Мари Илендә яңа гөсләләр табылды
Гөслә - борынгы уен коралы. Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, чуваш, мари, удмурт) ул элек-электән кулланышта булган. Хәзерге көндә гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә сакланган. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны (аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге апалар) елдан-ел кимеп бара. Әлеге традицияне тирәнтен өйрәнү, саклау һәм яңарту максатыннан мин...
Гөслә - борынгы уен коралы. Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, чуваш, мари, удмурт) ул элек-электән кулланышта булган. Хәзерге көндә гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә сакланган. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны (аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге апалар) елдан-ел кимеп бара. Әлеге традицияне тирәнтен өйрәнү, саклау һәм яңарту максатыннан мин 2013 елдан бирле махсус экспедицияләргә чыга башладым. Балтач, Арча якларында халык арасында гөсләләр әле дә бар. Әмма быелгы табышлар - гадәттән тыш! Мари Иле республикасында моңарчы татар фольклоры фәнендә яктыртылмаган гөсләләрнең ике яңа төре ачылды.
Беренчесе - дәү гөслә, ике кеше кара-каршы утырып уйнау өчен эшләнгән. Аның озынлыгы - 97 см, киңлеге - 62,5см, калынлыгы - 25 см (чагыштыру өчен, гади үрнәкләрнең үлчәмнәре: 70-90 х 30-35 х 11-14 см тирәсе). Гөсләне Носла пүчинкәсенә Иске Чипья авылыннан (хәзер Балтач районына керә) күченеп килгән Алексеев Михаил Алексеевич үзенең кызларына ясаган булган.
Икенчесе - өстәл рәвешле гөслә (өч аягы, капкачы бар). Озынлыгы - 91,5 см, киңлеге - 49 см, калынлыгы - 13,5 см, идәннән биеклеге - 73 см. Гөсләләрне тез башларына (бу очракта ул еш кына шуып китә) яисә өстәл, урындык сыман каты һәм тигез булган әйберләргә куеп уйныйлар. Әлеге үрнәкне Арча районы Сәрдәбаш авылы остасы Архипов Сарафьон Архипович (1915 - 1985/86) ясаган.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев