“ИЛЕМ – ИҢ МӨҺИМЕ”
Александр Юрий улы - ике меңнән артык картина язган оста рәссам. "Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары татар булмаса да, саф татарча сөйләште. Ни өчен?! Җавап бик гади: алар татар телен бик ярата иде!"- ди рәссам үз нәселе хакында. Үзен белә башлаганнан бирле...
Александр Юрий улы - ике меңнән артык картина язган оста рәссам. "Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары татар булмаса да, саф татарча сөйләште. Ни өчен?! Җавап бик гади: алар татар телен бик ярата иде!"- ди рәссам үз нәселе хакында.

Егерме биш яше тулганчы, 1985 елдан алып 1993 елга кадәр, Александр авангардизм белән мавыккан. "Бу юнәлешнең җан халәтен җимергеч, тискәре якка какшатырлык тәэсире мине... шайтан белән очрашуга китереп җиткерде, - ди рәссам. - Ләкин сез курыкмагыз, мин аны төштә күрдем, әмма бу чынбарлык та кебек иде. Башта мине ике убыр үзем өчен бик якын табигать тирәлегенә китереп куйды. Шайтан бу очрашуда Җирдәге иң чибәр кыяфәттәге ир-ат булып күренде. Озак вакыт күзләре белән генә сөйләште: "Күккә кара. Кайда синең Аллаһы Тәгаләң? Ул барын да яраткан һәм барысын да ташлаган..." - дип күңелдә шик тудырырга омтылды. Аның тарафыннан шулкадәр салкынлык агыла иде ки, хәтта бу төштән соң өндә, җәйге кызуда да өч ай буе өшеп йөрдем. Ләкин мин - бик сәләтле, акыллы инсан булсам да, диндә түгел идем. Әлеге төштән соң тормышның гомуми мәгънәсе хакында еш уйлана башладым. Аллаһы Тәгалә безне бер мизгелгә дә ташламавына төшендем. Аңа ышанырга кирәк икәнен аңладым. Авангардизм юнәлешен бөтенләйгә ташладым һәм бар барлыгым Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле мәхәббәте белән сугарылган дөньябызның матурлыгы һәм купшылыгы белән соклану тулы картиналар язарга керештем". 
Сабырлык таләп итүче графика жанры остасы буларак та күпләргә билгеле, Татарстанның иң кызыклы графикларының берсе - Александр Шадрин тулысынча диярлек бары майлы буяулар белән язарга тотынган. Ул хәтта үз язу рәвеше өчен үз атамасын да уйлап тапкан. Перцептуаль, ягъни образлы-хиссиятле юнәлеш. Һәм бу юнәлеш беркемне дә кысан кысалар эченә этеп кертми. Бу - киң һәм иркен итеп язу ысулы. Мондый әсәрләрдә һәрвакыт һава күп, ялкынлы хисләр... Пейзажлар, фауна дөньясын ачучы картиналар, портретлар... Аның остаханәсендә алар бихисап. Рәссамга татар, башкорт, рус, удмурт, чуваш мәдәниятләренең үзара бәйләнешләре якын. Портретларында - сугышчан рухтагы кырыс, көчле рухлы ирләр, горур хатын-кызлар, шат холыклы балалар... Әсәрләрнең күбесе "Лудорвай" этнографик музей-тыюлыгында язылганга күрә аеруча күркәм килеп чыга.Чөнки бу музей-тыюлыктагы мохиттә милли киемнәр, милли ризыклар, борынгы көнкүреш әйберләре, йорт хайваннары, атлар ... бар да бар. Рәхәтләнеп эшлә генә: "Дәүләт эшлеклеләрен дә читтә калдырмадым әле, - ди Александр. - "Дала" картинасында - этник киемле Рөстәм Миңнехановны, "Урал" картинасында шаман киемле Юрий Трутневны сурәтләдем. Рөстәм Нургали улы үзенең образын бик ошатты, ә Юрий Петр улы "Урал"ны сатып ук алды".
Әгәр ул рәссам булмаса, һичшиксез, язучы һөнәрен сайлар иде. Моңа инану өчен, иҗатчының картиналары аталышларына гына күз төшерү дә җитә. "Эреп югалучы офыклар", "Кояшка гашыйклар", "Хисләрдән каушау", "Иртәнге яңгыр белән юынганнар", "Кояшны тоткан җәтмәләр", "Үз гүзәллекләреннән үзләре кыенсынганнар", "Кичке зөбәрҗәтләр", "Гарәбә сулар", "Ак бию", "Кар бөртекләре мәхәббәт хакында пышылдый", "Ачык шәмәхә блюз"... Башкаларга яктылык илтүче рәссам инде егермедән артык шәхси күргәзмәсен ачып, Казан, Ижау, Пермь, Красноярск, Төмән, Мәскәү, Нью-Йорк тамашачыларын шатландырды. Һәм, өстәвенә, 2010 елны "Маша әбисе янында яшәргә кала" дип аталучы Халыкара күчмә сынлы сәнгать проектын оештырды. Бу проектның максаты: үз иҗади үзенчәлекләрен саклап кала алган бар яшьтәш рәссамнарны берләштерү. Аның идеологик нигезе - Россия территориясендә яшәүче кардәш халыкларның бер-берсен ихтирам итүне, үз нәселләренең генетик тәҗрибәсен дәвам итүне, чын тарихларын нык саклауны пропагандалау. Көнбатыш калыпларына исләре китмәүче, Россия халыкларының күп төрле мәдәниятен, үз тамырларын яратучы, безнең мәдәни-милли мирасларыбызның кыйммәтен башкаларга илтүче, төрле шәһәрләрдә яшәүче рәссамнар, бергә җыелып, Пермь, Красноярск, Иркутск, Ростов-на-Дону, Төмән, Нижневартовск һәм Екатеринбургта шушы проектның күргәзмәләрен зур уңыш белән уздырды.
А.Шадрин 2012 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең көмеш медаленә һәм шушы ук академиянең академик сынлы сәнгатьтәге пластика дәрәҗәләре өчен бирелүче Н. Фешин исемендәге премиясенә лаек булды. Күп кенә халыкара "арт-салон"нарда, "Мәскәү - Санкт-Петербург", "Россия", "Классика һәм бүгенге заман", "Россия сынлы сәнгать академиясенә 250 ел" күргәзмәләрендә катнашты, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңеп чыкты. Мәсәлән, аның "Күбәләк очышы" картинасы Берлиндагы славян сәнгате фестивалендә I урынны алды. Әмма Александрның шөһрәткә бик исе дә китми, дан аның өчен мөһим түгел. Чөнки ул бары тик мәхәббәтне генә иң мөһим төшенчә дип саный. "Син күпме рухи җылылык бирәсең, ул сиңа шулкадәр күләмдә кире әйләнеп кайта. Әгәр дә бу халәттә бер мизгелгә генә икеләнеп, шикләнеп каласың икән, димәк, бу инде башкаларны үз энергияң белән туендыру гына булачак, чын ярату түгел,- ди ул. - Мин кешеләргә үземне бүләк итәм, үз белемемне... Баштарак сәләтемне күреп, шулай ук язарга теләүчеләр өчен дә күп вакытымны сарыф итә идем. Ләкин соңыннан алар арасыннан: "Синең вакытың тәмам, хәзер безнеке башланды", - диючеләр дә табылды. Шуңа күрә бар кешеләрне дә яратып бетереп булмавын аңладым. Хәзер дә мин үз алгоритмым салынган, үзем булдырган рәсем техникасындагы берәр картинам мисалында алты сәгать дәвамында картиналар язарга өйрәтәм. Һәм бу осталык дәресләренә килүчеләр арасында моңа кадәр кулларына бер тапкыр да кылкаләм алып карамаучылар да бар. Аларның әзер картиналары минекенә охшаш килеп чыкмаска да мөмкин. Мәсәлән, мин үзем даһи рәссамыбыз Николай Фешин иҗатына мөкиббән. Аның иҗаты - сихри! Ләкин аны күчереп язып булмый! Ул - могҗиза! Ә шулай да үз эшен камилләштерүче һәркем - даһи. Ул нәкъ менә рәссам булмаска да мөмкин. Әйтик, гап-гади өчпочмаклар пешерүче апалар яисә без яраткан җырчылар... алар барысы да соклануга лаек!"
А.Шадринның исеме Россия бердәм сынлы сәнгать рейтингы белешмәсенә кертелгән. Югары профессиональлеккә ия шәхеснең картиналары белән дәүләт музейлары да һәрдаим кызыксынып тора. Аның әсәрләре Казан, Ижау дәүләт сынлы сәнгать музейларында, "Казан Кремле" музей-тыюлыгында саклана. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев