Җир җиләкле сәнгать остасы
Иске эшләнмәне кулыма алгач та, әбиләребезнең, әниләребезнең бары тик энә-җеп кулланып шулкадәр могҗизаи матурлык тудыра алуларына һәрчак шаккатам, бу матурлык балкышы минем җаныма да тула.
Картиналар, сәйлән белән чигелгән кул эшләнмәләре, чигүле калфаклар, кәттәҗи, түбәтәй, сөлге, кулъяулыклар – һәммәсе күз явын алырдай дәрәҗәдә матур! Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туып үскән Хәния Гәрәева бүген Тукай районының Калмия авылында яшәп иҗат итә. 2014 елдан алып Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителгән останың инде утыздан артык шәхси күргәзмәсе ачылганга күрә, аның иҗатын якыннан белүчеләр, ошатучылар да күп. Алар күргәзмәләргә останың яңа декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрергә бик теләп килә һәм моңа кадәр күргән иҗат эшләрен дә карап сокланалар. Алар арасында бер үзенчәлекле иҗат эше аеруча игътибарга лаек. Ул «Әнкәйне сагынган төн» дип атала. Аңа карагач, күргәзмә залыннан үкси-үкси чыгып китүчеләр дә бар... Менә шундый тәэсирле сәнгать. Шуңа күрә әңгәмәбезне дә шушы әсәр тарихыннан башладык.
– Хәния ханым, әлеге эшегез ничек иҗат ителде?
– Бер төнне һәрвакыттагыча кул эше белән утыра идем, уйланып китеп, карашымны төнге тәрәзәгә төбәдем. Шул мәлдә кайнанам, Мөзәнәя әнкәй искә төште. Бу эшем аңа багышланган. Үз әнием Фәния 2000 елда дөньядан киткән иде,
ә Мөзәнәя әнкәй 2012 елда вафат булды. Әнкәйләрем бик яхшы күңелле иде, Мөзәнәя әнкәебез шигырьләр дә язды, аның «Күңел мәрҗәннәре» дип аталган китабын да бастырдык әле... Мин әлеге эшләнмәмне ничектер тиз арада ясадым. Аңа ул исән чакта ук үскән яран гөле сурәтен дә өстәдем. Кешеләрнең рухлары якты дөньяга күбәләк булып кайта, диләр бит, шуңа күрә күбәләк ясап та беркеттем. Күргәзмә залы хезмәткәрләре, бу әсәремә карап, елаучылар шактый, диләр шул...
– Сез үз эшләрегез өчен темалар сайлаганда нәрсәгә күбрәк игътибар итәсез?
– Барыннан да бигрәк аларның милли темаларны яктыртуын телим. Чөнки институттагы курс эшләрем, диплом эшем дә милли чигүләр белән бәйле булды. Халык сәнгатен игътибар үзәгенә алган диплом эшен институтта бер мин генә якладым да төсле. Һәр хәлдә шулай истә калган. Борынгы чигешләрдәге композиция төзелешенең камил булуын, бар төсләрнең дә тулы гармониягә китерелүен, тукыма фактураларының да эшләнмә өчен кулай сайлануын искәртә килдем, узганда яшәгән инсаннарның зәвыгына ихлас сокландым.
– Хәния ханым, картиналар ясаучы һөнәри рәссам булып кына калмаячагыгызга кайчан төшендегез?
– Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, 1976 елда Тукай районының Калмия авылында – башлангыч сыйныф укытучысы, аннары 1978-1991 елларда Чаллының 1 нче балалар хастаханәсендә укытучы-тәрбияче булып эшләдем. Рәссам буларак, хастаханә өчен мөһим рәсемнәр, плакатлар да ясадым. Калмиядә укытканда ук, булачак ирем Филәрит белән танышкан идем, бер-беребезне ошатып, гаилә кордык. 1987-1992 елларда Чаллы пединститутында педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы белгечлегенә укыдым. 1991-1997 елларда шәһәрнең 52 нче урта мәктәбендә уку-укыту мөдире, рәсем укытучысы булып хезмәт куйдым. 1997 елда янә педагогика институтына укырга кереп, сынлы сәнгать-графика факультетын читтән торып тәмамладым. 1997-2013 елларда Чаллының 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыту-тәрбия бирү мөдире вазыйфаларын үтәдем һәм шул ук вакытта балаларга «декоратив-гамәли сәнгать» дәресләрен алып бардым. Андагы хезмәткәрләр белән дә бер дулкында булдык, әйтик, рәсем мәктәбе хезмәткәрләре Зилә Муллина һәм Рәзифә Бәдретдинова белән аралашып иҗат иттек, хәзер дә хәл-әхвәлләребезне белешеп торабыз.
1992 елдан башлап чигәм. Ә 1997 елдан мин 52 нче урта мәктәптә эшләгән чакта укытучы, чигү остасы Римма Исмәгыйлева белән 1 нче сынлы сәнгать мәктәбе балаларын да чигәргә өйрәтә башладым. Мәктәп директорыбыз Гайнулла Әһәлетдинов безгә булышлык итте, рухи яктан үсендерде. Диплом эшемне иҗат иткәндә ул да, институттагы диплом эше җитәкчем Рауза Латыйпова-Иванова да тырышлыгымны хуплап торды. Остазым, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиевка мин аерата рәхмәтле. Ул мине зур сәнгать юлына этәрде. 1993-1995 елларда эштән соң аның кичке студиясендә укып, нәкыш ясау нечкәлекләренә төшендем.
Рәсем ясауга сәләтем барлыгы Минзәләдә укыганда ук ачыкланды. Училищедагы рәсем укытучысы беренче рәсемемне күрүгә үк мактады. Ә ул... карга карачкысына карап ясалган бирем эше генә иде әле. Аннары инде рәсемнәрне һәр көн диярлек ясый башладым, училище өчен плакатлар да яздым... Шулай итеп кул остарды. Әйе, баштарак мин картиналар ясадым, 2004 елда ачылган беренче шәхси күргәзмәм «Сандугач җыры» дип аталды... Башка күргәзмәләремне «КамАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният йортларында, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы бинасында да үткәрдем. Хәзер дә картиналар ясарга алынам. Пандемия елында авылыбызны һәр яклап сурәткә төшердем һәм 9 картинамны клубка бүләк иттем. Моннан кала, рәссам Ленар Әхмәтов җитәкчелегендәге Яр Чаллы рәссамнар бүлегенә кергән кылкаләм осталары белән берлектә туган авылым Наратлы Кичүдә дә, Калмиядә дә картина галереяларын ачтык.
Сизелми дә узып киткән тормыш юлыма әйләнеп карасам, милли гамәли сәнгатебезне үстерүгә 30 ел гомеремне багышлаганмын! Иҗат җебе үрелә һәм аңа үз җан җылың, күңел нурың да кушыла бара, әлбәттә. Мин борынгы сәнгатебезгә мөкиббән һәм һөнәремнең милли сәнгатебезгә бәйле булуы белән горурланам. Иске эшләнмәне кулыма алгач та, әбиләребезнең, әниләребезнең бары тик энә-җеп кулланып шулкадәр могҗизаи матурлык тудыра алуларына һәрчак шаккатам, бу матурлык балкышы минем җаныма да тула. Һәр буын үз бизәкләрен барлаган бит. Гомерем буе милли иҗатыбызны кадерләп, аны җентекләп өйрәнеп, яшь буынга тапшыруны изге бурычым дип саныйм.
Мондый тематикадагы иҗат ул һәрчак актуаль. Милли сәнгать дигәч тә, балачагымда күргән эшләнмәләр дә хәтердә яңара, шулардан илһам алып, үзем дә шома чигүләр, тамбур чигүләрен башкардым. Үз фантазия көчем дә җитәрлек. Катнаш техниканы да еш кулланам. Күлмәкләребезне ямьләп торырлык чәчәкле бизәмле заманча изүләрнең әллә ничә төрен эшләп карадым инде.
Эшләнмәләрем башка төбәк күргәзмәләрендә дә катнашты. Әйтик, 2021 елда Дагстанның Дербент шәһәрендә ачылган күргәзмәгә 17 эшем куелды. Чаллыда уза торган «Ел рәссамы» бәйгесендә 2002 елдан башлап 20 ел рәттән катнаштым һәм «Халык сәнгатебезне яңарту һәм үстерү өчен» номинациясендә 13 тапкыр җиңеп чыктым. Башка бүләкләрем дә җитәрлек: «Җанлы традиция» фестивале медале (2007), ЮНЕСКО тарафыннан оештырылган «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» проекты медале (2012), Ренат Гобәйдуллин исемендәге «Чаллы сирене» сәнгати иҗат шәһәр бәйгесе медале (2022) һ.б. Мин әле Чаллы шәһәр хакименең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлар өчен тапшырылучы премиясе лауреаты да (2022). Ягъни бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр, милли сәнгать төрләрен алга этәрүчеләр өчен мәдәни чаралар еш уза дияр идем. Бу да, минемчә, осталарны сыйфатлырак иҗат итәргә илһамландыра. Эшләрем Мәскәүдәге зур күргәзмәләрдә дә экспозицияләнде. Аннары милли эшләнмәләрем белән 7 ел рәттән Мәскәү сабантуйларында, андагы зур ярминкәләрдә дә катнаштым. Анда да башка милләт вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре татар декоратив-гамәли сәнгате белән кызыксынды, эшләнмәләремә соклануларын белдерде, онытылмас очрашулар да булды. Милли костюмнарыбызның бер элементы – кәттәҗиләрне чигәргә өйрәтү буенча биш тапшыру әзерләп, Чаллы телевидениесе аша да күрсәттек, гомумән, милли мирасыбызны радио-телевизион тапшырулар, ана телебездәге матбугат аша әле дә пропагандалап торам.
– Оныкларыгыз арасында рәссамлыкка маһирлар бармы?
– Без ике бала үстердек – улыбыз Рамил һәм кызыбыз Ләйсән. Алты оныгыбыз арасыннан Фәргатебез балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады, киләчәктә архитекторлыкка укырга тели. Аның минем һөнәргә якын һөнәр сайлавы куандырды. Оныкларны мичтә пешкән бар төр милли ризыкларыбыз белән сыйлап торам, каклар да әзерлим.
– Сезнең кул эшләнмәләрегездә – болын чәчәкләре, җир җиләкләре, бер сүз белән әйткәндә, җәй хозуры... Табигать фасылы темасы туган көнегезнең җәй уртасына туры килү белән дә бәйлеме?
– Билгеле! Мин 1957 елның 14 июлендә туганмын. Әмма дөньяга килүем бала табу йортында булмаган. Әнием мине җиләкләр пешеп утырган, хуш исле, матур, якты аланда тапкан. Әтием әниемнең тулгагы башлангач та, аны шул аланда калдырган да, атны күрше авылга куган. Теләге – тиз арада андагы кендек әбисен алып килү. Алар килгәндә, әни инде мине тапкан, кендекне тешләп өзеп бәйләгән, хәтта мине имезә дә башлаган. Балачакта әнием миңа гел: «Син чәчәкле, җиләкле аланда тудың бит, син мул тормышлы булырсың әле!» – дип юрый иде. Чыннан да, мин үзем ошаткан һөнәремдә булдым, уңышка ирештем, шатлык, куанычлар мине урап узмады. Шуңа үз эшләнмәләремдә дә җәйне еш чагылдырам. Сәйләннәр белән күләмле паннолар чиккәндә җир җиләкләре сурәтләре хакында да онытмыйм.
– Чигәргә өйрәтүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәләрме?
– Мин яңа эшләнмәмне тәмамлауга ук, аны күрше ханымнарга күрсәтәм. Чигешләр хәзер бик популярлашты бит. Аннары без, төрле яшьтәге туташ-ханымнар белән җыелып, шушы Калмия мәдәният йортында атнага бер тапкыр кич утырабыз, анда кем чигә, кем бәйли... Шунда да киңәшләр сорыйлар, тәҗрибәмнән чыгып, өйрәтәм дә. Кул эше белән вакытның ничек тиз үтеп киткәнен сизми дә калабыз. Без авылда да көне-төне иҗатта... Иң мөһиме: дөньялар тынычлануын телибез.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев