ЛАКЛЫ ШКАТУЛКАЛАРДА – ТАТАРЛАР
Тозсыз тәнкыйтьчеләрнең берсе күргәзмә вакытында Юрий Павловның йөзенә бәреп әйтергә дә батырчылык иткән: "Сезнең шкатулкаларыгыздагы темалар бер кысага да сыймый!" Әгәр дә ул 2015 елда җиде лаклы шкатулкасын Казанның хәзерге сынлы сәнгать галереясында ачылган күргәзмәгә куймаса, күпләр аның турында хәзер дә һичнәрсә белми калыр иде әле. Һәрхәлдә: "Юрий Павлов хакында...
Тозсыз тәнкыйтьчеләрнең берсе күргәзмә вакытында Юрий Павловның йөзенә бәреп әйтергә дә батырчылык иткән: "Сезнең шкатулкаларыгыздагы темалар бер кысага да сыймый!"
Ә югыйсә бар да гадәттәгечә башланган: әнисе аккордеонда уйнарга өйрәтергә теләп, музыка мәктәбенә алып барган, ә баланың рәсем ясыйсы килгән. Нәтиҗәдә - рәсем ясау түгәрәге, аннан соң - сынлы сәнгать мәктәбе. Соңрак сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. Юрий Павлов - татар мәдәниятен ихластан яратучы, Татарстанның үткән гасырлардагы бар тарихын бик яхшы белүче, тырыш шәхес. Аның кебек лаклы миниатюралар иҗат итүче осталарны хәзер Россия буйлап шәм кабызып эзләсәң дә табуы кыен. "Бу эш шактый кул хезмәтен таләп итә. Мин 1981 елны, Лениногорск сынлы сәнгать училищесын тәмамлауга ук, шкатулкалар ясау белән кызыксындым. Армия сафларында рәссам-сызымчы буларак хезмәт иттем. Буш вакытларымда лаклы миниатюралар язу техникасына совет шкатулкаларын өйрәнеп, үзлектән төшендем. Ә 1980 еллар ахырында шушы юнәлешне яхшы белүче оста белән таныштым, һәм ул мине шкатулкалар ясарга өнди башлады, ризалаштым. Менә 27 ел буе бары тик алар белән мәшгульмен. Әсәрләремнең күбесе - чит илләрдәге шәхси тупланмаларда, берсе - Татарстан Сынлы сәнгать музеенда, ә берничәсе - югары даирәдәге дәүләт эшлеклеләренең шәхси тупланмаларында. 
Сату базарына килгәндә, безнең илдә аларны бары тик матди уңышка ирешкән һәм югары сәнгать әсәрен бәяли белүче бәндәләр генә сатып алырга мөмкин. Бәяләре ягыннан башкалар белән килешеп булмый. Үз хезмәтемне арзанайта алмыйм. Чөнки бер шкатулка ясау өчен җиде-сигез ай вакыт сарыф итәм, көненә унар-уникешәр сәгать язам. Чыгымнар да шактый: кыйммәтле кылкаләмнәр, сыйфатлы буяулар, чыдамлы лаклар кирәк. Хәтта әзер шкатулкаларны салып куярлык махсус тартмаларны да бары тик үзем әзерлим. Шкатулкаларны агачтан ясауны кулай дип тапмадым. Чөнки вакыт узу белән агач йә яргаланырга, йә чатнарга мөмкин. Минем әсәрләремнең нигезен папье-маше тәшкил итә. Уйлап йөргән композициям темпера белән языла. Ахырдан кайбер урыннары алтын белән тулыландырыла", - дип аңлата Юрий Владимир улы.
Юрий Владимир улы үзе дә: "Татар фольклоры, әкиятләре, риваятьләре белән бәйле эшләрем безгә тарихны, үзебезнең тамырларыбызны онытмаска, милләтләрнең үзара туганлык хисләрен суытмаска ярдәм итә. Чөнки без үз тарихыбызны онытсак, ул безгә үзе хакында искә төшерәчәк, - дип аңлата. - Минем үзенчәлекле стилем тиз туды. Аларның аталышлары да яраткан темаларым хакында сөйли: "Меңьеллык Казан", "Сөембикә ханбикәне һәм аның улы Үтәмешгәрәйне Казаннан озату", "922 елның маенда илтабар Алмыш-Җәгъфәр ханның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүе", "Кабан күле риваяте", " Сабантуй", "922 ел. Болгар. Идел буе Болгар дәүләте илтабары Алмыш ханның Багдад илчеләрен кабул итүе"... Бу хезмәт миңа бары тик шатлык бүләк итә һәм мин әсәрләремнең һәрберсен "Казан" сүзе белән тамгалыйм, күбесен нәкъ менә яшел төстәге, бизәкле кайма белән чиклим".
Павлов инде күп үрләрне яулаган рәссам булса да, әлегә үз тәҗрибәсен башкаларга тапшырып барырга өлгерми. "Ун-егерме елдан соң, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, үз укучыларым да булыр, ә хәзергә иҗатым эчендә янам. Алдагы елларда Коръән китабы өчен махсус шкатулка иҗат итәргә булдым, аны, бик матур орнаментлар сайлап алып, бизәргә җыенам", - ди рәссам. Бу шкатулканың үтә сыйфатлы булачагына шигем юк. Останың казанышларына гына игътибар итик: Юрий Павлов "Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәре остасы" ("Мастер народных художественных промыслов РТ") һәм "Татарстан Республикасы сыйфат лидеры" ("Лидер качества РТ") исемнәренә лаек. 2011 елда ул "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика бәйгесендә, 2012, 2013, 2014, 2015 елларда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" ("Лучшие товары и услуги РТ") бәйгеләрендә җиңү яулаган. 2016 елны Мәрҗани мәчете тарафыннан үткәрелгән "Мәрҗани мирасы" бәйгесе нәтиҗәсе буенча да дипломга лаек булган. В.В.Путин тарафыннан истәлекле медаль һәм РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул күп сандагы бөтенроссия, төбәкара һәм төрле шәһәрләрдә үткәрелгән һөнәрчелек күргәзмәләрендә, ярминкәләрендә һәм халык мәдәният фестивальләрендә дә иң актив катнашкан рәссам!
"Нинди дәрәҗәләргә ирешсәң дә, кайвакыт күңел төшеп киткән чаклар була. Шундый мәлләрдә хатыным Светлана - миңа зур таяныч. Ул минем киләчәгемне һәрчак якты итеп күзаллый. "Эшне җиренә җиткереп башкар да һәм аңа бәяне Ходай Тәгалә куяр", - дигән девиз белән яшим". Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев