Сәгадәт кызы Лилия
Күренекле рәссамыбыз Лилия Золондинова матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Бу исемне әйтүгә, рәсемнәре белән үзләренә тартып торган балалар китаплары күзалдына килә, чөнки язмабызның герое гомерен китап сәнгатенә багышлады, Татар китап нәшриятында – бизәлеш редакторы, аннары «Мәгариф»тә баш рәссам булып эшләде. Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк, ди халык мәкале. Китапның күрке исә – аның тышлыгы һәм эчке бизәлеше. Матур рәсемнәргә карап, нәни укучылар дөньяны танып белергә өйрәнә. Садә күңелләрне алдап булмый. Рәсеме тартып тормый икән, бала китапны бик тиз оныта. Китап уку гомерлек мәхәббәткә әйләнсен өчен бизәлешне югары дәрәҗәдә башкару лазем. Менә шундый җаваплы һөнәр иясе Лилия ханым!
Б изәүче рәссамның хезмәте шагыйрь, язучы, галимнекеннән бер дә ким түгел. Казан сәнгать училищесында диплом яклауны Лилия бүгенгедәй хәтерли. Нәшриятта ул вакытта баш рәссам булып эшләгән Герман Трифонов, кызның рәсемнәрен күреп, эшкә чакыра. Икенче көнне нәшриятның директоры Гарәф Шәрәфетдинов, өстәлдә яткан китапларга күрсәтеп, күңеленә хуш килгәнен сайларга куша. Кыз, ике дә уйламыйча, рәссам Илдар Әхмәдиев бизәгән балалар китапларын сайлап ала. Шулай язмышы хәл ителә: Лилия балалар китапларын бизәячәк. Л.Золондиновага, талантлы рәссамнарыбыз Б.Әлменов, И.Язынин, С.Кульбака, Ю.Лысогорский, И.Субаев белән бергә эшләп, тәҗрибә туплау, һөнәрен камилләштерү бәхете эләгә. Иң беренче хезмәте: шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның «Алмалы җәй» китабына рәсемнәр ясый. Ул әле дә иң кадерле истәлек булып күңелен җылыта. Бүген исә рәссамның иҗат бакчасында дистәләгән китап бар, бөтенесен бергә җыйсаң, зур гына китапханә барлыкка килер иде.
Бизәлеш мөхәрриренең эшен тавык чүпләп бетерә торган түгел: булачак китапның эчтәлеге белән танышасы, һәрберсенә берәр рәссамны билгелисе, макетны эшләү вакытын тәгаенлисе, соңыннан аны кабул итеп аласы, төзәтәсе бар. Китап булып басылып чыкканчы, барлык эш Л.Золондинованың күзәтчелегендә була. Китап басуга, гадәттә, бик аз вакыт бүленә, шуңа күрә, еш кына чикләнгән вакыт аралыгында бөтен көчне җигеп эшләргә туры килә. Бигрәк тә дәреслекләрне бизәү авыр, чөнки анда үзенә бер төрле таләпләрне (стандартларны) үтәү зарур. Аларны бизәү гадәти китапларны рәсемләүгә караганда да күбрәк вакытны ала. Мәсәлән, Иван Язынин үзенең атаклы «Әлифба»сын – өч ел, мөхтәрәм рәссамыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов – ике ел, күренекле Фәридә Хәсьянова өченче «Әлифба»ны бер ел эшләгән, дип сөйләде Л.Золондинова. Ә хәзер дәреслекләр бизәүгә нибары бер-ике ай вакыт бирелә икән...
«Дәреслекләр бизәүгә карата таләпләр һәрвакыт зур иде. Хәзер исә алар тагын да арта төште, – дигән «Мәгариф» нәшриятенең директоры Мөдәррис Вәлиев, Л.Золондинованың эшен бәяләп. – Ник дигәндә, соңгы елларда китап базарында нинди генә китаплар, дәреслекләр юк. Шул төрлелектә югалып калмау, үз йөзеңне саклап калу рәссамнан зур осталык һәм талант көче сорый. Баш рәссам Лилия Золондинованы бу авырлыклар куркытмый. Сәнгать редакторы буларак, Л.Золондинова бик таләпчән, анда эчке сиземләү көчле, иҗади якын килү бар, яшь авторлар белән уртак тел табып эшли белүе кыйммәт. Ул һәрвакыт эзләнүдә, заманнан калышмый, һәр яңалыкны оста итеп эшкә җигә. Л.Золондинованың соңгы еллардагы эшләреннән рус мәктәпләренең беренче сыйныф балалары өчен «Татар теле» дәреслеген билгеләп үтәргә кирәк, чөнки анда текст аз, шуңа күрә бүрәнәнең авыр башы рәссамга төшә. Бизәүче балада укуга мәхәббәт тәрбияләргә, татар теленә карата хөрмәт уятырга, китапка кызыксыну тудырырга тиеш. Л.Золондинова бөтен куйган максатларга да иреште. Нечкә юмор, милли колорит һәм рәссамның бала күңелен аңлавы, аның әйләнә-тирәсен яратып сурәтләве нәтиҗәсендә бу дәреслек милли мәдәниятебездә игътибарга лаек күренешкә әйләнде».
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Золондинова әти-әнисенең мәгърифәтчелек эшен дәвам итүче буларак та хөрмәткә лаек. Әнисе – Алүсә апа гомерен балалар укытуга багышлаган РСФСРның атказанган укытучысы. Әтисе Сәгадәт Мөгаллим улы Ибраһимов – татар теле фәнендә күренекле галим, филология фәннәре кандидаты, дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында белем алып, абруйлы шагыйрь, язучы, галимгә әйләнгән дистәләгән милләттәшебезнең яраткан мөгаллиме. Синтаксис, стилистика дөньясына җитәкләп алып кереп, адаштырмыйча, аннан алып чыгучы. Күпләгән мәкаләләр, монографияләр, татар теле буенча укыту программалары авторы. Укытучының баласы, гадәттә, мәктәптә үсә. Соңгы партага утыртып, кулына карандаш, кәгазь тоттыралар. Лилия дә балалар бакчасыннан ук рәсем ясый. Нәрсә ясаганын хәзер хәтерләми, әмма шул вакытта ук инде газеталарда рәсемгә оста кызчык турында язмалар күренгәли. «Үсә төшкәч безгә – сеңелем Наилә, энекәшем Айдар һәм миңа күбрәк әтиебез күз-колак булды, – дип сөйләде Лилия ханым. – Һичнинди тыюларсыз, бик ирекле үстек без. Дөрес, әллә нәрсә эшләргә ирек булмады. Рәсем мәктәбендә укыдым. Дәресләрдән йөгереп кайтам да, балалар бакчасына – Наилә белән Айдарны алырга юнәләм. Әтиемнең безгә тавыш күтәргәнен, башка әтиләр кебек, аны эшләмә, монда барма, дип акыл өйрәткәнен хәтерләмим. Өебездә һәрвакыт кеше күп булыр иде. Институтка укырга керергә киләләр, куналар, китәләр. Кем килсә дә, ачык чырай, якты йөз белән каршы алдык. Хәтерлим, өйгә кайтып керәсең, яңа пешкән аш исе таралган була, әтием пешерсә, аеруча тәмле иде, чөнки мул итеп ит салып пешерә торган иде. Ашамас җирдән ашарлык итеп...»
Сәгадәт абый белән Алүсә апаның икенче кызлары Наилә ханым да, мәгърифәтчелек эшен дәвам итеп, башта педагогика институты китапханәсендә эшләде, бүген Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә хезмәт итә. Айдарлары – архитектор. Архитектураны исә кешелек дөньясында җыелган белемнәрнең таштан гәүдәләнеше, диләр...
«Бервакыт мин Мәскәүгә полиграфия институтына укырга керергә киттем, – дип ире белән кавышу тарихын сөйләде Лилия ханым. – Минем белән бергә укыган Эмир Золондинов та барды. ВГИКка керергә нияте. Рәсем буенча имтиханнарны бик әйбәт тапшырдым да, гомуми предметлар буенча имтихан көне җиткәнен көтәм. Мине Эмир эзләп тапты. Физиканы бирә алмадым, ди. Әйдә, киттек Питерга, дип чакыра. Анда да дусларыбыз югары уку йортларына керергә имтиханнар биреп йөри. Киттек. Дуслар белән бергә вакыт бик күңелле узды. Мәскәүгә әйләнеп кайтканда, әллә каушадым, имтиханнарны биреп бетерү теләге беткән иде инде».
Уку теләге бетсә, аның урынына егет белән кызда бүтән теләк – сөю, бергә булу теләге туа. Шуннан кайткач, озакламый гаилә коралар. Эмир ВГИКны барыбер тәмамлый. Бүген ул – Татарстанда танылган кино операторы. Л.Золондинова да Мәскәүгә белем эстәргә бара. Шунда ярты юлда тукталып, Казанга кайтып киткән кызны искә төшерәләр. Шундый яхшы билгеләргә имтихан тапшырып, кинәт юк булуы өчен шелтәләп тә алалар. Ул вакытта Казан сәнгать училищесының абруе зур, анда берсеннән-берсе көчле мөгаллимнәр белем бирә. Еллар үткәч тә Лилиябезне хәтерләрлек булгач, иҗаты, чыннан да, югары дәрәҗәдә, димәк.
Шул вакыттан башлап, Лилия һәм Эмир Золондиновлар тормышта да, иҗатта да бергә. Элек интернет юк заманда китапларга рәсемнәр табыштырырга кирәк вакытта, музейлардан тарихи ядкәрләрне фотога төшереп Лилиягә Эмир ярдәм итсә, фильмга, рекламага төшәргә, яисә рәссам ярдәме кирәктә Эмиргә Лилия булыша. «Бервакыт шулай автобуста барам. Яннан исә су тарата торган машина үтеп бара. «Шифа» дип, зур итеп язылган. Һәм минем фото басылган. Янымда утыручы ханым бер – миңа, бер машинага карый. Шулай, рекламада да төшәргә туры килде...» Кыскасы, икесе ике төрле иҗат өлкәсеннән булуга карамастан, аңлашып, ярдәмләшеп гомер кичерәләр.
Бүген Лилия ханым кебек хыялланып, тәмләп, җиренә җиткереп китап бизәүчеләр азайганнан-азая бара. Бер китап бизәлеше икенчесенә охшаган. Башлыча компьютердан алынган әзер рәсемнәр кулланыла, бизәлештә күңел җылысы, җан юк. Шуңа күрә вакыт үтү белән Л.Золондинова кебек чын, намуслы рәссамнарыбызның кадере, иҗатларының кыйммәте арта гына бара.
Лилия ханымның яраткан шөгыле хәзер – чәчәкләр үстерү. Арча ягында – Чыпчык авылындагы тау башында дачалары бар. Йортны берүзе, нәрсә бар шуннан Сәгадәт абый күтәргән. Шуңа күрә дә бик кадерледер ул күңеленә. Бирегә килгәч, 97 яшендәге Алүсә апага да көч керә, ди. Сәгадәт абый инде 17 ел арабызда юк. Ләкин үзе булмаса да, рухы яши. Шәкертләренең китапларында, балалары Лилия, Наилә, Айдарда, китапка гашыйк булган сабыйлар күңелендә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев