Тау-кыялар аша сәфәрләр
Фәрит Газизуллин – геология экспедицияләрендә егерме ел хезмәт куйган шәхес. Рәссамлык белән ул 1995 елда, 53 яшендә шөгыльләнә башлый.
Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Бөгелмә шәһәрендә яшәүче рәссам Фәрит Газизуллинның «Сәфәр юллары буйлап» дип аталган күргәзмәсе узды.
Фәрит Газизуллин 1942 елда Азнакай районының Балтач авылында, гаиләдә алтынчы бала булып туган. Аның әтисен бу авылга колхоз рәисе итеп юллаган булганнар. Ләкин аны ачлыктан интеккән бер гаиләгә бераз колхоз бодаен биргән өчен төрмәгә утыртканнар. Шуннан соң Фәритнең әнисе тиз арада балаларын җыйнап, Бөгелмәгә кайтып киткән. Сугыштан соңгы еллар авыр булса да, Фәрит үзен бик бәхетле хис итә, чөнки аның әтисе Зәйдулла исән калган!
Алар яшәгән җирләр матур табигатьле булган. «Яз, җәй көннәре анда нинди генә матур чәчәкләр үсмәде! Анда хәтта тургайлар да җырлый иде! Гомумән, балачакта ук һөнәремнең җанлы табигать белән бәйле булырлыгын гына сайлаячакмын дип карар кылдым. Мине тузанлы ташкала, аның шау-шуы һич тә кызыксындырмады. Әткәй: «Без сиңа машина алырбыз, безнең янда гына яшәрсең», – дип карады, риза булмадым. Казан дәүләт университетының геология факультетын 1965 елда тәмамлауга ук ерак тайгага, кышларын зәмһәрир салкын патшалык иткән, җәйләрен черкиләр өере гүләгән Якутиягә китеп бардым. 12 ел буе кыр экспедицияләрендә йөрдем. Аннары берникадәр вакытка Бөгелмәгә дә кайтып эшләдем. Чөнки әниемне, туганнарымны да сагына идем. Алар да мине сагынды. Мин бит тугыз балалы гаиләдән. Без – алты кыз һәм өч малай үстек. Әниебез Зөһрә матур да, тырыш та иде! Гел аңа ияреп, аңа булышып үстем. Чөнки миңа әнием янында булып, аңа булышып йөрү ошый иде. Иҗатка керешкәч үк, әниебезнең портретын да ясадым. Ул портретны һәрбер күргәзмәм түренә элеп куям!»
Фәрит Газизуллин – геология экспедицияләрендә егерме ел хезмәт куйган шәхес. Якутия, Көнбатыш Себер, Поляр түгәрәк аръягында да, Казахстанда да булган. Эльбрус тирәсенә дә барган, Памирга да күтәрелгән. Янгынлы тайгаларны да күргән, эссе далалар аша да узган.
Рәссамлык белән ул 1995 елда, 53 яшендә шөгыльләнә башлый. Фәрит әфәнденең апасы – танылган һөнәри рәссам Рабига Круглякова да Бөгелмәдә гомер итә. Бер көнне ул энесеннән остаханәгә барып, заказчыга картина биреп җибәрүен үтенгән. «Остаханәдә апамның яңа гына тәмамлап куйган картинасын бераз «төзәткәләп» алдым да, заказчыны көтә башладым. Тик ул көнне тәки килмәде... Ә иртәгәсен апам мине тагын остаханәсенә чакырды һәм кулыма кысалы киндер тоттырып: «Әйдә, үзең дә картиналар ясый башла әле!» – дип чын иҗатка өндәде. Иң беренче картинамда Ангара күренешен тасвирладым, аны майлы буяулар белән ике көн эчендә ясадым.
Гомумән, үз-үземә сүз биргән чагым бар иде... Бервакыт, үтә дә авыр рюкзак күтәргән килеш, тау башына менә башладым һәм эчтән генә үз-үземне юаттым: «Зарланма, Фәрит, син бит бирегә үзең килдең, бу синең генә карарың иде...» Шулай дия-дия, тау түбәсенә менеп җиткәч, тирә-юньгә күз ташласам... алдымда бик тә хозурлы табигать панорамасы! Һәм шушындый да матурлыкны берүзем генә күрүем өчен үкенеп тә куйдым. Һәм кайчан да булса, аякларымның тауларга менерлек хәле калмагач, шушы күренешләрне башкаларга күрсәтү өчен картиналар яза башлаячакмын, дип үз-үземә сүз бирдем», – дип искә алды танылган рәссам.
Шулай итеп, 27 ел эчендә оста 500 картина язган! Казанда ачылган әлеге шәхси күргәзмәсе инде – 55 нчесе! Аларның иң беренчесен ул, Бөгелмә туган якны өйрәнү музее тәкъдиме буенча, 1997 елда ук ачкан. Ә Казанда тәүге шәхси күргәзмәсен ачарга исә аңа Бөгелмәдә эшлекле сәфәрдә булган илбашы Р.Миңнеханов үзе тәкъдим иткән. «Президентка мин: «Рәссам дипломым юк бит», – дип тә карадым, ә Рөстәм Нургали улы, куллары белән картиналарыма ишарәләп: «Менә синең дипломнарың!» – диде. Шулай итеп, 2009 елда аның фатыйхасы белән күргәзмәм М.Горький музеенда һәм шул ук елны Казан дәүләт университетының Геология музеенда ачылды».
Фәрит Зәйдулла улының күп кенә әсәрләре дәүләт музейларын бизи. Кайберләрен Кытай сәнгатьсөярләре дә сатып алган. Ул Памир, Эльбрус, Фан һ.б. тау пейзажларыннан тыш натюрмортлар, сюжетлы композицияләр, портретлар да иҗат итә. «Аларны тәмамлагач, кайберләренә кабат-кабат әйләнеп кайтып, бераз төзәткәлим дә, ә инде киндердәге сурәтнең бер төшен төзәтсәң, картина тулысынча үзгәрә дә куя. Аңа тагы яңа төзәтмәләр кертергә туры килә. Миңа аларның һәммәсе дә якын. Яңа күргәзмә оештырасы булса, сайлый башлыйм. Күргәзмә заллары бар хезмәтләрне дә сыйдырмый, шуңа күрә сайларга туры килә, ә картиналарым шулчак, әйтерсең лә, телгә килә, алар миңа: «Күргәзмәгә мине дә ал, мине дә калдырма», – ди кебек... Аннары алар белән һич тә хушлашасым килми. Һәрберсе күңелем хатирәләре белән бәйле. Мин аларны сату өчен дип язмыйм бит. Бары тик башка кешеләрне куандыру өчен генә язам. Күргәзмәләрем Бөгелмә, Лениногорск, Казан, Түбән Новгород, Чаллы, Әлмәт, Баулы һәм Башкортстанның, Уралның күп кенә калаларында уңыш белән узды. Мине хәзер дә тугандаш республикада көтәләр. Күргәзмәләрне үз пенсия акчама оештырам. Гомумән, миңа зур байлыклар, автомобиль-дача кирәкми. Ә менә тамашачылар игътибары күңелем өчен тансык! Һәр елны, Бөгелмә шәһәре көнендә, яңа әсәрләремне дә өстәп, шәхси күргәзмәмне ачам.
Кайбер картиналарым якын туганнарыма, газиз дусларыма да бүләк ителде. Аннары берничәсе М.Шәймиевнең сәнгать әсәрләре тупланмасында, берничәсе илбашы Р.Миңнехановның тупланмасында да бар...»
Рәссамның әлеге сүзләре «Хәзинә» күргәзмә залы буйлап шәхсән үзе үткәргән экскурсия вакытында да тагын бер кат расланды. Беренчедән, ул әлеге ике экскурсиясен дә кабаланмыйча, үтә дә кызыклы итеп уздырды. Икенчедән, күпсанлы тамашачылар Фәрит Зәйдулла улына бихисап сорауларын бирде, тулы җавапларын тыңлады, экскурсия тәмамлангач та, аны озак вакыт тоткарлап торды, әсәрләре белән гаять сокланды, автографын сорады, аңа зур уңышлар теләде. Бәяләмәләр китабында да рәссамны бары тик мактау гына көтә. Ә талант иясе бу юлы да: «Тамашачыларым әсәрләрем аша Якутиядә дә, Камчаткада да, Памир, Таҗикстанның Фан тауларында да була алды!» – дип сөенде...
– Картиналарыгыз акыл хезмәте генә түгел бик авыр физик хезмәтне дә таләп иткән һөнәр ияләре эшчәнлеге турында. Бу нисбәттән кайсы картинага игътибар юнәлтер идегез?
– 2016 елда миңа геологлар эше белән бәйле фотолар китергәннәр иде. 1950 елларда төшерелгән аклы-каралы, кечкенәрәк фотолар. Аларның берсе нигезендә «Геологлар, романтиклар. (Базага чыгу)» картинамны ясый башладым: дүрт геолог-хатын-кыз зур йөкне, нәкъ бурлаклар кебек, җигелеп, баулар белән тау елгасы агымы уңаена алга таба тартып бара... Шул фотода сурәтләнгән бер ханымга: «Сез ул чакларда ниндирәк кием кия идегез, фото төсле булмагач, аңлап бетереп булмый?» – дидем. Ә ул: «Безгә нәкъ төрмәдәгеләр кия торганрак эш киеме бирәләр иде, кара фуфайка, кара чалбар, кирза итек», – ди. Ясап бетергәч, сурәтне аңа да юлладым, ошатыр дип уйлыйм инде үземчә... Тик ханым: «Бигрәк ямьсез әле бу киемнәр... Без бит яшь идек һәм ул чакларда үзебезнең җетерәк киемнәребезне дә кия идек, матур яулык, яшел чалбар», – диде. Шулай итеп, әлеге картинаны үзгәртергә дә туры килде һәм ул чынбарлыкка якынайды.
– Фәрит абый, геологиядә хатын-кызлар һәрчак аз була, әйеме?
– Шулай. Менә мин җитәкләгән экспедициядә 25 кеше, шуларның 4 се генә хатын-кыз иде. Бик кыен булса да, алар һич бирешмәде. Менә шушы елларда да миңа кызлары геолог булырга укырга керергә теләгән бер гаилә мөрәҗәгать итте. «Кызыбызга бу һөнәрнең бар авырлыгын аңлатып бирегезче!» – ди ата-ана. Аңлаттым. Тик ул кыз үҗәт булып чыкты, укыды. Хәзер Камчаткада эшли.
Гомумән, бу профессиядәгеләр куркыныч та, гайре табигый хәлләр белән дә очрашып тора. Менә бервакыт мин ике студент-геолог белән берничә атна палаткада яшәдем. Яңа маршрутка кузгалыр алдыннан гына, алар миннән: «Нинди дин ул ислам дине? Шул хакта сөйләгез әле», – дип үтенде. Ярый да мин үз динем турында яхшы беләм, берничә минут аларга динебез кануннары, пәйгамбәребез хакында аңлаттым. Аннары юлга кузгалдык. Карыйбыз: ерактан нәкъ безгә таба ике баласын иярткән ана аю килә. Студентлар табан ялтыратмакчы булды. Ә мин аларга: «Хәзер үк җиргә ятабыз», – дидем. Яттык. Юк, аю башка якка борылмый. Торып чабудан башка чара калмады, чөнки безнең аңа каршы кулланырлык бер коралыбыз да юк иде. Аннары ана аюдан да куркынычрак җанвар бармы икән ул! Аю да балалары белән безнең арттан чаба башлады. Тик без яткан җиргә җиткәч, ул никтер туктады. Җирне иснәде дә, башка якка таба китеп барды. Менә шулай, гомерең бетмәгән булса, аю да башка якка таба борылып китә икән... Ни гаҗәп, динебез хакында сөйләп, берничә минутка тоткарлануыбыз шулчак безнең гомерләребезне саклап калды. Югыйсә, алданрак кузгалсак, без аюның нәкъ каршысына килеп чыгачак идек...
– Бу күргәзмәгездә сезнең тупланмадагы асылташлар да экспозицияләнде. Биредә обсидиан, топаз, халцедон, аметист, сердолик, агат, амазонит, жадеит, яшма, родонит, радунит, гематит, флогопит, оникс, тау бәллүре һ.б. бар иде. Сезнең тупланмада булмаган таш юк, ахрысы!..
– Алар арасында мин ачкан ятма минералын да күрәсез әле. Бу – оптик флюорит. Казахстанда диплом практикасын узган елны җитди экспедициядә идем һәм шунда әлеге оптик флюорит кисәкләрен Балхаш күленнән ерак булмаган җирдә иң беренче булып эзләп таптым. Экспедиция башлыгы бу минерал хакындагы хисабымны уку белән үк, аның ятмасын эзли башлады, тапкач, ташларны Мәскәүгә озату хәстәренә тотынды. Чөнки бу минералны эшкәрткәч, аның катламнары үтә күренмәле халәткә керә, һәм ул космик очышларда да кулланыла ала. Миңа бу ятманы табуым өчен рәхмәт белдерделәр. Моннан кала, Якутиядә бер таш ачтым, аны радунит дип атадым. Аның ятма җиренә Өмет дигән атама куштык. Якутиядә мин тагын бер тимер рудасы ятмасын да таптым.
Асылташлар – һәрчак кыйммәтле товар. Ташлар буенча халыкара күргәзмә-ярминкәләр дә оештырыла. Аларны вертолетлы эшкуарлар да эзли... Өстәвенә, кайбер ятмалар азая, бетә дә бара. Әйтик, менә илебездә малахит ятмалары күп иде, хәзер ватанның үз малахиты юк та инде...
– Фәрит абый, тауларга соңгы тапкыр кайчан күтәрелдегез?
– Альпинист буларак, 2018 елда Фан тауларының гаять биек Чимтарга түбәсенә (5487 м) сәфәр кылдым. Таулардагы саф һава бөтенләй үзгә! Таулар алар гел үзләренә тарта! Рюкзагымда каләм, фломастер, кәгазьләр, фотоаппарат, видеокамера да булды. Бу сәфәремнән дә яңа фотолар, видеоязмалар, эскизлар туплап кайттым. Әмма шундый мәл җитә, таулар рухы сине, әйтерсең лә, үзенә якын китерми башлый. 2018 елда миңа да тау түбәсенә менәргә табигать стихиясе каршы төште: һава торышы нык бозылды, каты җил кузгалды... Мин тау башына ук менеп җитмәскә дип ният кылгач та, күктә кызарып кояш чыкты, ул бар тирә-юньне яктыртты, әйтерсең, минем бу ниятемә бар табигать сөенде. Бераздан кире төштем. Аннары шул тау күренешен зур картинамда да сурәтләдем.
– Әсәрләрегездәге ак болытлар искиткеч матур! Аларны ясауның берәр сере бармы?
– Бер серем дә юк. Экспедицияләрдә йөргәндә, миңа аларны сәгатьләр буе күзәтергә туры килде. Тауларга менгәндә дә... Аннары экспедицияләр тәмамланып, бар әйберләрне җыеп, вертолет көткәндә дә. Җыйналган-төйнәлгән әйберләр өстенә ятам да, күктәге чиста болытларны күзәтә башлый идем. Бары шул гына... Ә хәзер, аларның сурәтләрен ясаганда, үз күңелемә хуш килгәнче
тырышам...
– Ә менә бу картинагызда – сәфәргә чыккан адәм...
– Бу – «Туган якны юксыну» дип аталган эшем. Кышкы көндә еракка таба китеп баручы юлчы – ул минем әти образы. Әтиебез тормышының соңгы елларында үзе туып-үскән Азнакай ягын, туган авылын бик нык сагынды. Гел шул авылны күрәсе килде, авыл аны гел үзенә тартты. Ниһаять, аңа анда кайтып килү насыйп булды. Авылдашлары белән гәпләште, аларны кунак та итте. Аннан калага әйләнеп кайттык. Тик бер көнне ул югалды. Әти көзен дә авылга кайтам дип чыгып киткән икән, эзли чыккан сеңлем аны тиз арада тапты.
– Иҗат итү – кайбер рәссамнар өчен кыен, борчулы процесс. Сезгә мондый иҗат михнәтләре танышмы?
– Юк. Чөнки мин әсәрләремне күпьеллык хатирәләремә таянып иҗат итәм. Тау күренешләре әле дә күз алдымда тора. Тик картиналарны беркем дә җиңел генә язып китә алмыйдыр, мөгаен. Осталык ул акрынлап кына килә. Минем дә беренче адымнарым ныклы түгел иде, ләкин шушы шөгылемне алга таба дәвам иттем, аны камилләштерә бардым.
– Күп геологлар аш-су осталары да була, диләр...
– Мин дә шундый! Экспедицияләрдә үзебез пешердек. Аннары, әниебездән аш-су пешерергә дә өйрәнеп калган идем. Авызда эреп китерлек гөбәдия пешерә беләм. Аны бик мактыйлар! Ел саен бардларның Грушенский фестивалендә булам. Анда барган бөгелмәлеләрне ел ахырында үземә кунакка чакырам, без ул кичтә үзебез яраткан җырларны сузабыз. Дусларымны зур гөбәдия пешереп сыйлыйм.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев