Сурәтләрдә – тарих: 1905 ел
Моннан 100 ел элек Казаныбызда рәссамнарның ике оешмасы – ТатАХРР һәм ТатЛЕФ барлыкка килә.
Беренчесенә тормыш-чынбарлыкны ничек бар шулай тасвирлаучылар керсә, икенчесенә «суллар» берләшә. Ике төрле иҗат итсә дә, алар бер үк вакыйгаларны сурәтли. Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 100 еллык уңаеннан үткән гасыр башында иҗат иткән рәссамнарның зур күргәзмәсе бара. Ул бер гасыр элек булган вакыйгаларны күз алдына китереп бастыруы белән кызык. Йөз ел буе сакланган сурәтләрне күреп, аларны кадерләп туплаган һәм саклаган музей хезмәткәрләре алдында баш имичә мөмкин түгел. Экспозициядә барыннан да бигрәк тарихи картиналар игътибарны җәлеп итә.
Бер өлеше 1905 елгы вакыйгаларга карый. Билгеле булганча, 1905 елда «Канлы якшәмбе» атамасы белән тарихка кергән Петербургтагы вакыйгалар Идел буе халыкларын, шул исәптән татарларны да кузгатып җибәрә һәм милли аң уянуга тагын бер сәбәп була. Эшчеләр, аерым алганда Алафузов фабрикасында эшләүчеләр забастовкалар оештыра, аларга типография хезмәткәрләре, приказчиклар да кушыла. Авылларда крестьяннар кузгала. 19 октябрьдә эшчеләр шәһәр Думасын кулга алып, полицияне коралсызландыра. Әмма губернатор тиз арада хәрби режим кертеп, гаскәрләр чакырта. 20-22 октябрьдә Воскресенская урамында ирек даулап чыккан халыкка каршы көч кулланалар. Нәтиҗәдә, 130 кешене кулга алалар (арада язучы Гафур Колахмәтов та була), ким дигәндә 40 кеше үтерелә һәм яралана. Эшчеләр монархиягә каршы үзләренчә канәгатьсезлек белдерсә, татар промышленниклары, руханилары һәм зыялылары да революциядән читтә калмыйча берләшә һәм төрле съездлар үткәрә башлый. Рәшит казый Ибраһимов, Исмәгыйль Гаспралы, Йосыф Акчура, Сәетгәрәй Алкин, Фатыйх Кәрими, Муса Бигиев, Габдулла Апанаев, Вәли Яушев, Закир Рәмиев, бертуган Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлар һ.б. Россия мөселманнарын берләштерү идеясен күтәрә. «Иттифак» партиясе оеша. Әмма партиянең уставын теркәүгә дә, патша хакимиятенең мөселманнар берләшүенә төрле киртәләр коруы һәм төрле милләттән булулары аркасында, Россия мөселманнарын берләштерүгә дә ирешә алмыйлар.
Әмма барыбер 1905-1907 ел вакыйгалары татар тарихында зур урын тота, чөнки татарның үзаңы уяна һәм күпләп газета-журналлар нәшер ителә башлый, типографияләр барлыкка килә, китаплар чыгарыла, җәдид ысулы белән укыткан мәктәпләр саны нык арта, хатын-кызларга белем алырга юл ачыла, әдәбияткә Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, К.Тинчуриннар һ.б. килә, Г.Ильяси, Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Колахмәтов, Ф.Әмирханның беренче пьесалары сәхнәләрдә уйнала, театр сәнгате үсә.
Бүген президент һәм башка түрәләр машиналарында җилдертеп уза торган гүзәлләрдән-гүзәл Кремлевская урамында моннан йөз ел элек кан коелуын күз алдына китерүе дә кыен. Халык өеренең шәһәр Думасына бәреп керүе башка сыймый. Әмма рәссамнарыбызның картиналарында болар бөтенесе җентекләп тасвирланган. Арада Җәһфәр Булат атлы бер рәссамыбызның эшләре аерылып тора. Киң җәмәгатьчелеккә бу исем ят тоелса да, Җ.Булат республикабызның рәсем сәнгатенә саллы өлеш керткән. Шунысы кызык, 1930, 1950 елларда «Чаян», 1950 елларда «Ялкын» журналлары өчен ясаган рәсемнәреннән, 1940-1950 елларда Татарстан китап нәшрияте өчен бизәгән китапларыннан күренгәнчә, кылкаләм остасы реалистик өслүптә бер дигән итеп иҗат итә, ә 1920-1930 елларда илһам эзләп «сул» сәнгатькә «кергәләп чыкканы» күренә. Ниләр генә күрми Җәһфәребез! Башта матди хәле авыр булганга күрә, әллә ничә кереп, әллә ничә чыгып, Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый, Кызыл Армиядә хезмәт итә, хакимиятнең «басмачыларга каршы көрәш» исеме астындагы төрки халыкларны бер-берсенә өстереп, Төркестанны буйсындыру кампаниясендә катнаша. Казанда сәнгать училищесында матур гына укытып ятканда Бөек Ватан сугышы башлана һәм Җ.Булат Җиңү көненә кадәр пулялар астында үлем белән тартыша. 78 яшендә Казаныбызда вафат була. Үзеннән соң рәсем сәнгатендә, аеруча графикада бик зур мирас калдыра.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев