетләр өчен заманча кием принтлары иҗат иткән. Байтак кына график эшләр ясаган. Сурәтләрнең киндергә язылганнары да шактый.
– Узган ел Дюссельдорфтагы “Pratty Portal” галереясында Мексикада яшәүче дустым, рәссам Рубен Карраско белән бергәләп күргәзмә дә ачкан идек, анда экспозицияләнгән картиналарыбызны күпләр ошатты, – ди әңгәмәдәшем. – Киндерләргә майлы буяулар белән язылган картиналар ясауны дәвам итәргә булдым. Хәзер – утыз биш яшь, ә яшь барган саен, төрле һава торышында гаять көч-куәт, сәгатьләр буе биеклектә эшләүне таләп иткән сәнгать юнәлешендә генә иҗат итү авырлашачак. Шәхси күргәзмәләремне ачарга тәкъдим иткән чакыруларны Нью-Йорктан да, Чикагодан да алган идем инде.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев