Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Ул шулай күрә

Марсель Галиевнең «Мин шулай күрәм» альбом-китабына бәяләмә

Адәм баласы фани дөньяга мин килдем дип сөрән салган көннән сурәтләр арасында яши. Иң әүвәл ул, җәннәт исе чәчеп, Аллаһ тарафыннан насыйп тәүге ризыгын – күкрәк сөтен имгәндә Әнкәсенең йөз-чалымнарын шәйли башлый, соңрак кытыршы яңаклары белән битләрен кытыклап назлаган Әтисенең төс-кыяфәтен күрә... Әнә шулай җан хәтеренең җир гомере дип аталган шамаилендә нәкышләр арта бара. Күзе белән күргән сурәтләр генә түгел, хыялыңда сынланганнары да, кан күзәнәкләренә сеңгән борынгы бизәкләр аша бүгенгеңә килеп ирешкәннәре дә бихисап – күңел күзеңнең үткенлеге сынатмасын да, мәңгелек хәрәкәт тәгәрмәчендә йөгергәндә туктап тын алырлык илаһи мизгелең генә кулдан ычкынмасын...

Марсель Галиевнең «Мин шулай күрәм» альбом-китабы Казан шәһәренең «Идел-Пресс» нәшриятында 2019 елда дөнья күрде. Альбом-китапны төзүче – Динә Мостафина. Китапта текстлар өч телдә – татарча, русча, инглизчә тәкъдим ителә. Русчага һәм инглизчәгә тәрҗемә – Айгөл Әхмәтованыкы. 

Һәр кесәдә – телефон, димәк, фотокамера булган ахырзаман алды чорында һәр инсан үзен фоторәссам итеп таныса да, гаҗәп түгел. Заманча гаджетларның фәләнчә терабайт хәтеренә шып­лап тулган сурәтләр арасында ничәсе синең Киек Каз Юлы галактикасының нәни генә бер бөртеге булуыңны исеңә төшерә дә, ничәсе сине яралткан Бөек кодрәт иясенең могҗизалары каршында баш ияргә мәҗбүр итә, күпмесе синең инде бернигә дә гаҗәпләнмәс булып юшкынланган бәгыреңне җирсеп сулкылдау халәтенә китерә ала?

М.Галиевның әлеге китабы маңгай күзләре күргәнне йөрәк аша кичерә алган һәр укучының дөньяга карашын мәңгегә үзгәртә. Затлы кәгазьдә, зур форматта басылган, бизмәннәргә салып үлчәсәң, җисми авырлыгы шактый киләчәк бу альбомны бер ачып караган бәндә инде беркайчан да якты дөньяга ваемсызлык пәрдәсе аша күз текәмәс, беренче карашка җансыз тоелган тау-ташлар, мәнсез адәмнең сансыз табаннары изеп узачак гөмбә эшләпәсе, бакый заманнарда ук корып сынган, тирә-якка шом таратып утырган агач төбе яныннан элеккечә битараф узып китмәс кебек. 

Альбом-китапка авторның ике йөзгә якын, һәрберсе мөстәкыйль сәнгать әсәре булырдай фоторәсемнәре кергән. Әнә – Давыл иясе өнендә черем итә. Әмма бу тынлык шулкадәр алдавыч – кинәт кенә уяныр да, җир йөзен, моңа кадәр тарих хәтерләмәгән давыл кузгалып, гарасат үз авызына йотар төсле... Халкының үкенечле үткәненә, дәһшәтле фаҗигасенә шаһит булган Сөембикә бүгенгенең рәшәле хыялларына карап сагышка баткан... Һәр фоторәсемдә – тулы бер тарих. Һәр сурәтнең безгә нидер сөйлисе, нәрсәләрдер җиткерәсе, ниләрнедер әйтеп өлгерәсе килә. Табигатьнең илаһи бер мәлендә Рәссам (әйе, нәкъ менә Рәссам!) күзе каршында пәйда булып, җанланып, мәңгелеккә сурәткә төшеп калган бу сыннар ул урынга күңел күзе сукырлар килгәндә күздән гаип буладыр. Юкса, шул ук сукмаклардан йөрүче, Кеше исемен йөрткән меңәрләгән җан иясенең маңгай күзе аларны нигә искәрми соң?

Монда сәбәп күңел күзендә генә дә түгел. Сәбәп – авторның Дөнья яратылышының гади, әмма серле кануннарын, Күкләрнең Җир тынына күчкән шифалы яшәү сулышы фәлсәфәсен аңлавы, дала киңлекләреннән таш кыяларга күчеп тупырдаган тарих тояклары тавышын ишетә белүе, көнкүрешнең ымсындыргыч әфьюны коткысына бирелмичә, мәңгелекнең замана гүләве астында калган кайтавазын җаны белән тоя алуында ул. 

Чиктән ашкан пафослы һәм гайрәтне чигәрердәй ясалма миллилек, халыкчанлык үрнәкләренә гаҗизләнеп, күпмедер дәрәҗәдә шуңа ияләнеп, күнеп яшәгәндә альбомдагы фотосурәтләрдән саркыган данлы һәм фаҗигале, дәүләтле һәм хәрабәле борынгы үткәнеңне күрәсең... Ерак бабаларыңның горур һәм бай рухы, географик атамаларга күчеп калган татлы һәм моңлы теле рәсемнәр аша калебеңне сугара... Нәсел тамырларын Күкләр белән ихлас бәйләнештә тота белгән чорлардан исүче мәҗүси җил чигә чәч бөдрәләреңә кагылып-кагылып китә... Фотолардан җаныңа ургылган табигать белән бербөтен булып яшәү мәгънәсе сине сис­кәндереп, йокымсырап яткан җан хәтерен, кан хәтерен уятып җибәрә. Үз галәмеңнең бөеклеген, биеклеген, тирәнлеген һәм киңлеген аңлау өчен купшы бизәкләр һәм дежур шигарьләр кирәкми икән бит! Бөтен вөҗүде белән халкының бәгырь сулкылдавын аңлаган, татар дигән шанлы милләтенең дәвер яссылыклары куенында уелып калган дистәләрчә исемнәрен – Сак (Скиф) – Сармат – Һун – Болгар – Түрек – Хазар – Угыз – Кыпчак – Нугай – Татар...  дога итеп җан сүрүендә саклаган берәүнең фоторәсемнәренә генә карыйсы да аларны күргәч, күкрәк турысында иңри башлаган өнне генә ишетәсе... Һәм тел очында калган ирек тәмен тоеп, истә генә тотасы...

М.Галиевның фотосурәтләрендә – төрки-татар халкының эзе калган, сүзе калган, моңы калган, тамырлары калган җирләр. Тарих туфанында җуелган бөеклегенең телсез шаһитлары – меңгерләр, балбаллар... Тукта, чү... Аларны телсез дип атау гөнаһ булмасмы? Кыйтгаларны «дер» селкеткән халыкның тарихы вакыт тузаны астында калып, хәтердән җуелган бер чорда, алар, киресенчә, сүзләрдән дә көчлерәк, йөзләгән томдагы ялган тарихлардан да чынрак дәлил түгелме? Таулы Алтай, Көнгер, Идел-Урал, Кырым, Төркия... Күзеңне йомып, дөнья харитасында әлеге исемнәрне үз урыннарына куй да тамырларыңның колачын чамалап кара... Ватаныңның ниндидер шартлы чикләр белән каймаланган уч төбе кадәр туфрактан гына гыйбарәт булмаганлыгын аңлау офыкларыңның киңлегенә тәэсир итми калмас...

«Мин шулай күрәм» китабының төзелешенә килгәндә, ул Урман, Гөмбәләр, Мәгарәләр, Тау-ташлар, Алтай кебек бүлекләрдән тора. Фотоларны кайда, нинди урында төшерелүенә бәйле әлеге бүленеш беренче карашка гына формаль кебек. Китапка кереп йотылганда һәр бүлекнең үз фәлсәфәсе, үз әфсене, үз тылсымы булуына гаҗәпкә каласың. 

Урман дөньясында автор күптәннән үз кеше. Әнә ничек ачыла аңа табигатьнең бу серле урыны! Урман бусагасыннан ничек атлап керә ул! «Үткен күзле урман... Сак колаклы урман... Уйлы, гамьле урман... Биек тә син, тирән дә... Тере дә син, эре дә... Шомлы да син, моңлы да... Агачларның җылы кәүсәсенә учны куям да Җир хәтеренә ялганам. Үлән төбендәге нәни бөҗәкләрдән алып, ябалдаштагы кошларга кадәр ничә катлы бай дөнья бу! Урман  – Җир күңеленең ганимәтле мактанычы. Мин монда – үзем дә белмәгән ачышларга сусаган тамашачы. Илһамлы агачлардан сәнгать җәүһәрләре табарга дип алгысынып барам. Мин кеше сурәтләре эзлим». Олпат «сунарчы» урман сайланып кына бүлешкән сурәтләрдән дә үз биеклегендә, үз колачы киңлегендәге образларны эзләп таба. Монда Атилла да, аның акыны Баянҗар да, Кубрат хан да, Нурсолтан да, Имам Шамил дә бар. Ә чәчәк таҗларында ялтырап киткән сурәтләр? Алары бит чынбарлык белән хыял арасындагы илаһи бер күренеш кебек. Семирамида дип аталганына каравың була, каршыңда дөньяның җиде могҗизасының берсе булган Вавилон бакчалары ачыла. Кояшның йомшак нурлары битеңә ягыла, чәчәкләрнең хуш исе борыныңны кытыклый сыман... «Бу яңгыравык­лы исемне, таҗ-кыңгырауларын илаһи зеңгелдәтеп, гөлчәчәкләр үзләре кушкандыр кебек. Шулайдыр. Юкса, ничә гасыр аша, буыннан-буынга тапшыра килеп, аның сурәтен чәчәк таҗлары бүгенгә алып килмәсләр иде: – Се-ми-ра-ми-да!..» Авторның сурәтләре белән сүз куәтенең үзара идеаль бәйләнешен күреп, рухи ләззәт аласың... Шул ук вакытта чәчәк таҗларында хасил булган, «Террорның чын йөзе» дип аталган рәсемгә карагач, тәннәр чымыр­дап китә: явызлык күп очракта фәрештә битлегенә төренгән була, бу сурәттә дә шулай...

Гөмбәләр бүлегендә гүя укучының күз алдыннан өрфия пәрдә алып ташлана. Ник дигәндә, моңа кадәр ни үләннәр, ни хайваннар дөньясына кертеп булмаган бу тереклек иле вәкилләрендә ниндидер гайре табигыйлек күрмәгән кеше сурәтләргә карап, тел шартлата. Гөмбә генә бит инде бу, юкса!.. Ә М.Галиев аларны менә ничек күрә: «Мең телдә шыбыр­дашкан үсемлек дөньясында салкын гөмбәзле гөмбәләр генә телсездер шикелле... Кайчандыр, гөмбә халкын кимсетебрәк, шулай дип язганмын. Хәзер исә бу сүзләремне кире алам... Бар ич, күңеле тулышкан, матурлыктан кытыкланган гөмбәләрнең теле дә, хисе дә, уй-хыялы да бар. Шулай булмаса, искиткеч сәнгать әсәрләре тудыра алырлар идеме?! ...Кызыгамы бер-берсенә – көнләшәме, сокланамы бер-берсенә – үчләшәме – ни генә булмасын, могҗиза тудырып, көяз эшләпәле, бөтерелмә итәкле гөмбәләр урман сәхнәсендә кинәнеп тантана итә». Юк... Бу сүзләрне укыган, бу сурәтләргә мөкиббән киткән адәм баласы инде беркайчан да гөмбәләргә табигатьнең сәер аңлашылмаучанлыгы итеп кенә карамас...

«Мәгарәләр – кояштан качып илһамланган Җирнең күргәзмә заллары». Авторның зәркәнче осталыгы белән эзләп табып, мәгънәви калыпка салган сүзләре генә дә укучыга мәгарәнең салкынча дымлы һавасын бөрки кебек. 

Тау-ташлар бүлегендә исә, автор сүзләре белән әйтсәк, «Җир хәтерен йөрәгенә йомган Кодрәт ияләре» катына килеп чыгып, телсез каласың. Кыя-ташлар сурәтендә борынгы үткәнеңне дә, бабаларыңның хикмәтле йөз чалымнарын да, гаярь гаскәрбашларын, баһадир яугирләрне дә күреп, тауларга карап тау буласы килә башлый. Кырымдагы Ак кыя турында автор язганнарны укыйк та бәгырь хәтерендә уянган тояк тупырдавы тавышларына колак салыйк: «Ташкын булып күтәрелгән бу мәһабәт кыяда мин бик борынгы төрки рухының чагылышын күрәм. Йә, балкысын, әйдә, меңъеллыклар аша, теле, моңы, дене бер каннан яратылган, төп тамырдан калыккан кодрәтле кавемнәрнең исеме... Аларның ат тояклары тетрәткән тарих җиле, кыя иңнәреннән кайтаваз булып, галәм киңлекләренә сызылып киткән».

Алтай бүлегендә исә җаннар тәмам тугарыла. Әллә кайдан гына, үзәк тамырыңның иң тирән төпкеленнән тибеп чыккан сагыну хисе синең бөтен барлыгыңны биләп ала... Күз явын алырлык Алтай гүзәллеген чагылдырган фотосурәтләргә сокланасы гына да бит, тик күңел кайчандыр, мең еллар элек бәйләнеше өзелгән Ватаны белән очрашудан җирсеп сулкылдый башлый. Менә бит алар: җирнең үзәгенә береккән, җир өстендә исә Күкләр белән тоташкан меңгерләр, кодрәтле чагыбызның, атлы дәверләрнең шаһитлары – балбаллар!.. Җелеге суырылган, таланган-актарылган курганнар... Җирсү хисе күзләрдән яшь булып тибә, рәхәт тә, түзеп булмаслык авыр да... Ватан дип сулкылдаган үз җанын укучы үзе дә аңламаса, гаҗәпме?! Кендек каны тамган туфракта басып торып, бер тапкыр да үз күзләре белән барып күрмәгән тарихи Ватанының фотосурәтләрдәге чагылышына карап, сагынудан үксегәненә аптырарлыкмы?! Алтайны иңләп-буйлап йөреп, иң мәгърур кыяларына күтәрелеп, иң тирән үзән-ермакларына төшкән, гади турист мәңге күрмәячәк табигать могҗизаларын фотога төшереп, сурәтләр аша Таулы Алтайны укучыга алып кайткан әдипнең йөрәге кабат-кабат шул урыннарга алгысына. Бәлки, аны да җирсү хисе йөртәдер? 

Фотоларны караганда автор белән сөйләшәсе-гапләшәсе, фикерләшәсе-акыллашасы килә: һәр төрки атамада, җирле халыкның сөйләмендә дөньяга «кычкырып торган» хакыйкатьне, мәңгелек дәлилләрне – төрки тамырларның колачын күрмәмешкә салышу турында, данлы үткәннәр, сораулардан гына торган бүгенге хакында... Олы каһан юлы, Катын елгасы, Бай тау... Тел очында эреп, җан түренә дога булып сеңәрлек атамалар... Кавемеңнең, төрки бабаларыңның төсмерләрен хәтерләгән чал кыялар, олпат таулар, ерак әбиләреңнең күз төсен үз тамчыларында саклаган фирүзә күлләр... Үзәннәрендә тәгәрәп бер елыйсы, бушанасы-сафланасы, рухны яңартасы килә... Олы сәнгать әсәре генә җанга үтеп керә, тетрәндерә, елата, елмайта ала. Алтай сурәтләре – моңа иң чын дәлил...

Китап-альбомның юаш кына, әллә-ни күзгә ташланмый торган тагын бер бүлеге бар – «Армия рәсемнәре» дип атала ул. Тушь һәм карандаш белән графика стилендә ясалган рәсемнәрдә яшьлек романтизмы да, яшьлек максимализмы да бар. Армиядәге яшь егетнең йолдызлы галактика турында хыяллануы гаҗәпмени? Араларында аерылып торган берсе – Хәсән Туфан портреты. Тимер рәшәткә аша дөньяга баккан шагыйрьнең йөзендәге сыңар сызык та болай гына ак кәгазьгә төшерелмәгән. Шагыйрь фаҗигасен яшь егет шулай оста сурәтли алган икән, профессиональ яктан үсеп, чыныкса, бүгенгебездә гаҗәеп талантлы зур рәссам булган булыр иде дигән офтану күңелне тырмап үтә...

«Мин шулай күрәм» альбом-китабы тоташ шигърияттән тора сыман. Табигатьнең илаһи камиллегендә яралган сыннар дисбесе – үзе бер поэма. Ә сүрәтләр янәшәсендә авторның шигъри уйланулары – Күкләр каршында җанының тәүбәсе буларак кабул ителә. М.Галиевнең прозасы да – шигъри проза. «Раббыбыз рәссам яки скульптор сәләтен һәркемгә бирми, туганда ук меңнән, миллионнан берәүгә генә илаһи сулышын өрә, кальбенә сәмави йолдыз нуры иңдерә, яратканына бөек сайланыш орлыгы сала, күрәсең.» Бу юлларны укыганда сүз кодрәте тамырларың буйлап йөгерә, җан-бәгыреңә шифасын чәчә, шигъри яңгырашы йөрәгең тибешендә үз кайтавазын табып, мең дәвер элек онытылган, бик тә газиз бер көйне хәтерләтә башлый... Син инде факирның флейтасыннан иләсләнгән елан кебек әдипнең каләменнән төшкән сүзләр тылсымында йотыласың, әмма кинәт, көтмәгәндә, аның яңа фикере, моңарчы беркемнең дә уена килмәгән ачышы күз алдыңда яшен камчысы кебек ялтырап китә дә, дөньяңны яктыртып җибәрә. Аһ, дип тел шартлатасың: хактан да шулай бит! Кырым ярымутравындагы Тимерче тау турында М.Галиевнең уйлануларын, дәлилләрен укып, фотосүрәтләргә күз салуга тәннәр чымырдый: каршыңда, чыннан да, меңләгән гаскәре белән Чыңгыз хан күтәрелә төсле... «Тимерче» – Чыңгыз ханга кушылган чын татар исеме. Ул дәвердә тимер белән эш итүче, корал ясаучы оста кеше җәмгыятьтә бик дәрәҗәле, затлы саналган. Шуңа күрә булачак Җиһангирга шундый мәртәбәле исем кушканнар. Кытай телендә «Р» авазы булмау сәбәпле, Тимерче исеме, «Тимучин» булып, борынгы чыганакларга кереп калган. Чыңгыз хан үлгәннән соң, бу исемгә табу салына, аны бер балага да кушарга ярамый. Бары тик бер гасыр үткәннән соң гына Чыңгыз оныкларына (булачак ханнарга) «Тимер» исемен бирә башлыйлар. Ни өчен Кырымдагы бу тауга Тимерче исеме кушылган соң? Карпаттан алып Ерак Көнчыгышка – Татар бугазына чаклы җәелгән Алтын Урда империясе төзелгәч, Кырым ярымутравы да шушы дәүләт куенына керә. Бөек Җиһангирның варислары, Чыңгыз ханның исемен мәңгеләштерүне күздә тотып, бу тауны «Тимерче» дип атарга бик мөмкиннәр. Мин әлеге тауның гаскәр кебек таш сыннары арасында йөргәндә шаккатып калдым: әнә – Чыңгыз хан, аның уллары... Сүбүдәй баһадир кебек гаскәр башлыклары...» Укучыга ике-икең дүрт дигән кебек, үз ачышыңны исбатлар өчен дөнья тарихын тетрәткән вакыйгалардан хәбәрдар булуың, мескенлек касәфәтенең синең горурлыгың алдында тез чүгүе кирәк.

Фотосурәтләр бөтен барлыгыңны кузгата, аларны объективка алган даһи фоторәссам хакында тагын да күбрәк беләсе килә башлый. «Чын сәнгатькә гөнаһ йокмас» –авторның бу хикәяте аның укучы алдында ачылуы, фотосурәтләргә алып килгән шәхси юлы, үкенечләре хакында ничек бар, шулай бәян итүе... »Бервакыт әбием, яныма килде дә, бик серле, тәшвишле тавыш белән: - Сурәтле өйгә фәрештәләр кермәс, диелгән хәдистә, - диде. – Кеше сурәте ясап бик мавыкма, улым. Кыямәт көнендә килеп, һәрберсе үзеңнән җан сорый башласа, нишләрсең?!» Сабыйлыкның тылсымлы хәтеренә уелып калган бу сүзләрнең тамырында яткан ышануларга әдипнең карашы белән үз уй-фикерләреңнең тәңгәллегенә тап буласың да тән буйлап бер рәхәт җылылык йөгерә. Раббың тарафыннан яралтылган дөньяга ярату тулы күзләр белән багу җитә – иң беренче нәүбәттә, Бөек рәссам ул үзе ләбаса!

«Соңлап булса да фоторәсемнәр төшерә башлавым да юкка түгелдер. Мин, шулай итеп, рәссам була алмавым үчен язмышымнан аламдыр кебек...» Укучы алдында җанын ачып сала алган әдипнең ихласлыгы күзгә яшь китерә. Катлы-катлы битлекләр астында йөзен яшерергә маһир адәмнәр заманында мондый самимилек бигрәк тансык икән.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Галиевнең әлеге китабына кергән фотосурәтләр гади укучыны да, татар мәйданында берәгәйле үз сүзен әйткән олпат шәхесләрне дә таң калдыра. Альбом битләрен сак кына барлап, берничәсенә тукталып китик... «Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: «Күңел күзе теләсә кемгә бирелми. Ул нәселдән, табигатьтән килә. Ходам сакласын күңел күзе сукыр булганнардан. Табигатьнең үз асылында бөтен ганимәтләр дә бар. Безгә шуны күрә белергә генә кирәк.» Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Без дә күрәбездер кайбер гайре табигый әверелешләрне, ләкин, ничектер тукталып, төшереп алу, аларга эчке мәгънә бирү һәркемнең кулыннан килмидер. Монда М.Галинең тарихка мөкиббән китүен, тарихны, борынгылыкны белүен дә искә алган хәлдә, әллә нинди чорларга кереп китәсең». Шагыйрь Газинур Морат: «Марсель Галиевнең менә тагын бер хикмәте ачылды. Моны да шул әдәби иҗатның үзенә күрә дәвамы, югары дәрәҗәдәге шигърият дип исәплим. Әгәр дә ул язучы булмаса, һичшиксез, рәссам булып китәр иде.» Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин: «Бу – философ-фотографның күңел тоемына корылган иҗаты. Аның төп мәгънәсен мин шулай аңладым: табигатьнең җаны кешезатның җаны белән бер сулышта яратылган. Кешенең табигатьне үзенеке итеп күрә белүе – борынгыдан килгән мәҗүси хис – тойгыларның яңаруы сизелә монда. Язучы – философ булганда гына иң тирән каләм иясе була, чын язучы булганда гына иң тирән философ була. Марсельнең язмышына менә шушы ике бәхет тәңгәллеге бирелгән.» Җырчы Гөлзадә Сафиуллина: «Рәхмәт сиңа, алтыным! Табигать бишегендә тирбәттең, яшәешнең, тормышыбызның чикләрен тагын да киңәйтеп, җаныбызны чарладың...» КФУ профессоры Флера Сафиуллина: «Күзләреңнең коесы саекмасын, Марсель абый.» Рәссам, профессор Закир Батраев: « С Вашей прекрасной поэзией я хорошо знаком... Но что Вы еще и замечательный художник в прямом смысле этого слова, показывает Ваша выставка «Зов тишины». Ваши художественные, ассоциативные фотографии имеют глубокое, поэтическое, философское содержание.»

«Мин шулай күрәм» – дөнья китап күргәзмәләренең иң түрендә торырдай затлы басма. Өч телдә булуы аның йөрәкләргә барып җитү мәйданының чикләрен киңәйтә. Җиһан киңлегендә фикер йөрткән акыл иясе М.Галиевнең йөрәк белән йөрәк биеклегендә, табигать белән аның камиллеге кимәлендә аңлаша белү осталыгын күреп гаҗәпкә каласың. Берни искәрми генә үтелгән юлларың, кичелгән урманнарың, менелгән кыя-ташларыңны хәтердән барлыйсың да, үз-үзеңә акланасың: УЛ ШУЛАЙ КҮРӘ!..

Гөлүсә Батталова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев