Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Татарстан рәссамнары Кытайны сурәтли

Быел Кытай халык республикасының оешуына 70 ел

Кытай белән Россия, озак еллар дәвамында бер-берсенә ут күрше, ышанычлы партнерлар, хәтта якын дуслар булып, сәүдә өлкәсендә алыш-биреш ясап, тормыш алып барган. Ике ел элек Казанда Кытайның генераль консуллыгы ачылгач, Татарстан белән Кояш чыгышы иле арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да җанланды.


Быел Кытай халык республикасының оешуына 70 ел тулуы кебек олы вакыйга уңаеннан Кытайның Казандагы генераль консуллыгы һәм Кытайның тышкы эшләр министрлыгы Татарстан хөкүмәте белән Кояш чыгышы иле һәм Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе рәссамнарны үзара алмашу турында уртак фикергә килгәннәр. Шушы килешүнең нәтиҗәсе буларак, быелның июль аенда Россия сәнгать академиясенең Казан бүлеге рәсем сәнгате иҗат остаханәсе рәссамнары Россия сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы Фиринат Халиков җитәкчелегендә РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара фестивальләр лауреаты Полина Илюшкина, рәссам Сергей Царев һәм фотосурәтче Сергей Красиков 12 көн дәвамында Кытай рес­публикасында йөреп кайткан. Алар Кояш чыгышы иленең табигате белән  хозурланган, әкияти матурлыгын үз күзләре белән күргән, Ичан, Фэнду, Фэнцзе  һәм Шанхай шәһәрләре сәнгать мәктәпләрендә һәм университетларында, Чунцин һәм Ухань галереяларында булган, укытучылар, сәнгать белгечләре, рәссамнар белән очрашкан. Татарстан рәссамнарының күңеленә Янцзы елгасы буйлап өч көнлек сәяхәт аеруча хуш килгән. Кунаклар Фэнду һәм Фэнцзе шәһәрләре гыйбадәтханәләрен, Ичан янындагы “Өч алтын тарлавык” һәм Цютан, Уся, Дицуй дигән гаҗәеп урыннарны, дөньядагы иң зур ГЭС плотинасын күргәннәр һәм картиналарында аларның сүзләр белән аңлатып бирә алмастай матурлыгын сурәтләгәннәр. Сәяхәттә җирле халык вәкилләре дә катнашкан. Алар кылкаләм осталарын үзләренең мөлаемлелеге белән җәлеп иткән. Рәссамнар шунда ук бу хатын-кызларның да портретларын ясаган. Гомумән, Кытай шәһәрләренә сәфәр вакытында да күп кенә пейзажлар, портретлар һәм этюдлар иҗат ителгән. Фотолардан һәм картиналардан тоемланганча, Татарстан кунакларын дөнья икътисадында әйдәп баручы илләрнең берсенә әверелгән Кытайның сәнәгати куәте, шәһәрләрнең чисталыгы да, үзенчәлекле архитектурасы да, тыныч һәм мөлаем халкы да хәйран иткән. Алар соңгы елларда илдә яңа биналар, күккә ашкан биек йортлар күп салынуын, зур күперләр төзелүен, заманча поездлар йөрүен күреп тәэсирләнгән.

Кытай халык республикасының Казандагы генераль консуллыгы исә рәссамнарның Кояш чыгышы иленә сәяхәте вакытында иҗат иткән хезмәтләреннән торган күргәзмәне республикага бүләк иткән. Хәзер “Кытай татарстанлылар хозурында” (“Китай в глазах татарстанцев”) дигән бу күргәзмәне Татарстан Милли музеенда күрергә мөмкин. Кытайның Казандагы консуллыгының Татарстан Милли музее белән берлектә эшләгән күргәзмәнең тантаналы ачылышында Кытайның Казандагы генераль консулы У Инцинь, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Кытайдан килеп Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар, журналистлар, рәсем сәнгатен сөючеләр катнашты.

Күргәзмәдә рәссамнарыбыз хозурланып иҗат иткән 40 картина һәм объективка алынган 30 фотосурәт тәкъдим ителгән. Игътибарны залның үзәгенә куелган зур картина җәлеп итә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да күрәбез. Илюшкина бу хезмәтендә Кытай халык республикасының Казанда генераль консуллыгын ачу тантанасын сурәтләгән.

Г.Нәҗипова үзенең тәбрикләү чыгышында Россиядә һәм Татарстанда Кытай белән кызыксыну һәрвакыт зур булуын, картиналарны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү өчен нәкъ менә Милли музейны сайлауларына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук музейда “Кытай татарстанлылар хозурында” күргәзмәсе Кояш чыгышы иленә багышланган чараларның беренчесе генә түгеллеген дә искәртте, мирасханәнең “Идел-Янцзы” халыкара проектында катнашуын һәм музей залында “Ефәк юлы” кебек кызыклы күргәзмә куелуын искә төшерде.

Күргәзмә октябрь ае дәвамында эшләячәк.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев