Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Миңгәрдә – сәнгать музее

Анда ике атна дәвамында йөзләгән этюд һәм картина иҗат ителде, шуларның кырыклабы Миңгәр авылына бүләк итеп бирелде һәм алар озакламый рәсем сәнгате музеенда урын алачак.

Моңа кадәр Саба районының Миңгәр авылын кичке Сабан туйлары, саф сулы чишмәләре, ясалма күлләре, балыкчы йортлары, Сөембикә манарасына охшатып салынган мәһабәт корылмасы, зур сәламәтләндерү-ял үзәге һәм, әлбәттә инде, СССРның халык артисты Шәүкәт ага Биктимеровның музее аша белсәк, озакламый ул тагын да зуррак яңгыраш алып, эре сәнгать үзәгенә дә әйләнергә мөмкин. Яңа гына биредә рәсем сәнгате музее ачылды, Татарстанның төрле районнарыннан һәм Башкортстан, Чуашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Череповец шәһәреннән килгән кырыклап рәссам катнашында зур пленэр үтте. 

Анда ике атна дәвамында йөзләгән этюд һәм картина иҗат ителде, шуларның кырыклабы Миңгәр авылына бүләк итеп бирелде һәм алар озакламый рәсем сәнгате музеенда урын алачак. Киләчәктә исә Миңгәрдә рәсем мәктәбе ачу күздә тотыла. Гап-гади авыл җирлегендә гомер тормышка ашмас кебек тоелган хыялларны бер-бер артлы чынга ашыручы – туган ягын күтәрүне ният иткән эшмәкәр, «Татарча көрәш» буенча Бөтенроссия федерациясе президенты, Россиядә танылган хуҗалык һәм җәмәгать эшлек­лесе, спорт остасы Җәүдәт Миннәхмәтов. 

Бу юнәлештә эш инде байтактан алып барыла. Моннан ел ярым элек Миңгәргә күренекле рәссам, журналист, кинорежиссер Фәйзрахман Камал кайтып төпләнә. Без аны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, оста виолончелист, композитор Ильясның һәм әдәбият өлкәсендә үз юлын салып килүче Салаватның әтисе, утыз ел Татарстаныбыздан читтә, Санкт-Петербургта гомер кичерсә дә, балаларына милли тәрбия биргән шәхес буларак та беләбез. Кайткач, иске мәктәп бинасында остаханә ачып җибәрә. Аның бер өлешендә Ф.Камалның туганы мөгаллим, скульптура остасы, тел белгече Раушания Габидуллинаның кул эшләре булса, икенче өлешендә Ф.Камал иҗат иткән сувенир сынчыклар, майлы буяу белән ясалган картиналар һәм рәссамга төрле илләрнең күренек­ле осталары бүләк итеп биргән сурәтләр урын алган. Монда  Сөембикә ханбикәбез, аның улы Үтәмешгәрәй сыннары да бар. Фәйзрахман Камал тарих белән кызыксынучы кылкаләм остасы буларак та таныш. Аның «Борынгы Болгар табышмаклары» фильмы Казандагы халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелеп кенә калмыйча, Төркиядәге дәрәҗәле фестивальдә дә катнашкан иде. Остаханәсендә дә ул балаларга сыннар әвәләткән, рәсемнәр ясаткан арада, «тарихтан табышмаклар чиштерә», газиз халкыбызның үткәннәре белән кызыктырырга тырыша. Ф.Камал Сөембикәгә охшатып салынган манараның эчке интерьерларын бизәү эшендә дә катнашкан. Миңгәрдә үткәрелгән ярминкәләрдә дә сувенирларын күрсәтә. Тимершыкта узачак җыенга да күргәзмә белән барырга ниятләп тора. Остаханәдә музыкаль кичәләр дә үткәрәләр. Биектаудан музыка уен кораллары ясаучы оста Җәлил Вилданов килеп, балаларны таң калдырып киткән. Рәсем сәнгатенең дә әллә нинди кызыклы төрләрен өйрәтәләр. Кукмара егете Мөнип Фатыйхов, мәсәлән, артыш агачыннан җәнлек сыннары ясап күрсәткән. Ул агачның хуш исе остаханәдә әле дә бетмәгән. Фирдәвес кызы Раушания дә әле күннән бизәнү әйберләре эшләргә, әле чигәргә өйрәтә. Кыскасы, остаханәдән балалар да, авыл халкы да өзелеп тормый. Көне буе бала-чага белән әвәрә килгән вакытлар була, дип сөйләде Фәйзрахман әфәнде. Җәй айларында якын шәһәрләрдән каникулга кайтучы балалар да кызыксынып килә, ди. Яшь буынны телефоннардан, җенесе билгеле булмаган җан ияләре турындагы сәер чит ил мультфильмнарыннан аеру өчен әйбәт шушындый остаханәләр. Раушания ханым белән эзләнеп, Миңгәр тарихы турында әзерләнгән саллы китап та озакламый басылып чыгарга тиеш икән. Остаханә байтактан эшләп, авыл халкының күңелен яулап өлгерсә дә, тантаналы ачылышы яңа гына булды. Анда рәссамның улы Ильяс Камал һәм яшь музыкант Динә Шакирова да кайткан иде. Затлы музыка тыңлап, хан-ханбикә сыннарын, милли колоритлы картиналарны карап рәхәтләнде авыл халкы. Бу көннәрдә биредә пленэрга ерак җирләрдән килгән рәссамнарның остаханәләре дә оештырылды.

Кунакчыл Миңгәр пленэрның матди ягын кайгыртса, рәссамнарны иҗат сәфәренә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев илһамландырган. Бу сурәт остасы респуб­ликабыз буенча кырык пленэр үткәрде. Иң зур хыялы – туган ягы Сабада рәссамнарны җыю иде. Шушы як чишмә суларын эчеп үскән Шәмәрдән егете бит. Ниһаять, җитмеш яше тулгач, бу хыялын тормышка ашыруга иреште. Рәссамнар Саба районы җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп туя алмый. Балыкчылар комплексында аларга иркен, якты бүлмәләрдә яшәү, иҗат итү мөмкинлеге тудырылган. Киндер, буяу, кылкаләмнәр белән тәэмин ителгәннәр. Пленэр башланганда республикабызда көннәр салкын торгач, рәсем осталары өшемәсен өчен, итекләргә кадәр китерткәннәр. Вертолетта сәяхәт иттергәннәр. Рәссамнар авыр халкын, авыл урамнарын яратып сурәткә алган. Иҗат кешесе урам этедәй типкәдә яшәгән заманда зур игътибар, хөрмәт күреп, үз-үзләренә ышанычлары арта төшкән, күңелләренә илһам иңгән, бер гаилә булып шау-гөр килеп яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. Этюдларны туган, эшләгән шәһәрләренә алып китәрләр һәм анда Татарстанның Саба районындагы Миңгәр авылы пейзажлары зур картиналарга иңдерелер, кунакчыл Миңгәрне, киләчәкне кайгыртып яшәүче хуҗаларын, садә авыл халкын сагынып искә алырлар. 

Пленэр азагында матур бүләкләү тантанасы оештырылды. Рәссамнарны Җәүдәт Миннәхмәтов һәм Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде. «Иң шәп композиция», «Иң яхшы этюд» өчен рәссамнар Новиков һәм Черныйга, тамашачы мәхәббәтен яулаган Камалетдиновка махсус дипломнар һәм премия­ләр тапшырдылар. Миңгәр балаларын осталыкка өйрәткән Хөсәенова, Баймяшкина, Илюшкина, Евграфовага рәхмәт хатлары бирделәр. Пленэрда катнашкан өчен Самойлова, Филипповага, Николаевка да рәхмәт белдерелде. Рәссам халкының башлары күккә тиде. Бу заманда шушындый хөрмәтне тагын кая күрәсең?! 

Афәрин, сабалылар! Җәүдәт, Фәйзрахман, Мөдәррис кебек егетләребез булганда сәнгать мәктәбенең сафка басачагына күңелдә тузан бөртеге кадәр дә шик юк.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Елена ШИЛИНА фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев