Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Мәхәббәтле сәнгать

Артур – дизайнер. Диләрә – татар теле белгече.

Икесе дә Кукмарада туып үскән. Икесе дә Казан дәүләт университетында белем алган. Гаилә корганнар. Һәм бүген икәүләшеп борынгыдан килгән чүлмәкчелек сәнгатен торгызалар.

Кукмара кешеләре гадәттән тыш тырышлыклары, үҗәтлекләре, максатчанлыклары белән аерылып тора. Бу сыйфатлар чүлмәкче Шакировларга да хас. Юкса барлы-юклы биш ел эчендә шундый нәтиҗәләргә ирешер идемени алар? 

Әйе, нәкъ биш еллап элек без бу матур пар турында бер язган идек инде. Ул вакытта алар әле юлның башында гына булган. Ә хәзер ныклап аякка басканнарын күреп сөендек. Беренче күрешүебездә Кукмарага яшәргә кайтып, «Галактика» балалар иҗат клубында укыта гына башлаган чаклары булгандыр. Клубның директоры, һич көтмәгәндә, рәсем, компьютер графикасы белән бергә чүлмәкчелек һөнәрен өйрәтүне дә сорагач, Артур белән Диләрәгә башта кыенга туры килә. Казанда балчык әвәләү курсларында укып алсалар да, белем җитенкерәмәген сизеп, төрле чыганаклардан – китап, интернеттан һәм һөнәрчеләрне эзләп табып һөнәр өйрәнүгә җитди керешәләр. Кукмара кешесе тотынсамы!.. Булдырмаганы юк кукмараларның... 

Дөрес, башта байтак савыт-саба ватыла. Эш бармаганда чыгырдан чыгып түгел. Үзле балчыкның сыйфатын белеп бетермәгәнлектән, пичтә яндырган вакытта ватылган тәлинкәләр турында сүз бара.  Аннары балчык белән «дуслаша төшкәч», төрле сортларның холык фигылен өйрәнеп алгач, эш майлаган арба кебек бара башлый.  Бүген Кукмараның үз балчыгы да, Оренбург, Урал якларыннан кайтартканы да, Испания, Төркиядән китерткәне дә эшкә ярый. Кызыл, ак балчык кулланалар. Чүлмәкчелек дисәк тә, Шакировлар гел чүлмәк кенә ясамый, тәлинкә, чәчкә савытлары, чынаяклар, муенга тага торган бөтиләр һәм тагын әллә ниләр иҗат итәләр. Берсен дә буямыйлар, сөттә юып, пичтә яндыргач үзенә бер төрле матур көрән төскә керә тәлинкәләре. Иң мөһиме, нәрсә генә ясасалар да, бөтенесенә милли бизәк төшерәләр. Тагын кызыгы шул, савыт сабалары түгәрәк түгел, өчпочмаклы, дүртпочмаклы... Берсе, әйтик, өлешләп өчпочмак чыгару өчен махсус уйланылган. Моннан биш ел элек бер генә төр тәлинкәләре булса, бүген Шакировларның иҗат әсәрләреннән киштәләр сыгылып тора. Барысы да матур, зәвыклы, карап кына торасы килә. Кукмара халкы да Шакировларны бик хөрмәт итә. Мәдәният министрлыгы үткәргән «Республикабызның мәдәни башкаласы» бәйгесенә Казаныбызга районның иң оста куллы шәхесләре белән бу матур гаилә дә килгән иде. 

Яшь булсалар да, үзләренең чүлмәкчелек брендын булдырулары өстенә әле мөгаллим буларак та борынгы һөнәребезне торгызуга, үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Көндезләрен «Галактика»да балаларга балчык сәнгатенең серләрен өйрәтсәләр, кичләрен һәм ял көннәрендә үзләренең RA CERAMICS шәхси остаханәләрендә бөтен теләгән кеше өчен осталык дәресләре оештыралар. Бирегә килеп бала-чага туган көннәрен уздыра, аларның әти-әниләре авыр эш атнасыннан соң бушана, күңелен ял иттерә. 

Балчык әвәләүнең кеше организмына файдасы әйтеп бетергесез зур. Балаларның бармаклары хәрәкәт итәргә өйрәнә. Юкса телефон төймәләренә генә басып, баш бармактан кала бүтәннәре әлле-мәлле бер хәлгә килгәндер. Бармак хәрәкәтләнгән саен исә, баш мие әйбәтрәк эшли. Галимнәр хәтта психик тайпылышлы яисә тумыштан берәр төрле рухи авыруы, җитешсезлеге булган балалар өчен балчык әвәләтеп дәвалау-реабилитацияләү методикаларын уйлап тапкан. 

Өлкәннәр дә остаханәгә бик яратып йөри икән. Бүген әле бер, әле икенче илдә сугыш башланган заманда бераз онытылып тору, баштагы уйларны бер тәртипкә китерү, куркуларны беразга гына булса да куып тарату өчен балчык әвәләү бер дигән. Аеруча яшь парлар, гашыйклар өчен мәхәббәтне ныгыту чарасы буларак файдалы чүлмәкчелек. Балчык бит ул – тереклек, тормыш башы. Коръәндә дә Адәмнең балчыктан яралтылганы турында әйтелә. Галимнәр исә балчыктагы һәм кеше организмындагы минераллар җыелмасы бер-берсенә тәнгәл килүен ачып Коръәндә язылганнарны фәнни яктан дәлилләде. Чүлмәк ясый торган әйләнмәле җайланма да кояш, тормыш символы түгелмени? Сөйгән ярың белән  шул җайланманы әйләндереп, дүрт куллап балчыктан чүлмәк ясауда ниндидер романтика, тылсым бардыр сыман. Хәзер бит ирнең – хатынына, хатынның иренә вакыты юк. Берсе җанатарлар кафесында дуслары белән сыра чөмерә, икенчесе фитнес клубта тәненең бәгъзе өлешләрен кабарту белән мәшгуль. Кем өчен кабарта диген. Ире белән кара-каршы утырып сөйләшмәгәч тә. Балчык әйләнмәсе исә ир вә хатынны берләштерә, асылга кайтара. Борынгы һөнәрләр адәм баласына тормыш, кешелек асылын хәтердә яңартырга, кирәксез ыгы-зыгы, әһәмиятез вак-төяктән арынып торырга мөмкинлек бирә. Биш ел кулга-кул тотынып балчык әвәләгәнгә, әнә, күр, Диләрә һәм Артур Шакировлар нинди матур, тәлинкәләре генә түгел, үзләре дә карап туйгысыз...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев