Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Кылкаләмле «диңгез бүресе»

Тимур Назиф улы – III ранг капитаны дәрәҗәсенә ирешкән хәрби. Ул кайчандыр үзе укыткан институтта рәссам булып эшли.

Тимур Яруллин Санкт-Петербургта яшәп иҗат итә. Ул –  танылган рәссам-маринист. Аның эшләрендә нинди генә корабльләр сурәтләнмәгән! Күбесе – тарихи корабльләр һәм алар прототип­ларының техник параметрларына да тулысынча туры китерелгән. Тәҗрибәле «диңгез бүресе»нең иҗаты сокланырлык!


Рәссам Алтайдагы Бийск каласында туган. Әтисе Назиф Нуретдин улы – татар, Томскида туса да, аның нәселе Татарстанга, Болгар якларына барып тоташа. Әнисе – рус милләтеннән, Августа Петр кызы – Новосибирск өлкәсенең  Речник авылыннан. Бу гаилә ике ир бала үстергән.    

Тимур Назиф улы – III ранг капитаны дәрәҗәсенә ирешкән хәрби. Ул  кайчандыр үзе укыткан институтта рәссам булып эшли. 

Тормышта ирешелгән максатлар күп очракта балачактагы хыялларга да барып тоташа... Безнең әңгәмә дә кыю, зыялы милләттәшебезгә сабый чагын янә искә төшерде... 

 – Тимур әфәнде, сез 1961 елда дөньяга килгәнсез. Балачакта: «Үскәч, космонавт булачакмын!» дигәнсездер инде? 

– Нәкъ шулай, андый теләк тә булды... IX сыйныфта укыганда ук, парашют белән сикерергә йөрдем, ДОСААФ оештырган курста ике ел җитди шөгыльләндем. Укырга теләсәм, Волчанское авиа­ция училищесына алачаклар иде. Ләкин урта мәктәпне тәмамлауга ук, башка һөнәр сайладым. Беркем дә бернинди дә киңәш бирмәде. Үзем шундый карар кабул иттем. 

– Сез балачакта сәнгать мәктәбендә укыдыгызмы?

 – Юк. 6 яшемдә без Томск каласына күчендек. I сыйныфта балалар сынлы сәнгать түгәрәгендә өч ай гына шөгыльләндем. Рәсем ясауга төшенә генә башлаган идем, тиз арада кыш җитте, ул чакта кар күп иде, чанада, чаңгыда шуасы, кар тәгәрәтеп уйныйсы килә башлады. Малайларның бик сирәге генә кызлар белән рәсем ясап кына утыра аладыр, түгәрәккә башка бармадым, әмма андагы укытучыбызны әле дә хәтерлим, ул миңа игътибарлы булырга өйрәнергә киңәш итте.  Мәктәптә стена газеталары ясауда да катнаштым әле.

Дәү әтием Нуретдин Галәветдин улы 1944 елда Ленинград тирәсендәге яуда батырларча һәлак булган. Әбием Фирүзә Гобәйдулла кызы –  җор телле, укымышлы мишәр ханымы иде. Ул гомере буе татарча, русча, гарәпчә китаплар укыды.  Аның ниндидер бер гайре табигый сәләте булган. Чөнки безнең гаиләдә сөйләүләренчә, мин бик кечкенә чакта ук татар әбием: «Моряк туды!» – дигән. Аннары энем тугач, анысын инде үзем дә хәтерлим, әбием: «Менә философ туды!» – дигән иде. Энем Максим, чыннан да, күп гыйлем җыйды, армиядән кайткач та укыды. 

Күңел кечкенәдән суга тартылды, дип әйтмәс идем. Ләкин балачакта бер хәл булды: II сыйныфта укыганда, әнием тиз арада суган алып кайт әле дип, кибеткә җибәрде, үзе кечкенә энемне карап калды. Үзем белән яшьтәш Оля Мерзлякова һәм Паша Покасов та янәшәмдә иде. Суган алгач, аларга Себер хакында бәян кылдым. Аннары: «Суган бар, зәңгәлә чире безне куркытмас! Әйдәгез, Себергә барабыз!» – дидем. Дусларым анда бару юлын белми иде,  үземчә «өйрәттем»: «Мин беләм! – дидем. – Томь буенча Обька кадәр йөзеп барачакбыз, ә аңа чыккач, Салехард янәшәсеннән генә узачакбыз да, Кара (Карское) диңгезенә җитәчәкбез, ә аннан инде... Арктика да күренеп торачак! Киттек!»  Дусларым: «Җайлы икән», – диеште. Һәм без көймәләр станциясенә таба чаптык, тимер чылбыр белән генә бәйләп куелган бер көймәне таптык. Көймәне этеп җибәрдек тә, өчәүләп шуңа кереп утырдык һәм йөзеп тә киттек. Ярдан 100 м киткән идек. Елга безне бик тиз арада үзенә таба тартты, ә көймә төбе тишек булып чыкты. Кот очты. Ә яр буйлап бер ир-ат йөгерә, үзе нидер кычкыра. Без теплоход янәшәсендә идек, матрослар озын саплы тимер ыргак белән көймәбезне эләктереп алды. Ярга чыгардылар, «Батырлык» өчен Оляга да, Пашага да, әлбәттә, миңа да бераз эләкте, аннары алардан качтым. Өйгә кайткач, әни дә ачуланды, чөнки минем өр-яңа, бер дигән сандалиларым инде киярлек түгел иде, тик ниләр булганын әниемә әйтеп тормадым. 

– Аннары?

 – Аннары 1976 елда гаиләбез белән Севастопольгә ял итәргә бардык, Кара диңгезне күреп сокландым. Ул шулкадәр матур булып тоелды, өстәвенә, диңгез өстендә нинди генә кораблар юк иде... Флот бәйрәме узган көннәр булган икән. Шулчак башыма «үскәч, диңгезче булырга кирәк» дигән уй килде. Севастопольгә тагын әйләнеп кайтыр өчен дип, әти-әнием диңгезгә бакыр акча атты, ә мин атмадым. «Мин болай да бирегә кайтачакмын, ә өстемдә хәрби кием булачак», – дидем. Шулай килеп чыкты да. Ленинградның Ленин исемендәге Югары хәрби-диңгез инженерлык училищесының пар көче һәм газ турбиналары җиһазлары факультетында укый башладым. 1981 елда училище практикасын нәкъ шушы калада үттем. Ә әти-әнием әлеге шәһәргә бары биш ел узгач кына, минем янга кунакка килде.

 Укуны инженер-механик белгечлеген алып тәмамладым. Хәрби хезмәтем 1984 елда Севастопольдә, Кызыл Байраклы Кара диңгез флоты корабында, 30 нчы дивизиядә, 5 нче электромеханик хәрби частьта башланып китте. Кораблардагы хезмәтем 10 ел дәвам итте. Ул вакытта рәсем ясау турында уйланылмады әле, ял айларында гына ясадым, һәм, билгеле инде, Кара диңгезне! 

– Хезмәтегезне кайда дәвам иттегез?

 – Бераздан «Очаков»та хезмәт иттем, I машинистлар группасы командиры вазыйфаларын үтәдем... 1988 елда хәрби хезмәтемне, үз теләгем буенча, Потида дәвам иттем. Ләкин тыныч вакыт бетте, бер ел узуга анда сугыш башланды.  Советлар Союзы таркалды. 1992 елда безне аннан чыгардылар... Янә Севастопольдәге хезмәтемә әйләнеп кайттым. 1994 елда Хәрби-диңгез инженерлык  институтының электротехника факультетына курс башлыгы итеп билгеләндем, курсантларны укыта башладым. Яхшы гыйлемле профессиональлар әзерләдек, шәкертләрем мине бүген дә онытмый, бәйрәмнәр белән котлый, рәхмәт сүзләре яза. Укытучы булгач, буш вакыт та артты һәм бихисап китаплар укып чыктым. Хәрби хезмәтемне дә юксындым, билгеле, диңгезләрне дә... Ни гаҗәп, кешеләр диңгезгә күбрәк ярдан карап соклана, ә диңгездә озаграк йөрсәләр, алар ярга карый. Күңелне төрле хис били иде. Шуннан соң кечкенәрәк форматтагы картиналар иҗат итәргә алындым. Бүгенгеләре инде – зур күләмлеләр. Баштарак акварель, гуашь белән ясадым, хәзер инде акрил, темпера белән иҗат итәм.   

– Иҗат темалары озак уйландырадыр? Диңгез стихиясе күңелләрне яулый...

– Әйе, әүвәл кораб портреты дигән исем генә куя идем, үзем хезмәт иткән корабльләрне сурәтләдем. Аталышлары, борттагы номерлары да язылып куелды. Аннары –  башкаларын. Беренче күргәзмәмне 1997 елда үзем укыткан факультетта ачтым. Сурәтләр яхшы килеп чыккач, нигә аларны башкаларга да күрсәтмәскә! Ошаттылар. Мин – тыйнак кеше, уңай бәяләмәләргә шатландым. Бераздан Пушкин каласы хакимияте дә иҗатым белән кызыксынып, яңа күргәзмә ачарга булды. Аннары курсантларым белән Североморск каласына практикага киттек, анда да күргәзмәм узды, соңрак нәшер итү белән бәйле гозерләр белән дә мөрәҗәгать итә башладылар. 

Тарихи темаларга да тотындым. Чөнки тарихи китаплар укырга яратам. Ошаткан рәссамнар бар инде ул... Тик шул да истә: хәрби хезмәтем башлангач та, лейтенант чакта ук, гел үз-үземә: «Истә калдыр! Истә калдыр! Шушы суларны! Шушы Күкне!» – дип боерык бирә идем. Шулай итеп, күңелдә, хәтеремдә төрле хис-кичерешләр туплана барды.

Әсәрләрем төрлечә языла, кай­чак кайбер корабларның төгәл техник схема-сызымнарын да өйрәнеп утырам. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан «Ямато» линкоры схемасы 120 биттән торды, шуңа күрә аның белән бәйле хезмәтем дә шактый озак ясалды (Искәртим: «Ямато» XXI гасырда да кешелек тарихында төзелгән иң куәтле линкор булып санала). Башта аның күп детальләрдән торган схемасын дисктан кәгазьгә күчереп алдым, аннан соң гына иҗат иттем. Үзем хезмәт иткән кораблар төзелешен яхшы беләм, алары истә, билгеле.  Калганнарының схемаларын интернетка чумып та эзлим, кораблар бик катлаулы төзелешле машиналар, аларны тиз арада сурәтлим димә! Тарихларын да өйрәнәм. Быелгы беренче картинам да тарихи темага багышлана. «1942 елның 30  мартында Кильдинский плесында «Гремящий» эсминецының немец су асты көймәсенә һөҗүме» дип атала.    

– Аеруча истә калган берәр күренеш хакында сөйли аласызмы?

 – 1985 елда, яшь лейтенант чагымда, безнең кораб Севастопольнең «Минная стенка» причалында тора иде. Беркөнне матрослар стартерны суга төшереп җибәрде, ныклы трос буенча төшеп, шуны судан эзли башладым, ә соңыннан аңлашылганча, ул җирдәге диңгез төбе 16 м тирәнлектәге ләм икән, берничек тә табып булмаячак...  Йөзә-йөзә эзлим шулай, берзаман өскә карасам... мин үз корабыбыз астында. Мондый күренешне күрүче сирәктер ул. Менә шул да искә калган. «Үтә күренмәле су» дигән картинамны әлеге кичереш­ләрем буенча яздым.   

Бер картинамда Хәрби-Диңгез көчләребезнең миноносецлар эскадрасын әйдәп баручы «Ташкент» корабы тарихын да сурәтләдем. Аның хакында китапны III-IV сыйныфта чакта ук укыган идем. Ул 1937 елда итальян белгечләре тарафыннан төзелгән, аннары илебезгә кайтарылган. Аның тарихын «Аллаһ Тәгалә фәрештәләре сак­лап барган» дигән гыйбарә белән бәйләп карарга мөмкин. «Ташкент» 1942 елны Севастопольдән 2100 дән артык кешене алып, Новороссийск шәһәренә юл алган. Ул тиз дә барган, хәрби кораллары да куәтле булган. Фашистларның йөзгә якын бомбардировщигы аны 4 сәгать дәвамында бомбага тоткан, бу орышта «Ташкент»ка төбәп 336 авиабомба ташланган, җитди зыян килгән, аңа башка корабларыбыз да булышлык күрсәткән һәм ул Новороссийск каласына кадәр барып җиткән. Кызганыч, соңрак аны барыбер саклап кала алмаганнар.

 – Сезнең әсәрләрдә диңгезләр, су стихиясе камил сурәтләнә. Бу  осталык каян килә? 

– Сәнгать юнәлешендә беркай­чан да укымадым. Бу – бары үз сәләтем, үз тырышлыгым нәтиҗәсе. Курсант чагымда елына ике тапкыр Рус музеена бара идем. И.Айвазовский картиналарын карап, аның киндерләренә «борынымны терәп» өйрәндем. Ясау техникасын җитди төшенгәнмен булып чыга, чөнки миңа: «Картиналарыңдагы сулар салкынлыгын тоябыз!» – диючеләр дә бар. Моңа бик куанам.  

– Шәхси күргәзмәләрегез еш узамы? Иҗатыгызны күрсәткән альбомнар бармы?

 – Мин – С.Джевецкий исемендәге Халыкара координация үзәге эксперты, шулай ук Пётр фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы. Североморск, Санкт-Петербург, Севастополь, Мурманск, Полярный калаларында узган күргәзмәләрдә катнаштым.

2008 елда «Морское собрание Республики Татарстан» төбәк иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, 11 картинамнан гыйбәрәт шәхси күргәзмәм Казандагы 
78 нче урта мәктәптә ачылды, аннары ул Бөек Ватан сугышы мемориал-музеенда да булды. Әлеге киндерләрдә Татарстан белән бәйле кораб сурәтләре чагылдырылган иде, әйтик, «Комсомолец Татарии», «Казанец», «Татарстан»... Мине шушы оешманың шәрәфле әгъзасы итеп тә кабул иттеләр. 11 картинам Казан музейларында калды, ә аларның күчермәләре  «Морское собрание РТ» җәмгыятендә дә бар.

«Морской сборник» журналына иллюстрацияләр дә ясадым,  альбомнар һәм уку әсбапларын бизәдем. Рәсемнәрем «Океанский щит России», «Корабли советского Военно-Морского флота России 1922-1991гг», «Оружие и технологии России XXI века. Подводные силы России» энциклопедияләренә дә кертелде. К.Булахның «Полный вперёд!» һәм «Сказки старого крейсера» дигән китап тышлыкларын да иҗат иттем. Картиналарым буенча тематик альбомнар да нәшер ителгән, алар арасында «Северная верфь», «Балтийский завод», «Северное проектно-конструкторское  бюро», «К 100-летию профессио­нального проектирования подводных лодок ЦКБМТ «Рубин» альбомнары да бар.  

Баштарак картиналарымны дусларыма гына бүләк иттем, аннары хезмәтләрем белән дәүләт музейлары да кызыксына башлады. Әсәрләрем Россия су асты көчләре музеенда саклана. Кайберләре – АКШ, Шотландия, Голландия дәүләтләрендәге шәхси коллекцияләрдә. Күп кенә әсәрләрем – Төньяк һәм Тын океан флотлары корабларының кают-компанияләрен, Хәрби-диңгез политехника институты диварларын да бизәп тора. Бүгенге көндә «1942 елның 27 июнендә лидер «Ташкент»ның Севастополь чылбырын өзеп чыгуы» дип аталган картинам белән бәйле рәвештә Россиядәге иң борынгы музейларның берсе – Санкт-Петербургтагы  Император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музее белән килешү эшләре бара. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев