Рәссамның уң канаты
Байназар Әлменов үзенең бик мөлаем сеңлесе Казанга килүе хакында дустына да әйтә һәм аларны таныштыра. Алар ел ярым дуслашып йөри. Ниһаять, Рушания Мостафа кызы һәм Харис Габдрахман улы 1950 елда гаилә кора.
Танылган рәссам, тыл ветераны Рушания Якупова 1928 елның 3 февралендә Оренбург өлкәсенең бик матур табигатьле Кызыл Мәчет авылында туган. Әтисе Мостафа – тимерчеләр нәселеннән. Тимерче дигәч, көнкүреш әйберләрен ясаучы күзаллана, әмма ул көмеш алкалар, йөзек, беләзекләр дә эшләгән. Әнисе Вафия – колхозчы. Ул еллардагы ачлык әлеге якларга да җиткән. Гаилә табада саранча кыздырып тук_лана башлаган. Әтисе хәтта йомраннарны аулап кайткан. «Әни: «Әти йомраннар тотып кайта алса, аны шул көнне пешереп ашый идек, бик зур бәйрәм көне кебек була иде», дип искә ала иде» – диде Фәрит Харис улы әңгәмәбезне башлап.
Узган гасыр башында калган вакыйгаларны искә алганда, Фәрит әфәнде: «Әнием матурлыкны тоеп яшәгән гаиләдә үскән, әмма аның тормышында да авыр сынаулар чоры башланган. Әнием тормышы хакында китап язучы булмаячак, чөнки анда төрле маҗаралар юк. Дөрес, әтиебез Харис Габдрахман улының 7 китабы дөнья күрде, әмма аларның барысы да – рәссамлык сәнгате хакында», – дип ассызыклады.
Рушания дә чын ачлыкның ни икәнен күреп үсә. Ачлык белән бергә авыр чир, тиф та тарала. Тиф аркасында ул 5 яшьтән – әтисез, 8 яшьтән әнисез кала. Тома ятим кызны абыйсы, рәссам Байназар Әлменов Казанда тәрбияли. Бөек Ватан сугышы башлангач, кыз 13-14 яшьлекләр бригадасы белән Яңа Бистәдә урнашкан снарядлар ясаучы заводта хезмәт куя. Эш сәгате 4 тә башланганга күрә, ул иптәш кызлары белән инде төнге өченче яртыда ук йокыдан тора, иртәнге салкында эшкә таба атлыйлар. Татар кызлары эшкә бер тапкыр да соңга калмый.
Аннары аны Казахстанда яшәүче апасы Сәбилә үз тәрбиясенә ала. Кыз Казалы тимер юл һөнәри училищесында укый. Уку йортын «бишле» билгеләренә генә тәмамлый. Аннары Дулёво сәнгать-һөнәр училищесына кереп, фарфор бизәүче һөнәренә өйрәнгәч, Казанга кайта.
1935 елдан башлап Татар китап нәшриятында сәнгать редакторы булып эшләгән абыйсы 1947 елда сәнгать редакциясе мөдире итеп тә билгеләнә. Аның дусты Харис Якупов та аның белән бергә эшли. Байназар Әлменов үзенең бик мөлаем сеңлесе Казанга килүе хакында дустына да әйтә һәм аларны таныштыра. Алар ел ярым дуслашып йөри. Ниһаять, Рушания Мостафа кызы һәм Харис Габдрахман улы 1950 елда гаилә кора. «Мин 1951 елда шушы гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килгәнмен. Аннары, 1954 елда – энем Әнвәр, 1957 елда энем Айдар туды, – дип дәвам итте сүзен Фәрит Харис улы. – Әнием Казан сынлы сәнгать училищесына укырга кереп, аны 1953 елда тәмамлый. Хәзер совет чорын каһәрле вакыт дип сөйләүчеләр күбәйде. Ә мин алай димәс идем. Шушы совет власте, әйтик, минем әниемне, тома ятим кыз баланы укыткан бит! Ул бихисап картиналар ясады, башта – атказанган сәнгать эшлеклесе, аннары Татарстанның халык рәссамы исеменә иреште.
Әтиемнең «Рәсем – мәхәббәтем минем!» китабында шундый фикер дә язылган: «Хатын-кызларга күренекле рәссам булу ифрат читен, чөнки балалар үстерү, өй эшләрен карау аның өстендә. Шуңадыр, рәсем сәнгатендә алар бик аз. Татар хатын-кызларыннан иң беренче рәссам Хәдичә Акчурина. Ул Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Строганов исемендәге сынлы сәнгать училищесында укыган. Сәләтле рәссам булган, ләкин аның әсәрләре аз сакланган. Аннары Г.Рахманкулова һәм аннан яшьрәкләр, минем Рушания буыны рәссамнары инде...»
Әни әүвәл 25 еллап ТАССР Сынлы сәнгать фонды эшләрен алып барды. Сынлы сәнгать фонды бинасы соңрак төзелде. Шуңа күрә бар таблицаларны, төрле бизәү-сызуларны, плакатларны өйдә яза иде. Бу елларда ул чын иҗатта булмады. Аннары татар һәм рус әкиятләре буенча иллюстрацияләр ясады, кырык еллап шәһәр, республика, төбәк күргәзмәләрендә дә катнашты. Берничә шәхси күргәзмәсен Казанда һәм Болгарда уздырды. Ә иң мөһиме: әнием гел гаиләне кайгыртты, чөнки әти иртүк торып эшкә китә, остаханәсеннән кич кенә кайта иде. Ул иң күләмле картиналарын да иҗат дачаларында ясады. Ә андый эшләр икешәр-өчәр ай иҗат ителә. Кайберсе ярты елга да сузылды. Шуңа өй мәшәкатьләре күп очракта әни җаваплылыгында иде. Әйе, ире дә, хатыны да рәссам һөнәрендә булган гаиләләр күп. Әмма андый гаиләләрдә һәрчак үзара иҗади ярыш бара, аларның һәркайсы зур рәссам булырга тели. Ә менә безнең гаиләдә әти һәрьяклап бәхетле булды, әни аның өчен бар уңайлы шартны тудырды, аны җирдәге җәннәттә яшәтте дисәм дә ялгышмам. Әтиебез 1951-1975 елларда республика Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булды, 1960-1968 елларда – РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, 1968-1987 елларда – шушы берлек идарәсе сәркатибе вазыйфаларын да үтәде, депутат та иде, иҗтимагый эшләре дә күп булды. Аңың әсәрләрен бихисап милләт вәкилләре күреп сокланды. Мәсәлән, 1983 елда Грузиядә РСФСР мәдәнияте көннәре үтте. Шул чакта анда әти белән әни бергә барды. Батумида әтинең шәхси күргәзмәсе дә ачылды. Казанда Картиналар галереясы бинасында да әтиемнең шәхси күргәзмәсе уңыш белән үтте, ул чакта әтием галерея диварларына 800 картинасын элгән иде. Әйе, ул күбрәк иҗат итте, ә әни үз җырының бугазына басты, дияр идем. Ул үзен тыныч тотты, үз сәләте хакында искәртеп күкрәк какмады, әтигә дә үпкәләмәде. Нәтиҗәдә, үзе дә бәхетле булды, әтине дә бәхетле итте. Без дә рәссамлык һөнәренә укыдык, мин И.Е.Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтын бетердем, Әнвәр В.И.Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлады. Айдар исә Казан дәүләт университетының физика факультетына кереп, радиофизика өлкәсе белгечлеген алды. Ни кызганыч, Әнвәр энем 44 яшендә вафат булды...
Әниебез бик матур да, ягымлы, көләч йөзле дә, кайгыртучан, игелекле һәм юмарт иде. Күп картиналарын, бер дә кызганмыйча, башкаларга бүләк итеп өләште. Әниемнең диварларга элеп куелган эшләрен күрүчеләр, аларга карагач, күңелләре күтәрелүен искәртте. Ә шәхси күргәзмәгә килүчеләр: «Менә табибләргә барганчы, бирегә килдек әле, Рушания Мостафа кызының әсәрләре – дару кебек тәэсир итә. Рушаниянең энергиясе, җан җылысы эшләренә күчкәне яхшы сиземләнә!» – дип, әниемне мактый иде.
Ул күп пейзажлар, натюрмортлар ясады, чәчәк бәйләмнәрен сурәтләүгә дә өстенлек бирде... Натюрморт өчен мөһим әйберләрне тезеп куйгач, башта аларга карап, сокланып утыра, аннары гына сурәтли башлый иде. Сирень чәчәкләрен аеруча ошатып ясады. Бакчабызда нинди генә чәчәкләр үсмәде! Авылда үскәнгә күрә, әни җирне ярата иде. Ә менә әти – ул бит Казанда туып үскән, ул җирдә казынырга өйрәнмәгән. Шуңа күрә бакчада чакта әти ни эшләсә дә, әллә ни яхшы итеп башкармады. Ә әни шау чәчәкле бакчабызга чыгып, шундагы чәчәкләрне мул итеп өзә, букет бәйләмнәре ясап куя һәм аларны икенче каттагы остаханәбезгә алып менеп, киндерләрдә сурәтли башлый иде. Шулай ук бакча җимешләрен, төрле яшелчәләрне дә еш ясады. Болар инде – 1970 еллардан башланган иҗат нәтиҗәләре. Коллекциясендә берничә портрет та бар. Әйтик, үз автопортретын, бабам Габдрахман һәм әбием Маһикамал Якуповлар портретларын ясады. Югары дәрәҗәдәге осталыкта, сыйфатлы итеп башкарылган хезмәтләр!
2008 елда «Хәзинә»дә ачылган күргәзмәсе «Татарстан сәнгатендә милли натюрморт» дип аталды. Галерея диварларына эленгән натюрмортларында татар көнкүрешендәге гадәти кирәк-ярак, фарфор чынаяклар, суы кайнап торган, балкып утыручы самавыр, сый-хөрмәт күрсәтү, милли кунакчыллык символлары – чәкчәк, өчпочмак, бал һ.б. барысы да җете төсләрдә, бәйрәмчә итеп тасвирланган. Әнием әсәрләре, чыннан да, якты оптимизм, чын милли рух белән сыйфатлана.
Аның күп кенә әсәрләре Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана, Төркия, Германия, Бөекбритания, Израиль, Франция, Япония, АКШ һ.б. дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларны да бизи. Казанга килгән туристлар аның картиналарын бик еш сатып алды».
Фәрит әфәндедән нәсел дәвамчылары арасында тагын кемнәрнең рәсем сәнгате дөньясында кайнавын белешәм. «Гомумән, әти бар туганнарыбыз арасыннан 14 рәссамны барлаган иде... Балалардан Тимур, Алсу, Линда, Динә сәнгать мәктәпләренә йөрде. Айдарның кызы Линда Казан дәүләт инженерлык-төзелеш институтында укып, архитектор белемен алды. Бүген ул – талантлы дизайнер. Бер оныгыбыз, кызыбыз Алсуның улы Артур – дизайнер-модельер. Быел диплом эшен яклаячак. Тиздән ул да Мәскәүнең иң яхшы белгечләренең берсе булыр дип өмет итәбез, – дип ачыклады хөрмәт иясе һәм әңгәмәбезне болай дип дәвам итте: «Әнием поэзияне бик яратты. Күп китаплар укуы хакында да белә идек. Ә менә хәтере бик шәп булуын ул безгә 86 яшендә дә раслады. Беркөнне сәламәтлек хакындагы телевизион тапшыру карап утыра идек, алып баручы олыгайган өч ханымга үзләре белгән шигырьләрен сөйләргә кушты. Теге ханымнар 3-4 строфа сөйләде дә туктап калды, шигырь дәвамын хәтерләмиләр иде. Шулчак әни: «Кая әле мин дә хәтеремне тикшереп карыйм», – диде дә, Лермонтовның бик озын шигырен яттан сөйли башлады һәм... ахыргача ерып чыкты. Шаккаттым. Әнигә деменция дә кагылмады, ул җәфаланып, чирләп тә ятмады, 2017 елның декабрендә, 89 яшендә тын гына вафат булды». Шулай итеп, Фәрит Харис улының саф татарча сөйләвен тыңлагач, тагын бер сорау бирергә булдым: «Сез бер рус сүзе дә кулланмадыгыз. Ана телен яхшы белүегез әниегез тәрбиясе белән дә бәйле булып чыгадыр. Гәрчә сез дә совет власте елларында рус мәктәбен тәмамлагансыз бит». «Әйе, – дип җөпләде әңгәмәдәшем. – Мин рус мәктәбен тәмамладым, югары уку йортында да русча гына укыдык, аннары рус милләтле кыз белән гаилә кордым. Әмма мин үз ана телемне онытырга теләмәдем. Кызыбыз да кечкенә чакта гел татарча гына сөйләшеп үсте. Исемдә: әни әтинең «Рәсем – мәхәббәтем минем!» китабын нәшер итүне тизләтте, чөнки ул язылып беткәч тә, аны иң беренче булып әни укып чыкты, аны халык сөйләмендә кулланылган күп сүзләр белән баетты, редакцияләде. Кызыбыз Алсу Казан педагогика институтының чит телләр факультетын да, аннары Казан авиация институтын да тәмамлады. Әлбәттә, телләр белгән – илләр гизгән дигән матур әйтем дә бар. Телләр белү – ул бик күркәм! Ләкин без ана телен онытырга ярамавы хакында да белеп үстек. Татар телендә яхшы сөйләшүемдә әниебез тәрбиясе, аның өлеше зур булды!»
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев