Сәнгать тарихында исемле
Фәйзулла Әминев рәсемнәрендә балалар да, олылар да бик үз итерлек ихласлык һәм игелеклелек ярылып ята.
График портретта без акыллыгы, инсафлыгы һәм итәгатьлеге йөзенә язылган, шушы яшендә үк һәрчак үз фикере булган, уйчан яшүсмерне күрәбез. Әлеге портретны 1962 елны кадерле әтисе иҗат иткән. Булачак рәссамга биредә әле нибары 14 яшь.
Фәйзулла Әминев 1948 елның 16 мартында Ленинград шәһәрендә дөньяга килгән. Аның әтисе – мәшһүр татар рәссамы Фәйзрахман Әминев. Нәселдә рәсем сәнгатенә тартылу көче булганга күрә, Фәйзулла да, әтисе кебек үк, кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан.
Ул әүвәл, 1959-1966 елларда, И.Е.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты каршындагы урта мәктәптә белем ала. 1967-1974 елларда шушы ук институтның графика факультетында, совет профессоры, рәссам-график, педагог М.А.Таранов җитәкчелегендә укый. Студент чоры Ф.Әминев өчен дә шатлыклы һәм кызык чор буларак истә кала. «Ул чакларда без бергәләшеп үзебез өчен генә дип «нәфис кинофильмнар» төшерергә күнегеп киттек, кинорольләрне дә үзебез үк теләп башкардык. Без бик ачык күңелле, үзара тату студентлар төркеме идек, төрле иҗатны яраттык, театр тамашаларына да бергәләп йөрдек. Мин әле спортның регби төре белән дә мавыктым. Гел рәсемнәр ясап утыручы кеше өчен күпмедер дәрәҗәдә спорт белән дә шөгыль файдага гына дип санадым. Соңрак бу теманы үз иҗатымда бераз яктырттым да, – диде профессор яшьлеген искә алып. – Ә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә исә 1971 елдан, егерме өч яшемнән башлап катнаша башладым...»
1974 елдан алып Фәйзулла Фәйзрахман улы, рәссам-иллюстратор буларак, «Нева», «Аврора», «Костёр», «ХВЗ» («Хочу всё знать») дип аталучы мәртәбәле журналлар белән хезмәттәшлек итә. «Лениздат», «Детская литература» һ.б. нәшриятлары белән дә тыгыз элемтәдә була. Әлеге җаваплы вазыйфаларны башкару өчен мондый эшкә алынучыдан фантазия куәтенә ия булу, өлгерлек таләп ителә, ни дисәң дә, ул чактагы санаулы гына матбугат чараларына игътибар зурдан була ич. Ләкин мондый хезмәтнең бер кимчелекле ягы да бар инде: әлеге иҗат нәтиҗәләрен һәр күргәзмәгә дә куеп булмый. Алар шул басма битләрендә генә туплана бара... Моннан тыш рәссам әдәби китапларны, балалар әдәбиятына кагылышлы әсәрләрне дә бизи һәм балалар, олылар өчен язылган илледән артык китапка йөзләрчә кызыклы иллюстрацияләр иҗат итә!
1974-1975 елларда Ленинградның 8 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укытып алгач, 1975-1990 елларда –
В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сынлы сәнгать-сәнәгать училищесының рәсем кафедрасында, 1990-1998 елларда инде Санкт-Петербургның Сервис технология институтының «Костюм дизайны» кафедрасында укытучы булып эшли. Студентларга төпле белем бирә. Аннары, 1997 елдан алып Фәйзулла Әминев иләбездәге иң борынгы уку йортларының берсе булып саналучы А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сынлы сәнгать-сәнәгать академиясенең рәсем кафедрасында доцент булып хезмәт куя башлый. Әлеге академиядә укыту чорында талант иясе профессор дәрәҗәсенә ирешә һәм анда 2020 елга кадәр белем бирә.
Үзгәртеп кору еллары аның өчен дә төрле танышлыклар һәм киңрәк мөмкинлекләр өсти. Һәркем өчен чит дәүләтләргә юллар ачыла. Шунлыктан 1991 елда Фәйзулла Фәйзрахман улына Австрия дәүләтенең Вена каласында «Невский Палас» кунакханәсен бизәү буенча оештырылган бәйгедә җиңеп чыгарга насыйп була. 1992 елда әлеге бина өчен өч йөз акварель һәм майлы буяулар белән унике картина иҗат итә. Аннары АВУ (Австрия) төзелеш фирмасы офисы өчен дә илле акварель рәсем ясый, киндерләргә майлы буяулар белән ун картина яза.
Талант иясе 1997 елда Россия Рәссамнар берлегенә һәм Санкт-Петербург акварелистлары җәмгыятенә кабул ителә. Фәйзулла Әминев 2002 елдан алып «Арт-Эго» иҗат төркемендә. Ул шулай ук Санкт-Петербургның А.Куинджи исемендәге акварелистлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы да.
1997 һәм 2001 елларда Санкт-Петербургның «Манеж» күргәзмә залында узган «Мехико-Россия-Акварель» дип аталган акварелистларның халыкара күргәзмәсендә катнаша. Акварель cәнгатенә мөрәҗәгать итүчеләр аның бик катлаулы сәнгать төре булуын яхшы аңлый, әлбәттә. Шуңа күрә бу жанрга омтылучылар, үз сәләтләрен сынап караучылар саны беркайчан да кимеми, мондый иҗатчылар аеруча Санкт-Петербургта елдан-ел күбәя килә һәм алар күргәзмәләр ача, бәйгеләр игълан итә. Мәсәлән, 2005 елда узган акварель буенча халыкара күргәзмәдә бу рәссамыбызның «Раштуа алдыннан төн» хезмәте акварель техникасындагы юеш ысулны кулланып ясаган иң яхшы эш буларак дипломга лаек булды.
Ф.Ф.Әминев 2015 елдан алып А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сынлы сәнгать-сәнәгать академиясенең рәсем кафедрасы профессоры инде. Ул үз иҗаты өчен дә һәрчак вакыт таба, литография, акварель, майлы буяулы сынлы сәнгатькә өстенлек бирә. Аның иҗатында балет темасына караучы әсәрләр, пейзажлар, натюрмортлар җитәрлек. Арадан акварель буяуларның чиста һәм җете тоннарын гына кулланып 2006-2007 елларда ясаган хезмәтләре, әйтик «Василий утравы стрелкасы», «Төн. Җәй» кебек рәсемнәре бер карашта ук тамашачыларның хәтеренә уелып калырлык. Рәссам татар әкиятләрен, бәетләрен дә тасфирлый, аның «Татар әкияте» хезмәтендә Сак-Сок бәете барланган. Арада Шүрәле образын ачыклауга багышланган эшләре дә бар. Фәйзулла Әминевның Габдулла Тукай әсәренә багышланган хезмәте 2011 елда «Хәзинә»дә ачылган «Тукайга 125 иллюстрация» күмәк күргәзмәсенә дә куелды. Бу мәдәни чара алдыннан бар рәссамнарга да шагыйрьнең 125 әсәре тәкъдим ителгән иде, Фәйзулла әфәнде арадан театрга багышланганын сайлаган булып чыкты.
Бүгенге Германиядә мәшһүр өч картина галереясын пинакотека дип атап йөртәләр. Аларда урта гасыр рәссамнарының картиналары да, заманча картина һәм фотосурәтләр дә саклана. Менә Ф.Ф.Әминевның әсәрләре дә Дюссельдорфның пинакотекасы фондында бар. Калган эшләре дә – Санкт-Петербургның XX-XXI гасыр сәнгате музеенда, Санкт-Петербургның дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда, Германия, Франция, Финдяндия һ.б. дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларда. «Минем әсәрләрем, өч студентым һәм тагы ике рәссам эшләре белән берлектә Санкт-Петербургта XX-XXI гасыр сәнгате музее нигезен дә тәшкил итте», – дип тә ачыклады Фәйзулла Фәйзрахман улы әңгәмә барышында.
Рәссамның шәхси күргәзмәләре 1990-1996 елларда Германиянең Дюссельдорф, Кёльн, Дормаген, Виттенда уза. 1996 елдагы күргәзмә Германиянең Эмсдеттен каласындагы «Версачо» салонында оештырыла. Калган күргәзмәләрен исә ул төрле елларда Санкт-Петербургның «гигант холл»ында, «Эго» галереясында һәм «Маринский» арт-салонында ача. Ә менә 2013 елда аның күргәзмәсе белән «Эрмитаж-Казан» үзәге тамашачылары да танышты һәм ул XXVI нчы Р.Нуриев исемендәге классик балет буенча Халыкара фестивальгә багышланган иде. Анда останың каләм, монотипия, линогравюра техникасында башкарылган, акварель, пастель белән ясалган кырыктан артык әсәрләре урын алды.
Мәгълүм, балет сәнгате рәссамнарны гасырлар буе үзенә җәлеп итә килүче сәнгать төре. Әлеге татар рәссамы да А.Я.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе белән берничә дистә ел дуслыкта. Бу уку йорты – планетадагы иң яхшы уку йортларының берсе булып санала. Аны тупсасы аша атлап керүчеләр нинди «чәчәкле каторга»га риза булуларын бик яхшы аңлый, ләкин шуңа да карамастан мондый биюләргә төшенергә теләүче тырышлар саны кимегәне юк әле. Һәм аларны сурәтләргә теләүче иҗатчылар саны да елдан-ел арта гына. Фәйзулла Әминевның эшләрендә балет биючеләренең авыр хезмәтен реалистик юнәлеш буенча ачыклау беренчел максат түгел, аларда гомуми һәм күпләрнең исендә калырлык бию позалары, катлаулы хәрәкәтләр геометриясе, сәхнәләрдәге төрле мизгелләр чагылыш тапкан. Мондый әсәрләр Әминевның яңа шәхси күргәзмәләрендә тамашачылар хозурына тәкъдим ителә барган, әйтик, 2018 елда Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда ачылган күргәзмәсе кысаларында да тамашачылар рәссамның Академиянең балет классларында ясалган, Санкт-Петербург театрларында баручы классик балет спектакльләреннән алган кичерешләре аша барланган графикасы, картиналары белән танышкан. Үз акварельләрендә, эстампларында яисә жанрлы рәсемнәрендә бу иҗатчы балет биючеләренең йөз-кыяфәтләрен тәгаен итеп тасфирламый да. Өстәвенә, биючеләр, әйтик, кордебалет биючеләре үзләре дә бер-берсеннән аерылып тормаслык итеп грим яга бит әле... Рәссам үз игътибарын линия һәм форма уенына, биюдәге очышларга юнәлтә. Останың «Петербург балеты» сериясен ошатучылар бихисап!
Студент чаклардан бирле дусты, сынлы сәнгать белгече, профессор Николай Громов әйтүенчә, Фәйзулла Фәйзрахман улының мондый хезмәтләре үз үзенчәлекләре белән ямьле. Рәссам балет биюләреннән тыш башка төр биюләрне дә, мәсәлән, хис-кичерешләрне бию аша тасвирлап бирүгә юнәлдерелгән фламенконы да үтемле итеп тасвирлаган. Николай Николаевич иҗатчы дустын ихлас мактап, болай да дигән: «Дустым үз иҗатының сәнгати телен еллар уза барган саен үзгәреп торды. Аның кайбер эшләре шулкадәр гаҗәеп матурлыкта, хәтта аларга карап, сокланып туймаслык! Чөнки кайбер рәсемнәренең ясалышы, алардагы төсләр балкышы эмаль ысуллы әсәрләрне үк хәтерләтә!»
Фәйзулла әфәнденең юмор һәм сатира белән дус булып, күңелләрне күтәрә торган шаян рәсемнәр ясавы хакында да әйтмичә калып булмый. Аның мондый рәсемнәрендә балалар да, олылар да бик үз итерлек ихласлык һәм игелеклелек ярылып ята.
Әминевлар династиясе безнең яшәешебезне үз иҗатлары белән шатландыруын дәвам итә. Фәйзулла Фәйзрахмановичның улы Камил дә рәссам һөнәрен сайлаган. «Камил улым 1985 елда туды. 2008 елда А.Л.Штиглиц исемендәге сынлы сәнгать-сәнәгать академиясен уңышлы тәмамлады. Ул – коммуникатив дизайн белгече. Нәшриятларда эшләп, постерлар, каталоглар һ.б. ясады. Ә хәзерге көндә «Мельница» анимацион кино студиясендә хезмәт куя. Улым Санкт-Петербург рәссамнары берлегендә, төрле күргәзмәләрдә катнаша. Камилнең дә иҗат юлы буенча китүе белән канәгатьмен. Минем инде оныкларым да үсеп килә... Жәл, әтиебезнең гомере генә бик озын булмады. Аннан калган остаханәдә дә аның иҗат эшләрен кадерләп саклыйбыз. Әтиебез бар иҗаты аша Габдулла Тукай әсәрләрен бик зурлады, үзебезнең милли мирасыбызга битараф булмады, халык хәтерендә уелып калырлык гаҗәеп матур әсәрләр иҗат итте! Әтиебезнең татар халкының иң талантлы улларының берсе булуын белән ихлас горурланабыз!» – дип йомгаклады әңгәмәне профессор.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев