Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

“Ирек яратам!”

Түбән Камада туып-үскән Алинә Җәмилова «Хәреф танырга өйрәнгәнче үк, рәсемне яхшы ясый идем инде», – дип искә ала.

Шуңа күрә үз-үзенә  ышаныч аны КФУның рәсем сәнгате һәм дизайн бүлегенә китерә. Әмма сәләт, тырышлык җитәрлек булса да, сынлы сәнгать мәктәбендә бер генә ел уку да  башка ул. «Бу мәсьәләне тиз чиштем, беренче курстан соң ук КФУның читтән торып уку бүлегенә күчтем һәм  Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына укырга кердем, шулай итеп 2012 елны ике уку йортын берьюлы тәмамладым. Улым Искәндәр бераз үскәч, баш-аяк иҗатка чумдым, күргәзмәләрдә катнаша башладым», – ди яшь рәссам. 


2008 елгы «Ритм. Төс. Форма» дип аталган беренче күргәзмәсеннән соң аның ­шәхси экспозицияләре елдан-ел ишәя бара, алар рес­публика яшүсмерләр китапханәсендә, «Эбиволь», «А-la prima», «Алтынчәч» галереяләрендә, В.Аксёнов йорт-музеенда узган. Хәзер ул шәхси күргәзмәсен Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә ачарга җыена.  «Егермегә якын төбәкара күргәзмәдә катнаштым, 2017 елны «Россия рәссамнар берлеге»нең  Татарстандагы төбәк бүлегенә дә кабул ителдем. Иң әүвәл тәбрикнамәләр ясадым, блокнотлар бизәдем, аннан соң А.Бобровскаяның шигырьләреннән торган үзенчәлекле китап иҗат ителде. Ул шулай ук аерым-­аерым тәбрикнамәләрдән тора: тышлыкларда – минем рәсем, ә тәбрикнамәнең икенче ягында – шагыйрәнең шигырьләре», – ди ул, үзе дә бик ошаткан шушы иҗади эшен күрсәтеп.

Алинә – ирекле рәссам. Аның эшләрен Россиянең төрле калаларында яшәүче сәнгатьсөярләр сатып ала, берничә картинасы Казахстан, АКШ, Канада, Бөекбритания илләре коллекционерлары тупланмаларында саклана. «Ирекле рәссамлык юлын сайлаганда, кешене эчке курку хисе биләп алмыйча калмый, иң мөһиме – шул хисне җиңеп чыга алу, югыйсә, бу иректән баш тартырга һәм даими хезмәт хакы булган эшкә урнашырга гына кирәк булачак. Ирекле рәссам – ул аерым бер төр холык, ныклы ихтыяр көче, күп сәгатьләр буе эшләргә эзер булу. Әлеге юлда башкалар киңәшләрен тыңлау комачау да итәргә мөмкин, кеше күбрәк үз эчке тоемлавына таянырга тиеш, бары тик шул чакта гына ул чын уңышка ирешә ала. Мәсәлән, декабрь аенда мин пыяладан ясалган чыршы уенчыкларына төрле рәсемнәр ясыйм. Уенчык шарлар белән кибетләр тулы, әмма аларга заказларым аз түгел. Димәк, кешеләр үзенчәлекле уенчыклар эзли. Шулай ук сувенир продукциясе ясау өлкәсен дә үз иттем», – ди рәссам. 

Казанның меңьеллыгына нибары биш йөз мең турист кына килсә, хәзер исә татар мәркәзен күрергә өч миллионнан артык турист килә бит, ә алар барысы да үзенчәлеклерәк сувенир алып китәргә тели. Шуңа күрә хәзер бу өлкәдә креатив фикерли белүче дизайнерлар хезмәте бик актуаль. 

Алинә Җәмилованың осталык дәресләренә йөрүчеләр арасында уңышлы оешмаларны җитәкләгән хатын-кызлар да шактый, дөрес, аларның күбесе индивидуаль дәресләрне кулайрак күрә. «Инде хөрмәт казанган җитәкчеләр булса  да, алар – үсештә, үзләрен тагын нинди дә булса өлкәдә сынап карарга тели, – ди Алинә. – Ә менә улымның тирә-юне буяулар белән тулса да, ул  сәнгать белән кызыксынмый, үскәч, югары технологияләр өлкәсендә булырга, роботлар иҗат итү белән шөгыльләнергә хыяллана.

Рәссам менеджер да булырга тиеш, чөнки еш кына теге яисә бу мәсьәлә буенча тиз арада карар кабул итү дә сорала. Сату эшен дә яратыр­га кирәк. Эшләремне сатып алучылар арасыннан кайберләре белән инде дуслашып та беттем. Чөнки аларны сынлы сәнгатьтәге белемем кызыксындырса, минем өчен аларның тәҗрибәсе, дөньяга карашлары кызык. Уңышка ирешүчеләр, гадәттә, хөр фикерле, максатчан, көчле рухлы шәхесләр бит. Мин дә ирек сөям! Үземдә укытучылык сәләте булуын сизәм, Төп бурычым – кешеләрдәге «мин ясый алмыйм» дигән эчке курку хисен бетерү. Бу – сәнгатькә өйрәтү дә һәм бер үк вакытта рухи терапия дә. Кеше гомере бик кыска, шуңа күрә күпләрнең әлеге тормышта үз-үзләрен табасы килә, алар нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә тели. Миңа кешеләргә ирек, хөрлек хисе бүләк итү ошый!»

“Сез булдырмаслык иҗат юк, үз алдыгызга максат кына куя белегез!» дигән үгет өндәүләр Алинә Җәмилова үткәргән осталык дәресләрендә еш яңгырый. Үз иҗатында исә ул модерн символизмына таяна, бу юнәлештә  кысалар һәм төп-төгәл таләпләр юк, ә үтә нәфис эстетизм бар. «Символизмда туктаусыз үсеп, тәҗрибәләр ясап була», – ди әңгәмәдәшем. Аның киндерләрендәге анарлары да – символ бит. «Муллыкны, бәрәкәтне белдергән бу җимешләр инде күп кенә картиналарымда кабатланса да, мин аларны ясаудан туймыйм», – ди иҗатчы.  

Алинә соңгы вакытларда Иске Татар бистәсе энергетикасына төшенергә тели һәм аның бу юнәлештәге  эшләре күпләргә ошый. Өстәвенә, ул әле җитен тукымадан тегелгән экосумкалар да иҗат итә, сумкаларны уңган-булган әнисе Светлана ханым тегеп бирә, ә Алинәгә аларны матур рәсемнәр белән бизисе генә кала!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев