«Милли нигезебезне ныгытыйк»
Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, рәссам Гөлнара Фәләхованың иҗаты һәрчак милли тема белән үрелеп бара.
Аның хезмәтләренә карата тамашачылар фикерләре һәрвакыт бертөсле: «Рәсемнәре беркем эшләренә дә охшамаган! Рәссам – зәвык иясе!» Гөлнараның ямьле, кызыклы иллюстрацияләре иҗат белән бәйле социаль челтәр битләрендә дә беркетелә. Аларны карап баручы сәнгать сөючеләрнең фикерләре дә нәкъ шундый. Алар Гөлнараның рәсемнәре нәшер ителгән китапларны, дивар календарьларын, тәбрикнамәләрне дә җыеп бара. Аның әсәрләренә гашыйк булучылар: «Гөлнараның искиткеч иҗаты – йөрәк түребездә», – дип соклана.
Гөлнара кечкенәдән бирле рәсемнәр ясаса да, балалар сынлы сәнгать мәктәбенә бик теләп йөрмәгән. «Сәнгать мәктәбендәге белем бирү программасы күңелемә ошамый иде, – дип искә ала ул. – Киләчәктә дә үземне рәссам булырмын дип бик күзалламый идем. Әмма урта мәктәпне тәмамлагач, барыбер Башкортстанның М.Акмулла исемендәге дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга керергә карар кылдым. Ни дисәң дә, рәсемнәрне яхшы ясый идем һәм, моңа өстәп, үземдә игътибарлык, әйләнә-тирә дөньяга сокланып карау хисе булуын тоеп үстем. Югары уку йортын 2008 елда тәмамладым. Институтта белем алганда да, аннан соң да сынлы сәнгатьтәге төрле ясау алымнарын өйрәндем. Институтта укыткан остазларым арасыннан талантлы рәссамнар Рөстәм Мөгыйн улы Фәтхуллин һәм Тәлгать Хәсән улы Мәсәлимовны аеруча истә калдырдым, аларга биргән белемнәре өчен рәхмәт яусын!
Этника тематикасындагы рәсемнәремне ясаганда күңелемнән балачагымны барлыйм: минем әбием Фәимә һәм бабам Салих Татарстанның Мөслим районындагы Шуганка авылына яшәде. Алар янына кунакка кайтып йөргән чакларым әле дә истә. Алар минем белән бары тик ана телебездә генә сөйләште. Шуганкада хәзер дә ерак туганнарыбыз гомер итә. Ләкин дәү әниебез, дәү әтиебез вафат булгач, анда бик сирәк кайтам, әмма ул яклар белән бәйле хатирәләремне кадерләп саклыйм. Миллилек кушылган рәсемнәр өчен мөһим булган илһам әлеге истәлекләрем аша да барлана. Минем, әлбәттә, Казанга һәм Болгарга да килгәнем бар... Татар мохитенең игелекле булуы анда аеруча сизелә, дияр идем.
Әти-әнием исән-сау. Алар, минем карашка, иҗатка гашыйк затлар. Әтием Равил дәфтәр битләренә рәсемнәр ясарга ярата. Әнием Зөлхәбирә фармацевт булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Сеңлем Альбина бүгенге көннәрдә иллюстрацияләрем мотивлары буенча эпоксид сумалалы брошкалар ясый башлады, ул да иҗатны үз итә...»
Гөлнара Фәләхованың 2008 елны әзер булган «Йолдызлык» сериясе дә останың үзенчәлекле иҗатны үз итүче талант иясе икәнен раслый. Чөнки аның институттагы диплом эшенә караучы портретлары... киптерелгән яшел яфракларны ПВА җилеме белән ябыштырып һәм әзер сурәт өслекләрен лак белән ныгытып ясалган. Аларда – җырчылар З.Рамазанова, Ю.Шевчук, балет йолдызы Р.Нуриев, шагыйрь М.Кәрим сурәтләре. Билгеле, сәнгать өлкәсендә яфракларны тегәләр дә, аларга төсле җепләр белән чигәләр дә, аларны хәтта челтәрләп-челтәрләп кисәләр дә... Әмма бары тик төсле яфракларны гына кулланып ясалган портретлар сирәк күренеш. Мондый сәнгати флористикада япон рәссамнары гына аеруча тырыштыр, мөгаен... Гөлнараның хәзерге рәсемнәре арасында да төп сюжетка табигать күренешләре өстәлгәннәре шактый.
Әлеге рәссам үз хезмәтләрен заманча компьютер программаларын кулланып иҗат итә. «Болай тизрәк ясала, уңайлы да. Ә гомумән, миңа графика юнәлеше дә ошый әле. Шул ук вакытта цифрлы программалар белән генә үз хис-кичерешләремне күп төсләрдә күрсәтүгә дә өстенлек бирәм. Кайчак, кәефкә карап инде, катнаш техника да кулланам. Әйтик, рәсемне башта акрил буяулар һәм гади яисә акварель каләмнәр белән ясыйм да, аннары цифралы программада камилләштерәм.
Төрле мавыктыргыч китаплар өчен иллюстрацияләр иҗат итәм һәм әлеге төр иҗатка аеруча җаваплылык белән карыйм. Бу җаваплылык хисе нәшер ителгән китапны кулыма алып, аның битләрен ачып-ачып карагач кына юкка чыга... Заказлар Уфа, Казан, Санкт-Петербург китап нәшриятларыннан да булды. Минем фикеремчә, безнең татар халык әкиятләре башка халык әкиятләреннән бер яклары белән дә ким түгел. Аларның бай эчтәлекләре буенча бик шәп рәсемнәр ясарга мөмкин. Ә иң беренче китап иллюстрацияләрем 2017 елны ук рус телендә басылган «Зилян» («Җилән») татар халык әкияте белән бәйле булды. Бер дистәдән артык иллюстрациям 2021 елда Казанның «Юлбасма» нәшрияты тарафыннан татарча һәм русча нәшер ителгән «Үзем белдем, диген» татар халык әкиятләре китабы битләрен дә бизәде, бу китап уңыш казанды. Моннан кала «БХВ»да «Россия халык әкиятләре» сериясенә караган Ә.Фәйзинең «В стране смельчаков» дип аталган татар әкияте китабын бизәү өчен дә миңа мөрәҗәгать иткәннәр иде. Тиздән шушы ук нәшриятта тагын бер китап чыгачак, аның битләрендә төрек мотивлары аша чишелгән яңа иллюстрацияләремне күрерсез. Илһамны тормышның үзеннән, тирә-юнемдәге иҗатчылар әсәрләренә сокланудан, табигатьтән, татар көй-җырларыннан, төрле халык мәдәниятләреннән, дастаннарыннан җыям. Яңа проектларым өчен образлар уйларымда да туа, татар һәм башкорт халык әкиятләре аша да барлана...»
Моннан кала Гөлнара Фәләхова киездән келәмнәр, кием-салымнар да иҗат итеп караган. Ә кайбер әсәрләрен, аеруча башкорт гүзәлләре ясалганнарын, инде зур күләмле киезләргә дә күчерергә өлгергән. «Киез сәнгате белән моннан берничә ел элек үк, төгәл итеп әйткәндә, 2008 елны, квалификацияне күтәрү курсларында танышырга туры килде. Башкорт авылларына барып, балалар сынлы сәнгать мәктәбе, югары уку йорты укытучылары, остазлар һәм студентлар белән бергәләп киез әйберләр ясауның борынгы алымнарын өйрәндек. Бер атна буе шәһәрдән еракта булдык, табигатькә сокландык. Киез басу процессын бик ошатам, чөнки соңгы этапта нинди сурәт килеп чыгасын алдан чамалап та булмый бит... Киездәге рәсемне энә белән киезләп ачыклау да ошый миңа, бу хезмәт хәтта аерым бер төр медитациягә дә тартым. Киез әсәрләр ясау нечкәлекләрен бүгенге көндә дәресләр вакытында үз укучыларыма теләп өйрәтәм», – ди оста. Талантлы рәссамыбыз Октябрьск шәһәренең балалар сынлы сәнгать мәктәбендә ун елдан артык укытучы булып эшли.
Аның хезмәтләре Башкортстан һәм Татарстан күргәзмә залларында экспозицияләнгән инде. Башкортстанның Көнбатыш рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы Гөлнара Фәләхова әсәрләре «Урал» галереясында, М.Кәрим исемендәге Яшьләр театрында, Башкортстанның М.Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультеты музеенда, Россиядәге һәм күп кенә чит дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларда да бар.
«Минем балаларга сәнгати белем бирүдән туктап торган чагым да булды, ләкин үз белемем, туплаган тәҗрибәм белән уртаклашырга теләвем тагын сәнгать мәктәбенә укытырга кайтарды, – ди әңгәмәдәшем. – Һәр укытучы да үзе мавыккан сәнгать юнәлешләрен алга этәрергә омтыла, мин дә укучыларымны яңа идеяләр, яңа материал, чималлар белән кызыксындырам, аларны уңышлы композицияләр төзергә өйрәтәм. Иҗат ул игътибарлылык таләп итә, ә бүгенге балалар бик игътибарлы димәс идем... Кайчак аларны милли темага кертеп җибәрү дә авыр. Хәзерге көндә заманчарак итеп язылган яңа әкиятләр дә бик кирәк дип саныйм. Бүгенге балаларга шундый әсәрләр күбрәк ошый. Гомумән алганда, алар милли темага рәсемнәрне теләп ясап китә». Гөлнара Равил кызының укучылары – сәләтле, тырыш балалар. Аларның Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә күп тапкыр җиңеп чыгуы Гөлнараның талантлы остаз булуын тагын бер кат раслый.
Рәссамның үз әсәрләрендәге этнографик детальләре гаять сокландыра. Аларда: милли киемле мөлаем хатын-кызлар төрледән-төрле уен коралларында моңлы көй барлый, яланяклы сылулар ни хакындадыр уйлана, гашыйк җаннар болын моңына колак сала, курку белмәс баһадирлар яңа җиңүләргә юнәлә, кечкенә шук кызлар дөньяларын онытып бии, көлә... Аның кәгазь битләрендә «Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми», «Үги кыз», «Зөһрә», «Өч кыз» кебек татар халык әкиятәренә багышланган эшләре дә бар.
«Тамашачыларымның, китап сөючеләрнең хезмәтләремә карап, мәхәббәт, тынычлык хисләре кичерүләрен, ә кайберләренең үз нәсел тамырларын барлауларын, халкыбыз тарихына, аның традицияләренә, мәдәниятенә тагын да якыная баруларын телим», – ди Гөлнара Равил кызы.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев