Уралган язмыш бизәкләре
Теләче үзешчәннәренең Казанда узган смотр-бәйгесендә иң түрдә булса да, тыйнак кына басып тора иде ул.
Иҗаты исә искитмәле – балалар иҗат коллективлары өчен күз явын алырлык костюмнар тегә. Олы Кибәхуҗа авылыннан булса да, урысча сөйләшә. Исеме – Раъно. Яныннан битараф кына ничек үтмәк кирәк?
Безгә ят булса да, таҗикта, үзбәк халкында Раъно исеме бик таралган, ди. Бу исем ияләре гап-гади нәрсәләрдә дә матурлык күрә белә, камиллеккә, гармониягә омтыла, диелгән интернетта. Раъно исемле кешеләрнең хыяллары бик бай. Алардан рәссам, мөгаллим, дипломатлар чыга, имеш. Боларның барысы да безнең Раънога туры килә.
Р.Шәипова моннан егерме еллап элек, Үзбәкстаннан күчеп кайткан. Ни өчен нәкъ менә Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылынамы? Чөнки бабасы Хәбибулла – шушы яклардан. Заманында тирә-юньдә танылган тегүче була ул. Авылдан-авылга йөреп толыплар һ.б. киемнәр тегә. Төймә тегеп куярга булса да ярар дип, еш кына кызы Рәшидәне дә үзе белән ала торган була. Кием кебек, бәхетеңне үз кулларың белән тегеп кисәң икән ул...
Бик яшьли әнисез калгач, Рәшидә Казанда кешеләрдә җан асрарга мәҗбүр була. Буй җиткезгәч исә аны мәҗбүриләп кияүгә бирәләр. Үз туган җирендә, үзебезнең кешегә булса ярар иде әле. Казахка чыгып, шунда күченеп китә ул. Бер-бер артлы дүрт нарасые дөньяга аваз сала. Әмма мәхәббәтсез тормыш, гүя тозсыз аш, корсакны тутырса да, күңелгә ятмый. Ятмаса, ятмый инде... Раъно – әнисенең икенче иреннән туган баласы. Әтисе – үзбәк милләтеннән.
«Әниемнең туган ягына кайтасы килде. Туган туфракка башкаемны салыр идем. Кайтыйкчы, кызым, дип иртә дә, кич тә өзгәләнде, бәгърем», – дип сөйләде Раъно ханым. Кайтырга өлгерә Рәшидә апа. Гомеренең соңгы ун елын бала чактан таныш өянкеләр, нәзек билле каеннар, кып-кызыл миләш агачлары янында бәхетле үткәрә ул. Туган җиреңнән дә газизрәк тагын ни бар?
Рәшидә апа инде гүр иясе. Туган туфракта җирләнгән. Раъно исә бабасы Хәбибулла җирендә ялгызы түгел. Кайткач та аңа әнисенең туганнары урнашырга ярдәм иткән. Янында яраткан ире, ике баласы бар. Идрис белән алар Үзбәкстанда танышалар. Әмма егетнең тамырлары Кырымда булырга охшап тора. Ник дигәндә, әтисе – Кырым татары, Үзбәкстанга Чиләбедән күчеп килгән. «Иремнең әтисе иртә ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән», – дип әйтеп куйды Раъно ханым. Чиләбегә ул Кырым татарларын илләреннән сөргән вакытта эләккән, әти-әнисен дә шунда югалткан булуы ихтимал.
Матур бизәкләр аша әнә нинди уралып-уралып беткән язмышлар ачылды бит әле. Язмышлар шулай уралганга күрә, гаҗәп гүзәлдер бу бизәкләр, бәлки. Раъноның күңеленә әнисе Рәшидә апаның сагыну җырлары да, Үзбәкстанның гасырлардан килгән борынгы сәнгате дә, Идриснең Кырым кояшы сыман кайнар мәхәббәте дә һәм, ниһаять, татар җиренең көче дә сеңгән. Шундый бай күңелдән яралган бизәк гади генә булмый инде ул!
Раъно тегү, чигү һөнәрен Үзбәкстанда үзләштерә. Биш еллап ательеда эшли. Ул ябылгач, өендә тегә. Бирегә кайткач, башта өстәмә белем бирү мөгаллиме булып эшли, хәзер исә шуңа өстәп башлангыч сыйныф укытучысы да. Балалар җыр-бию ансамбльләре һәм мода театры өчен костюмнар тегә. Һөнәрле кеше иртәме-соңмы хөрмәткә тиенә. Раъно ханымны да Теләчедә беләләр, хөрмәт итәләр. Тегүче Хәбибулла оныгы бит ул! «Мине гүя бабам чакырып кайтарды», – дип әйтеп куйды ул үзе дә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев