Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Мавыктыргыч керамика

Күрәм: рәсемнәрем башкаларныкыннан аерылып тора, төгәлрәк тә килеп чыгалар. Шулай итеп, үземдә рәссамлык сәләте булуын ачыкладым. Һәм кырык яшемдә Казанның Халык сәнгате һөнәрләре техникумына укырга кердем.

Снежана Хәйруллина җитәкләгән “Ишморат” керамика остаханәсе Казанның нәкъ үзәгендә үк урнашкан. “Кайчандыр бу йортта XVIII гасырның үтә бай сәүдәгәре И.Михляев яшәгән, – дип башлады сүзен керамика остасы. – Ә ул үз заманында Петр I белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Остаханәбезнең М.Җәлил урамында урнашуы да безнең Ишморатовлар нәселе өчен символик мәгънәгә ия төсле. Чөнки каһарман шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”н рус теленә Казанда беренче булып бик якын туганыбыз Суфия апа тәрҗемә иткән, ә дәү әниебез, Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры артисткасы Рәшидә Җиһаншина исә “Моңлы бер җыр” спектаклендә Муса Җәлилнең әнисе ролен дә күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарган. Аның улы исә, газиз әтием Рөстәм Ишморатов, бар хыял-планнарымны да хуплый килде. Остаханәбез өчен беренче махсус мичне алыр­га кирәк булганда, мин аның киңәшенә дә колак салдым. Әтием Рөстәм Риза улы Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлап, озак еллар конструкторлык бюросында инженер-конструктор булып эшләде. Ул уйлап табучы да иде, балалар өчен төрле уеннар да иҗат итте. Мин үзем исә башка һөнәр сайладым. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, теш табибәсе булып эшли башладым. Берничә елдан соң сәүдә буенча менеджер эшенә күчтем, гаилә тормышын алып бару, балалар үстерү белән бәйле куанычлы мәшәкатьләр дә өстәлде. Улым мәктәпкә укыр­га кергәч тә, рәсем ясау белән шөгыльләнә башлады. Һәм мин дә ясап карарга булдым. Күрәм: рәсемнәрем башкаларныкыннан аерылып тора, төгәлрәк тә килеп чыгалар. Шулай итеп, үземдә рәссамлык сәләте булуын ачыкладым. Һәм кырык яшемдә Казанның Халык сәнгате һөнәрләре техникумына укырга кердем. Ә анда көндезге уку гына бар иде, шулай да каушап калмадым, бер ел укып, рәссам-бизәүче белгечлеген алдым. Мин бит әле педагог-психолог белемен дә үзләштердем. Бу өлкәдә дә үз уңышларым бар. Бергә укыган иҗатташларым белән 7 ел шушы остаханәдә эш алып барабыз, чөнки керамика белән шөгыльләнү барыбызның да күңелен яулап алды.  Миңа үзле балчык терапиясе бик ошый, аның белән мавыгучы кешеләрнең күбрәк булуын телим”.

Снежана Рөстәм кызы коронавирус зәхмәтенә кадәр үк ТИСБИ лаек булган грант программасы нигезендә мәрхәмәтле укыту проекты эшенә кушылган һәм сәламәтлекләре чикле, шул исәптән сукыр кешеләрне керамика сәнгатенә өйрәткән. “Башта керамикага өйрәнергә дип барлыгы 170 кеше килгән иде, соңрак аларның саны 20 гә генә калды... Үзле балчыктан савыт-саба, башка төр әйберләр ясау – җиңел хезмәт түгел. Әмма бу сәнгатьтә һәрчак үсеш мөмкинлеге булуы барыбер күпләрне үзенә җәлеп итә. Менә без дә быел яз һөнәребез нечкәлекләренә төшенер өчен, ике атнага Үзбәкстанга барып кайттык. Үзбәк керамикачылары биргән тәҗрибәдән бик канәгать калдык! Димәк, үз иҗатыбызда аларда кабул ителгән матурдан-матур формаларны да кулланачакбыз. Үзбәкстанда күп гасырлар буе дәвам итүче җирле сәнгать төрләрен пропагандалау киң колач алган, дәүләт программалары буенча теләге булган һәркемне биредә үз сәнгатьләренә төшендерәләр, кеше юл бәясен генә түли. Ә керамикачылар анда, чыннан да, күп. Фирганә даласының иң борынгы каласы Риштанда барлыгы илле мең кеше яши, шуларның бер меңе – керамика осталары. Бу шәһәр Үзәк Азиянең үзенчәлек­ле глазурьлы керамика ясау үзәге дә...”

Снежана Хәйруллинаның үз иҗат әйберләренә дә игътибар иттем: остаханә киштәләрендә алар байтак. Биредәге татар милли орнаментлары белән бизәлгәннәре дә, үз фантазия көче булышлыгында туган үзенчәлекле савыт-сабалар да, интерьер бизәү өчен кирәкле сынчыклар да... һәммәсе сокландыргыч итеп әвәләнгән!

“Ишморат” олылар өчен дә, балалар өчен дә осталык дәресләре оештыра. Остаханәнең “Талантлар университеты” һәм сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачык­ларга булышлык күрсәтә торган  “Сириус” республика үзәге белән берлектәге нәтиҗәле хезмәтләре дә җитәрлек.  

Болардан кала Снежана Рөстәм кызының киләчәктә тормышка ашырырга теләгән тагы бер якты хыялы бар: ул Казан үзәгендәге шушы ишегалдын керамик мозаикалы ишегалды итеп үзгәртеп бизәргә тели. “Хыялым тормышка ашса, әлеге ишегалды башкала халкын һәм туристларны да үзенә җәлеп итеп торырдай матур җир буларак танылыр иде!” – ди иҗатчы. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев