Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Нәфис сынчы Алинә

Скульптор дигәч күпләрнең күз алдына, әлбәттә, көч-куәте ташып торган инсан килеп баса, чөнки бу һөнәр, чыннан да, сәламәтлеге нык булган, чиксез көч-куәтлеләр һөнәре генә кебек.

 Әмма әлеге иҗат өлкәсен күп очракта көч-куәте буенча әлләни аерылып тормаган хатын-кызлар да сайлый. Яшь скульптор Алинә  Маликовага биргән беренче соравым да аңа һөнәр сайлау мәлен искә төшертте.


– Мин 1995 елда Казанда туганмын. Балачагым рәссамлыкка бик якын мохиттә үтте, чөнки әниебез Светлана Маликова – рәссам һәм тәҗрибәле курчак ясау остасы, ул «Әкият»  татар дәүләт курчак театрында да эшләде, берара балалар өчен кызыклы иллюстрацияләр дә ясады.  Әнием апам Альбинаны да, мине дә кечкенәдән рәсемнәр, курчаклар ясарга, төрле җәнлекләр әвәләргә өйрәтеп үстерде. Әтиебез Марат башка һөнәрдә иде, кызганыч, ул инде вафат.

Апам мәктәпне тәмамлагач, Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының дизайн бүлегендә укыды һәм реклама дизайны өлкәсендә 12 ел эшләде. Бүгенге көндә аның үз авторлык чәе остаханәсе бар. Ә мин 5 ел буе калабызның ­6 нчы балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем алдым. IX сыйныфны тәмамладым һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының дизайн бүлегенә имтиханнар тапшырырга юнәлдем. Шул көнне миңа: «Скульптура бүлегенә дә керә аласыз, сынчылыкка укырга теләмисезме?» – диделәр. Һәм шул бүлек аудиториясенә кердем. Анда сынчылыкка укып бетергән студентларның диплом эшләре тора иде, аларны  карап чыктым да шундук нәкъ шушы бүлектә укырга булдым. Әниемне бу карарым бик гаҗәпләндерде, әмма мине беркем дә янә дизайнерлыкка үгетләмәде. Үз эчке сиземләвемә дә таяндым. Нәтиҗәдә, уку процессыннан бик тә канәгать калдым. Зур кызыксыну белән, һәвәсләнеп укыдым. Бу сәнгатькә күбрәк төшенгән саен, ул миңа шулкадәр күбрәк ошый барды. Безгә Татарстан Республикасының халык рәссамы, сынчы Асия Миңнуллина һәм сынчы мөгаллимә Зөлфия Мөхәммәтҗанова төпле белем бирде. Гомумән, Асия Минвәли кызының Казан сынлы сәнгать училищесы нигезендә узган гасырдагы скульптура бүлеген яңадан ачуга өлеш кертеп, укыта башлавын чиксез яхшы гамәлгә тиңлим. Менә миңа да туган калада, Казанда калып, шушы талант иясеннән гыйлем җыярга насыйп булды. Алган белемнәребез бәрабәренә югары уку йортына да керерлек дәрәҗәгә җиттек. Училищедагы диплом эшем рәссам-постимпрессионист Винсент Ван Гог сыны белән бәйле булды. 

Бу уку йортыннан соң 2015-2021 елларда Мәскәүдәге Илья Глазуновның Россия сынлы сәнгать, сынчылык һәм корымчылык академиясендә укыдым. Академияне тәмамлаганда иҗат иткән диплом эшем «Амурның канатларын кисүче Сатурн» дип аталды. Аны шундый бер борынгы риваять буенча күзаллап, катлаулы композиция төзеп, персонажларның хәрәкәтләрен уйлап табып ясадым. Бүген мин Мәскәүдә яшәп иҗат итәм. 

 – Алинә, Мәскәү сезне киң иҗат мәйданы белән үзенә тартты, димәк?

 – Әйе. Мин Мәскәү Рәссамнар берлеге сафына да кабул ителдем инде. Мәскәү каласы заказларга бай. Анда мәдәни чаралар, күргәзмәләр күп үтә. Үзеңнең сәләтләреңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Әлбәттә, әлегә мәшһүрлек казанган сынчылар җитәкчелегендәге күмәк төркемнәр составында эшлим. Моннан кала бүгенге көндә иҗади концепцияләрем буенча бер серия дә иҗат итәм. Билгеле, кайчан да булса үземнең монументаль хезмәтләрем дә булыр дип  өметләнәм. 

Гаять дәрәҗәдә куәтле, зур проектлардан 2019 елда 1942-1943 елларда Ржев янындагы Ржев-Вяземская операциясендәге коточкыч орышларда һәлак булганнарга, Совет Солдатына багышланган Ржев мемориал комплексы  проектында катнаштым. Проектның авторлары – сынчы Андрей Коробцов һәм архитектор Константин Фомин. Шуны да ассызыклыйм: әлеге конкурста үтә тәҗрибәле сынчылар, халык рәссамнары, бихисап иҗатчылар  катнашты бит, әмма иң яхшы образ эскизы шушы яшь сынчыныкы булып чыкты. Андрей Коробцовка ул вакыт – нибары утыз өч, ә Константинга утыз да тулмаган иде. 
25 метрлы солдат сыны бронзадан коелды. 

Минем җәмәгатем дә талантлы скульптор. Тарас Стивкин Әлмәттә туып үскән иҗатчы. Без Казанда да, Мәскәүдә дә бергә укыдык. Ул да бу зур проектны тормышка ашыруга өлеш кертте. Гомумән, ул чакта ил буенча илле сынчы җыелды, Совет Солдаты образы торна сыннары белән дә берләштерелеп бирелгәнгә күрә, барыбызга да эш җитәрлек булды. 

Соңгы ел ярым вакыт эчендә ирем белән бергәләп хәрби рәссамнар студия­сендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы заказы буенча  1812 елгы Ватан сугышы темасына багышланган горельеф иҗат итүдә катнашабыз. Әлеге проектның авторлары – сынчылар Людмила Семикопенко һәм  Илья Гуреев. Берара сынчы Салават Щербаков остаханәсендә дә эшләп алдым. Шулай ук сынчы Ирина Макарованың да үз проектларына чакырганы булды. Мин – хезмәт килешүләре төзеп эшләүче ирек­ле скульптор. Һәм һәрбер хезмәт көнем тәҗрибә туплауга да барып тоташа... 

– Тарасның да уңышлы иҗатыннан берәр мисал китерегез әле...

– Ул академик реализм стилендә дә, заманча, актуаль сәнгать юнәлешендә дә иҗат итә. 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан грант откан иде. Грант өчен без татар җирлеге белән бәйле берәр танылган шәхес образын сайлап алырга булдык. Озак кына уйландык. Нәтиҗәдә, Тарас Стивкин бронзадан «Тарихи җәмәгать эшлеклесе Б.Х.Мансуров» дип аталган сын койды. Сын сиксән биш см биеклектә. Ул ТР Мәдәният министрлыгына тапшырылды. Минем карашка бик тә уңышлы иҗат итте. Б.Х.Мансуров язмышы хакында шул мәгъ­лүм: бу тарихи шәхес инкыйлабка кадәр дә кешеләр хокуклары өчен көрәшкән. Ә инде эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармияче депутатларының республика съезды ачылып, ТАССР Үзәк башкарма комитеты оештырылгач, шушы комитетның 1 нче рәисе итеп сайланган булган. 1889-1942 елларда гомер иткән Борһан Мансуров  ТАССР оешкан чорда, татарларны В.И.Ленин кабул иткән көнне дә С.Сәед-Галиев җитәкчелегендәге делегация составында булган. Республикабыз оештырылгач, аның нигезен ныгытуда да актив катнашкан. 1921 елның җәендә Мәскәүгә чакырылып, «Игенчеләр» бөтенроссия газетасы редакторы итеп билгеләнгән. Башка матбугат чаралары белән дә хезмәттәшлек иткән һәм яшь журналистлар тәрбияләү максатын да тормышка ашырган. Әйтик, Муса Җәлил дә аның укучысы булган дип раслана. Кызганыч, Б.Мансуров 1934-1937 елларда «Сугышчан алласызлар» журналының җаваплы редакторы эшен дә алып барган. Моннан кала Мәскәү предприятиеләрендә лектор-пропагандист буларак та чыгышлар ясаган. 1937 елда каты авырып киткән. Шулай да төшенкелеккә бирелмәгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Мәскәү өчен утын әзерләү максатыннан Мәскәү өлкәсенең Ведогущанск урман сәнәгате хуҗалыгына юллаганнар. Ул 1942 елның августында шунда вафат булган. 

– Алинә, сез нәфис, нәзәкәтле ханым, ә сынчылык шактый көч-куәт таләп итә. Төрле авырлыклар белән очрашмыйсыз­мы соң? 

– Юк. Әлеге сәнгатьтә тырышлык күрсәтсәң, үз-үзеңә ныклы ышанычың булса, иҗат җиңел бара. Иҗаттагы бар процессларны да яратып башкарам, сыннар әвәләү миңа авырлык тудырмый. Ә металл каркасларга килгәндә, аларны миңа Тарас ясап бирә. Әлбәттә, дөрес итеп ясалган тотрыклы каркас – сынның ярты уңышы инде ул. 

 – Киләчәктә нинди темаларга иҗат итергә ниятлисез?

– Мин хатын-кыз хис-кичерешләре белән бәйле темага серия иҗат итә башладым. Шушы темада даими рәвештә булып, төрле образлар рәтен тулыландыра барачакмын.

– Алинә, әгәр дә сезгә татар башкаласында берәр скульптура композициясе куярга рөхсәт итсәләр, ул нинди хезмәт булыр иде?

 – Без быел да Казанда игълан ителгән «Туган тел» скульптура ансамбле конкурсының I турында катнаштык. Аны Татарстанның Милли китапханәсе янәшәсендә урнаштырачаклар. Әмма әлеге тур бер иҗатчы өчен дә уңай нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә әгәр дә безне конкурсның II турына чакырсалар, көч сынашуыбызны дәвам итергә әзербез. Ана теленә багышланган һәйкәлләр бар, Татарстанда куеласы да матур, эчтәлекле булырга тиеш, дип саныйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев