ТАТАР ҖАНЛЫ МӘСКӘҮ РӘССАМЫ
Ильяс Айдаров - рәссам, Мәскәүдә яши. Аның иҗатында бабасы Ситдыйк Айдаровның, әбисе Галия Кайбицкаяның - театрга һәм музыкага, әтисе Сәйяр Айдаровның архитектурага мәхәббәте - барысы да бергә кушылган. Ильяс шулкадәр ашкынып, яңалыкка омтылып яши ки, аңа күзләр ияреп өлгерми. Әле ул Высоцкий музеена җырчының портретын бүләк итә. Әле Екатеринбургтагы скульптор...
Ильяс Айдаров - рәссам, Мәскәүдә яши. Аның иҗатында бабасы Ситдыйк Айдаровның, әбисе Галия Кайбицкаяның - театрга һәм музыкага, әтисе Сәйяр Айдаровның архитектурага мәхәббәте - барысы да бергә кушылган.
Бер караганда, ул классиклар Пушкин, Гоголь, Толстой, Чехов, Достоевский портретларын иҗат итә. Дюманың әсәрләренә иллюстрацияләр ясый торган була. Ул да булмый, Пугачева, Киркоров, Леонтьев, Пресняков, Винокур, Юдашкин, Ростропович, Розенбаум һ.б. танылган шәхесләрнең портретларын ясый. Бервакыт кызы онытылып Пугачева җырын тыңлый икән. "Телисеңме, мин сине аның белән таныштырам?" - дип әйткәнен сизми дә калган Ильяс. Озак уйлап тормыйча хәстәренә дә керешкән. Портретын иҗат иткән. Уртак танышлары аша яңа портрет турында хәбәр җырчының үзенә барып ирешкән. Җырчы, сурәтне күрергә теләк белдереп шылтыраткан. Менә шуннан башланган йолдызлы танышлык.
Шулай бервакыт танылган француз кутерьесы Пьер Карден Мәскәүгә килгәч, СССРның халык рәссамы Таир Сәлахов аны ашка ала, берочтан дусларын - рәссамнарны да чакыра. Араларында безнең Ильяс та бар. Айдаров мода остасына аның портретын бүләк итә. "Мине бик күпләр сурәткә иңдерде, әмма болай ясаганнары юк иде әле", - дип үзенең сурәтенә сокланып туя алмый Пьер Карден. Шуннан ул Ильясны Марсель янында урнашкан La Costa дигән җиргә сәнгать фестиваленә чакыра. Ильяс мода бәйгесендә жюрида утыра. 
Әле кайчан гына Айдаров Россия сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы дәрәҗәсенә ирешеп, Зураб Церетелидан академик билгеләрен кабул итеп алган иде. Шуннан соң озак та үтмәде, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Үзеңнеке үзәктә, диләр. Менә шулай һәм җирдәге, һәм күктәге йолдызларны якыннан күреп яшәсә дә, Ильясның галереясендә барыбер үзәк урынны үзебезнең Казан күренешләре һәм танылган татар шәхесләренең портретлары алып тора. Габдулла Тукай, аталы-уллы Мотыйгулла һәм Камил Төхвәтуллиннар, Шиһабетдин Мәрҗани, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Сәйяр Айдаров, Өчиле авылы, Казаныбыздагы тарихи милли китапханә бинасы, сынлы сәнгать музее, Шамил йорты, матур мәчетләребез, башка гүзәл архитектура корылмалары...
2005 елда Айдаров иҗатының җиһан буйлап сәяхәте Казаныбызның 1000 еллыгына багышланды. Рәссам анда шәһәребездәге берничә тарихи бина күренешен һәм Казан мәчетләре сурәтләнгән 13 рәсемне биеккә күтәргән иде. Туган шәһәренең әһәмиятен тагын да зурайтырга теләп, Казан күренешләре янына Европаның иң зур шәһәрләре - Лондон, Париж, Прага һ.б. сурәтләрен дә өстәде. Халыкара Космик Станциясендә борынгы Болгарның Кара пулаты да очканы бар. Сурәтләр, бөтен җиһаннан илаһи көчләр туплап кайтса, гасырлар буе коллыкта, михнәттә яшәгән татар иленә, Ислам диненә, ниһаять, котылу, ирек, кабат танылу килмәсме икән, дип үзенчә хыяллангандыр рәссам, бәлки. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев