Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Тойгелденең күн остасы

Нурия ханым Казанга бер баруында читекләр остасы белән күрешә һәм шуннан Апанай мәчетенә осталык дәресләренә йөри башлый. Мөслимнән!..

Шәһәрдә яшәүчеләргә һөнәр өйрәнү әллә ни кыен түгел. Осталарның исемнәре билгеле. Үзеңә кирәген эзләп тап та, сораштыр. Китап­ханәдә кул эшләренә өйрәткән китаплар бар. Әледән-әле милли һөнәрчеләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылып тора. Авылда гомер итеп тә, күңелеңдә иҗат уты дөрләсә нишләргә? 

Җаны теләгән – елан ите ашаган, диелә халык мәкалендә. Оста куллы Нурия Флүр кызы Бәхтегәрәева белән танышкач, шушы сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандык. Мөслим районы Югары Табын авылында туып үскән Нурия ханым, Алабугада мәдәни-агарту училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлаганнан бирле, Тойгелде авылында китапханәче булып эшли. Сабыр, тыйнак, затлы бу ханымда китапларда сырланган аксакаллар акылы барлыгын сөйләшә башлагач ук сизеп аласың. Кеше үз һөнәрен табу бәхетенә ирешә икән, аның эше дә җырлап бара, нәтиҗәләр дә югары була. Нурия ханымның күңеленә якын һөнәрне табуын Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә дипломнары, мактау кәгазьләреннән үк чамаларга була. Н.Бәхтегәрәева яратып эшләмәсә, Тойгелде авылы китапханәсе «Һәр авылга – үрнәк мәдәният учагы» республика бәйгесендә өч ел рәттән икенче урын яуламас иде. 

Нурия ханым бәйләү, чигү белән дә чын-чынлап мавыга. Үзе мавыгып кына калмый, байтак еллар бу һөнәргә мәктәп яшендәге кызларны да өйрәткән. Үзенең милли бизәкләр белән чиккән намазлык, сөлгеләре күз явын алырлык матур. 

Ә бервакыт китапханәдә сәнгать белгече Лилия Саттарованың «Казанская узорная кожа» китабын актарып утырганда борынгыдан килгән күн сәнгатен өйрәнү уе килә. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Китапханәче үзенә кирәкле мәгълүматны каян  белә? Газета-журналдан, әлбәттә. Шулай бервакыт «Ватаным Татарстан» газетасында Казанда Илдар Шәйхетдиновның читекләр чигүе һәм һәр теләүчене бу һөнәргә өйрәтергә әзер булуы турында мәкалә укый. Эшне озакка сузмыйча, Нурия ханым Казанга бер баруында читекләр остасы белән күрешә һәм шуннан Апанай мәчетенә осталык дәресләренә йөри башлый. Мөслимнән!.. Н.Бәхтегәрәеваның һөнәр өйрәнү теләгенең никадәр көчле булуын шуннан гына да чамаларга була. Юл йөргәндә әллә нинди кызык хәлләр чыгып куя. Шулай бервакыт Казанга килеп кенә җитә, телефоннан Нурия ханымның ире Газинур абый шалтыратып, сыер бозаулады, кайт, ди икән. Осталык дәресен онытып торып, кире хуҗалыкка кайтып китәргә туры килә...

Чын күңелдән нидер теләсәң, галәм үзе хыялны тормышка ашырырга ярдәм итә диләрме әле?  Нурия ханым айлар-еллар Мөслим-Казан юлын таптагач, читекче Илдар Шәйхетдинов элек яшәгән Алабуга шәһәренә кайта. Ни дисәң дә, Алабуга Мөслимгә якынрак. Ара якынайган саен, белем-күнекмә дә ныгый бара. Шулай итеп, Нурия ханым авылда яшәп тә бик матавыклы, әмма гаҗәеп матур, бүтән бер халыкта да булмаган каюлы күн сәнгатен өйрәнә. Бүген аның осталыгы турында авылдашлары гына түгел, бөтен район белә.  Мәдәният министрлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәргән «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенә, үз осталыгын күрсәтү өчен Казанга мөслимлеләр килгәч, райондагы иң оста пешекчеләр, һөнәр ияләре арасында Нурия Бәхтегәрәева да бар иде. Аның белән танышуыбыз да шунда булды. 

Нурия  Флүр кызының  кул эшләре арасында ниләр генә юк. Чигүле кәвешләре бик уңайлыга ошаган. Авыл халкы тикмәгә генә ябырылып алмый торгандыр. Авылдагы әби-бабай өчен күзлек савытлары да бик кирәкле нәрсә. Остакулның  үзенә артлары каю­лы күн ысулы белән бизәлгән урындык иң кадерлесе дигән тәэ­сир калды. Урындык бизәкләрен сыйпап-назлап сөйләгәндә карашыннан якты сагыш сизелә иде. Бу урындыклар икәү икән. Н.Бәхтегәрәева аларны ике оныгына бүләк итеп эшләгән. «Минем төсем итеп сакларлар», – диде... 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев