Мәскәү татар театры ядкәре
Татар театрының 110 еллыгына "Мәдәни җомга" газетасының 8 апрель санында ук "Без Европача, имеш" атлы, әрнүле зур язмабыз дөнья күргән иде. Татар театрлары репертуарыннан үзебезнең милли спектакльләр югала баруы, режиссерларның хәзер үзләрен Европа дәрәҗәсендәге бөек талант итеп күрсәтмәкче булып, күбесенчә Мольер, Брехт, Лорка, Гольдони, Шекспир, Гернет яки көнчыгыштагы Кобо Абэ,...
Татар театрының 110 еллыгына

Мәскәүдәге татар театры нигезләнүнең дә тарихы бик караңгы. "Эшче" (1918 елдан 1931 елга чаклы Мәскәүдә чыгарыла дип санарга мөмкин), "Кечкенә иптәшләр", "Октябрь баласы" исемле матбагаларның 1920 еллар башында Мәскәүдә нигезләнүен беләбез анысы. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмовлар да тәүге тапкыр каләмнәрен шунда сынаганнар. Кайберләре соңрак ул матбагаларның мөхәррирләре дә булып торган. Муса Җәлил 1930 еллар үрендә Татар тыкырыгындагы без "сәүдәгәр Әсәдуллаев йорты" дип белгән бинада яшь талантлар белән "Әдәби түгәрәк" тә алып барган. Бактың исә, ул елларда бу бинада Мәскәү татар эшчеләр театры да эшләп килгән икән.
"Мин үзем Казаннан, шул сәбәпле театрда Ләйлә Казанская атлы ләкаб белән эшләдем, - дип яза ул үз хатында. - Бер үк вакытта Мәскәүнең Үзәк театр сәнгате техникумында да укып йөрдем. Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшев тудырган "Наемщик" музыкаль драмасында Гөлйөзем партиясен башкаруым белән чиксез горурланам. Коллективтагы яшь артистларның күбесе Казан театр техникумын тәмамлап килгән иде. Искиткеч гүзәл театрда эшләдек. Театрны М.Шаһиәхмәтов атлы директор җитәкләде. Ул Гражданнар сугышы чорында партизан булып йөргән, ләкин Берия властька менеп алгач, аңа ошамады, шуңа газап чикте. Театрның баш режиссеры Х.Кәтиев, тагын Габдулла Йосыпов атлы режиссер бар иде. Музыка бүлеге белән Э.Кайбицкий җитәкчелек итте, үзе оркестрның дирижеры да иде, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булды. Театрда гүзәл Гөлсем Камская эшләде. Яшь Фәхри Насретдинов концертларда җырлады. Шулай ук А.Измайлова, Сара Садыйкова кебек артистларыбызны да сагынып искә алам. Үзем Уралга күчеп киттем дә шунда баттым. Ярты ел буена түшәктән дә күтәрелә алмыйча авырыйм. Ә сезгә юллаган афиша язмышы өчен нык кайгырам. Еллар үтү белән теткәләнеп, тишелеп бетсә дә, сез аны сакласагыз һәм халкыбызга ирештерсәгез иде. 1 октябрь, 1974 ел."
Афишага баксаң, япь-яшь һәм кайгысыз йөзләр. ВКП(б)дан аерып Мөселман большевиклары фиркасе һәм ахыр чиктә Россиядән аерым Туран дәүләте төзү нияте белән янган Мирсәет Солтангалиевне төрмәләргә тыгып, канатларын көйдереп тезгә куйсалар да, җәллад Сталинның шәхес культы котырмаган, яшь коммунист һәм комсомолларның барча милләтләр дә тигез булган азат тормыш төзибез дигән алсу хыяллар эчендә очынган еллары бит әле.
Ни кызганыч, труппаның төп өлешен 1933 елда Казанга, татар академия театрының филиалы рәвешендә кайтарып җибәрәләр, ун ел буе яшәп килгән һәм Урал, Себер, Урта Азия, Идел буйлап, Донбасс-Кузбасс шахталарына кадәр җитеп хезмәт куйган Мәскәү татар эшчеләр театры яшәүдән туктатыла. Сталинның һәм аның кубызына биюче күн тужуркалы большевик комиссарларның "вак" милләтләр өчен кислородны яба башлаган чагы. "Эшче", аның урынына чыга башлаган "Игенчеләр" газетасы, "Коммунист", "Ударниклар", "Октябрь баласы", "Яңалиф", "Мәгариф эшчесе" атлы матбагалар, хәтта әзәрбайҗан халкы өчен саф татар телендә таратылган "Баку эшчесе" газетасы - һәммәсе дә Мәскәүдән читкә, провинцияләргә куыла. ХI-ХII гасыр чигендә Болгар ханлыгындагы Күчтем морза барып нигезләгән бистә шулай итеп чиста рус мәркәзе булып кала.
Тарихыбызны белмибез, бигрәк белмибез шул! Бәлки, шушы язмабыз һәм Ләйлә ханым Казанская саклап калган бердәнбер афишадагы рәсемнәр кемнәрдәдер хатирә уятыр да, алар истәлеге Мәскәү театрының тарихын тулыландырыр әле.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев