Картаюны белмәс аксакал
1990 елларда Рифкать Вахитов азатлык өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында булды. Татарстан Рәссамнар берлеген оештырды. Беренчеләрдән булып Казанда шәхси галерея ачты.
Рәсем сәнгатебезнең аксакалы Рифкать Вахитовнең 85 яшьлеге уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында картиналарыннан күргәзмә ачылды. Сурәтләрен тамаша кылу гына түгел, аксакал кылкаләм осталарын бергә күрү сөенечле иде.
Юбилярны котларга шәмаилләр остасы, танылган каллиграф һәм текстолог галимебез Нәҗип Нәккаш, бөтен дөньяны йөреп чыккан, һәр җирдән дистәләгән этюд, пейзажлар язып кайткан рәссам Закир Батраев, республикабыз буенча өч дистәдән артык пленэр оештырган милли җанлы Мөдәррис Минһаҗев, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген җитәкләүче Анатолий Крылов, алардан яшьрәк булса да, тарихны сурәтләүдә азу теше ярган Фәрит Вәлиуллин, гаҗәеп тыйнак, әмма зур иҗатлы, үтә нечкә хисле тарихчы рәссам Равил Заһидуллин килгән. Юбилярга исә аксакал дияргә тел әйләнми. Ак сакалы да юк. Үзе аксакалларча салмак хәрәкәтле, уйчан кыйфәтле дә түгел, киресенчә, терекөмеш сыман җитез, хәрәкәтчән. Иҗатына караганда исә аксакалның да аксакалы ул Рифкать Вахитов.
Андый киң кырлы рәссамнар бик сирәк. Р.Вахитов рус, Европа сәнгате традицияләрендә оста иҗат итә. Моңа ул Казан сәнгать училищесында өйрәнә. Рифкать аганың пейзаж, натюрмортлары гаҗәеп тере, бай колоритлы, кояшлы. Портретлары искитмәле. Каллиграф Нәҗип Нәккаш сүзләре белән әйтсәк, XIX гасырдан башлап дин эшлеклеләре, сәясәтчеләр, язучы, рәссам, галимнәр галереясында автор һәркайсының характерын чагылдырып кына калмаган, әйләнә-тирәдәге атрибутлар аша бер карауда танырлык итеп чорны тасвирлый белгән. Портретлар – яшь буын өчен зур мәктәп, бәһасез мирас. Даһи шәхесләребезнең сурәтләрендә рәссам татар халкының көчен, батырлыгын, матурлыгын күрсәтүгә ирешкән. Татар халкын чит милләткә танытасың килсә, һичшиксез, Вахитовның Каюм Насыйри, Дәрдемәнд, Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. портретларын күрсәтү кирәк.
Рәссам Р.Вахитов монументаль сәнгатьтә дә тарихта калырлык зур эшләр башкарды. Ташкентта аэропорт, стадионнарда, уку йортлары биналарында мозаик паннолар иҗат итте. Аннары Чаллыга кайтып, яшь каланың йөз сурәтен матурлау өчен кулдан килгәнчә тырышты. «Татарстан» кунакханәсендәге «Сабан туе» панносы белән дә тарихка керде. Реалистик сурәтләр заманында Вахитовның стилизациягә кереп китеп, шартлы алымнар белән иҗат итүе кайберәүләрнең тешенә тиде. Әмма Рифкать аганы танылган сәнгать белгече Светлана Червонная яклап чыкты. Бүген «Татарстан» кунакханәсендәге «Сабан туе» панносын вәхшиләрчә кеше күзеннән томалап куйсалар да, бу иҗат әсәренең даны барыбер яши! Талантны җиде кат дивар белән капласаң да, яшереп булмый. Р.Вахитовның монументаль әсәрләрен, мәсәлән, бүген республикабыз халкы һәм җөмһүриятебез кунаклары Казан метросында күрә ала.
1990 елларда Рифкать Вахитов азатлык өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында булды. Татарстан Рәссамнар берлеген оештырды. Беренчеләрдән булып Казанда шәхси галерея ачты. Аңа хатыны Румия ханымның исемен бирде. Ул галереяда Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан, төрки дөньядан рәссам, җырчы, композитор, галим-голәма катнашында гаҗәеп җылы, күтәренке рухлы иҗат кичәләре узды.
Бөек татар ханнарын сурәтләү дә шул елларда башлана. Борынгы бабаларыбызның көнкүреше, тарихтагы сәяси әһәмияткә ия вакыйларның сурәтләре, мәһабәт портретларга шулай ук монументальлек һәм гамәли-бизәү сәнгате чалымнары хас булуы рәссамның борынгы сәнгатебездән көч алып иҗат итүен күрсәтә.
Быел остазлык һәм мөгаллимнәр елында кылкаләм остасы Рифкать ага эшчәнлегенең тагын бер тарафын – педагоглыкны әйтеп үтмичә һич мөмкин түгел. Туган ягы Удмутриядә, Казанда, Ташкентта булсын, Р.Вахитов илебезнең төрле абруйлы сәнгать уку йортларында шәкертләр
тәрбияләде.
Җыеп әйткәндә, Р.Вахитовның бөтен гомере иҗтиһадта үтте, бүген дә ул кылкаләмен кулыннан төшергәне юк. Шуңа күрә аксакалга тиң хезмәтләр башкарса да, һаман яшь ул!..
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев